• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
21.01.2010 Җәмгыять

БУ – ТӨКӘНМӘС КӨРӘШ!

XXI гасыр башы 50-60нчы еллардан караганда әкияти бер заман булып тоела иде. Күп кенә фантастлар үзләренең әсәрләрендә ошбу елларны тасвирладылар. Коммунизм дигәнен дә инде 1980 елда ук төзеп бетерәсе идек ләбаса... Хәзер менә «кешелекнең якты хыялы» булган җәмгыятьнең 30 еллыгын каршылаячак идек бит без.

Берәр алдан күрүче, бу «әкияти» чорда заводлар эшсез калыр, капиталь ремонттан соң батарейларыгыздан су агып интектерәчәк, квартирга түләргә акча җиткерә алмассыз, балаларыгызны институтка ришвәт түләп кенә кертерсез дисә, ышанучы табылыр иде микән?

 

Менә бу яңа елның беренче санындагы кереш мәкаләбездә ни турында язылырга тиеш иде? Авторларыбыз һәм укучыларыбыз ярдәмендә журналны тагын да яхшырту хакында, әлбәттә. Матбугатыбыз хакында. Әйе, бу турыда да сүз булыр. Ләкин әүвәл башка мәсьәләләргә кагылып алыйк. Чөнки татар вакытлы матбугатының хәле шактый мөшкел. Тиражлар кимегәннән-кими бара. «Казан утлары»ның киләсе елның беренче яртыеллыктагы тиражы 2009 елның шул чордагысыннан артыграк. Бу – асылда үзебезнең тырышлык нәтиҗәсе. Һәм әлеге сан 1990 елгыдан нык калыша. Вакытлы матбугатыбызның авыр хәле исә иң әүвәл милләтебезнең хәленә бәйле.

 

Бер ел элек мин журналда (2008, № 12) «Карабыбыз батып барганда» дигән мәкалә бастырган идем. Күңелне биләгән авыр гамь бу бер ел эчендә аз гына да кимемәде. Киресенчә, татар карабы һәлакәткә якыная гына төште.

 

Безнең өчен хәзер иң хәтәре – халкыбызның телсезләндерелүе. Хәтта Татарстанда да үги телгә әйләндерелгән татар теле дәүләт, җәмгыять эшләреннән генә түгел, инде фәннән, мәгърифәттән, хәтта ки тормыш-көнкүрештән дә зур тизлек белән кысрыклап чыгарыла. Кем тарафыннанмы? Иң әүвәл сүздә һәм Конституциядә халыкларның тигезлеген таныган, чынлыкта исә моның гел киресен гамәлгә ашырып яткан Рәсәй хакимнәре тарафыннан. Әмма моны, аклап булмаса да, күпмедер дәрәҗәдә аңлап була әле: алар, ничек кенә матур сайрамасыннар, асылда үзләрен ил-җирләрне яулап алу, халыкларны изү-сыту рухы белән сугарылган империя варислары итеп тоялардыр. Ә менә Татарстан хакимнәрен аклап та, аңлап та булмый. Автономия кысаларыннан баш тартып, суверен Татарстан статусын игълан итеп, аны референдумда бөтен Татарстан халкыннан раслатып, шуны Конституциябездә беркетеп, яуланганның төп өлешен Рәсәй белән уртак Шартнамәдә имзалый алган килеш тә шәлперәеп-мескенләнеп янә автономия аранына кереп бетә язуыбыз, яулап алынганнан соң тарих безгә нибары ике генә тапкыр биргән форсатның инде икенчесен дә ычкындыруыбызны ничекләр аңлап булсын ди, йә. Чигенүләр була аладыр ул, әйе, ләкин ахырына кадәр үк диярлек мөстәкыйльлегеңне, шуңа өстәп тагын мәгарифеңне, ягъни телеңне үк биреп чигенү кадәресе? Юкса телне һәм шактый дәрәҗәдә сәнгатьне дә саклау һәм үстерү, Хрущев коммунизм төзи башлаганга кадәр, автономия кысасында да мөмкин булган иде.

 

Ельцин хакимияттән киткәннән соң вәзгыять үзгәрде, кысу нык көчәйде бит, дияр кайберәүләр. Ләкин чигенү инде Ельцин вакытында ук, ни гаҗәп, безгә зур мөмкинлекләр биргән Шартнамәгә кул куелу белән диярлек башланган иде. «Ныгытып кысу»га килсәк, Идел–Урал Штаты (тарих биргән беренче форсат) төзелә алмыйча калган 1918 елдагы вәзгыять белән чагыштырырлыкмы соң аны? Сөрген дә, төрмә дә, стенага терәп ату да янамый лабаса... Безнең чоргарак килик: 1957–60 елларда Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган урыс Семен Игнатьев коммунистчыл заманда да, эштән алынырга мөмкин икәнен белгән килеш тә татар халкына игелекләр кылып өлгергән әнә. Бу – мәктәпләрдә татар теленең статусын күтәрү, Г. Тукай премиясе булдыру һ.б. (Солтанбәков Б. Татарлар һәм Игнатьев. –К. Утлары, 2008, № 12). Казан мунчасында бер урыс кешесе минем белән теттереп татарча сөйләште. Игнатьев чорының тере ядкәре булып чыкты ул. Хәзерге җитәкчеләребез исә, шактый гына мөстәкыйльлек кулга кергән килеш тә, татар халкын халыкара хокукны һәм Татарстан Конституциясен генә түгел, Россия Федерациясенең үз Конституциясен бозып җәберләүгә дә юл куялар.

 

Монда мәсьәлә, бәлкем, курку-курыкмауга гына да кайтып калмыйдыр. Туксанынчы еллар башында, бигрәк тә референдум чорында президент М. Шәймиев тә, Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин да иң хәтәр мәлләрдә дә үзләрен кыю-тәвәккәл тотканнар иде. Чигенүләр Рәсәйдә капитализм төзи башлау һәм ашыгыч рәвештә миллионерлар-миллиардерлар ясау – «буржуйлар» сыйныфын хасил итүгә бәйле микән әллә? Олуг хакимнәр дә фәрештәләр түгел, адәм балалары гына икәнлекне күреп-тоеп торабыз лабаса.

 

Хәер, М. Рәхимов та һич фәрештә түгел. Башкортстанда татарларны кысу, башкорт санын татар исәбенә арттыру исә – начардан да начар, әшәке бер эштер. Әмма референдум да үткәрмәгән, Шартнамә дә төземәгән, мөстәкыйльлекне безгә караганда күп өлеш азрак алган республикада башкорт халкын саклап калу һәм үстерү беркайчан да истән чыкмый торган төп максатларның берсе икәнлеге дә чәчрәп күренеп тора бит.

 

Бездә исә милли төсмердән уттан курыккан кебек куркалар. «Милли чырае булмаган («без национальной окраски») республика» дип горурланып сөйлиләр. Ләкин хәтта автономияле республикалар да нәкъ менә шул милли төсмерне, республикага исем биргән халыкның милләт буларак ачылуын («чәчәк атуын») күздә тотып төзелгән ләбаса (стратегик максат бүтән булса да). Хәзер бу бер мәзәктә солдат балта пешергән кебек килеп чыга түгелме соң? Милли республика булуга таянып, өлкә-крайлардагыга караганда кабарынкырак идарә штаты, президент посты булдырыла да, майлы куе ботка пешеп җиткәч, балта алып ташлана.

 

Дөньядагы барча татарларга милли егәр өстәп торырга, милләтне үстерергә-көчәйтергә тиешле Татарстан татарлар өчен каберстанга әйләнә бармасмы?.. Әйдәгез, «Казан утлары»нда ук басылган (2007, № 5) бер истәлектән өзек укып китик әле. Элек Кытайда яшәгән Зифа Табиева болай дип язган: «Менә без, Голҗадагы татарлар, чит илдә яшәсәк тә, шулай тату, халкыбызны, туган телебезне яратып, бердәмлек аңы белән тырышып-тырмашып яшәгән, һаман алга омтылган идек... Казанга кайтырга кирәк, үз җиребездә үзебез булып яшик дип Казанга кайттык. Тик монда үз телендә сөйләшкән, үз тарихы белән якыннан кызыксынган, халкының киләчәген төптән уйлап кайгырган татар яшьләрен эзләп табарга кирәк икән. Әллә татар булып калыр өчен чит илләрдә яшәргә кирәк микән ул?»

 

Татар язмышына тәэсир итәрлек министрлыклар, комитетлар, шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре һәм башка шундый мөһим урыннарда түрә булып кемнәр утыра? Татар кешесеме, әллә татар фамилиясе генәме? Берсеннән-берсе авыр вәзгыятьләр кичереп торганда берәрсенең «Җәмәгать, болай ярамый, бетәбез бит!» дип чаң сукканы булдымы? Кемдер, бәлкем, теләгәндер дә, ләкин татар республикасында татарны яклап сүз әйтү түрә өчен шактый хәтәр эш ул. Ә менә күрмәмешкә салышып тыныч кына эшли бирү–мөмкин. Хәтта әле астыртын-мыштым гына яки ачыктан-ачык диярлек татар тормышын урыс рельсларына күчерә бару, әйтик, татар мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын аз-азлап яки кинәт тә урыслаштыру кебек эш-гамәлләр дә бик мөмкин. Татарстанда чиновниклар хәтта татар милләтен бетерүгә өлеш кертеп тә җиңел-рәхәт гомер кичерә, карьера ясый алалар кебек. Һәрхәлдә, моның өчен хөкемгә тартылган, эшеннән алынган яисә шелтә-кисәтү генә булса да бирелгән бер генә чиновникны да белмим мин. Һәркайсыбыз күреп-белеп торганын мисалга китерим әле. Татарстанның дәүләт телләре турындагы законны бозган өчен тиеш булганча җавапка тарта башласалар, мондый эшләрнең иге-чиге булмас иде. Бәлкем, зур-зур түрәләрдән башларга кирәк булыр иде әле. Әмма гап-гадие генә дә эшләнми бит. Әгәр дә күп чыгымнар тотып алыштырылган урам исеме такталарындагы хаталар айлар-еллар буе исән-имин чәчрәп тора ала икән, кемнәрдер бу эшкә чик куярга һәм гаеплеләрне җавапка тартырга тиештер бит инде. Әйтик, «Жину проспекты» өчен. Урамның бер өлешендә нәкъ шулай язылган! Реклама текстында испанча, итальянча яки идишта языласы сыңар сүз генә булса да, теләсә-каян сүзлекләрен эзләп табып, бер хатасыз язарлар иде. Монда исә Татарстан башкаласында ике дәүләт теленең берсендә дүрт хәрефле сүздә өч хата җибәрелгән! Ләкин моның өчен берәү дә кызармый-оялмый, күрәсең. (Тикшерә алмыйм, шуңа күрә хаклыгын гарантияләмим, әмма миңа Казан мэриясендә эшләүчеләр бүтән төрлерәк хаталар киткәндә оялалар дип әйттеләр. Мәсәлән, кигән күлмәгең мең доллардан арзанрак булганда.) Язучыга һәм эшне кабул итүчегә җәза бирелмичә, такталарны шулар исәбенә алыштырган хәлдә генә дә Казанда бүтән бер хата да җибәрелмәс иде дип уйлыйм мин. (Ә менә шәһәр транспортында янә тукталышларны ике телдә әйттерә башлаган өчен – рәхмәт).

 

Татар телен азмы-күпме белү ике дәүләт телле милли республикада һәрбер җитәкчегә фарыз булса, татар мәгарифенә, татар мәдәниятенә, татар матбугатына, тулаем татар халкы язмышына тәэсир итә алырлык җитәкче постларга билгеләнүче затлар, белгечлекләре буенча әзерлекле булудан тыш, татар телен шәп белергә, моннан тыш әле татар тарихын һәм халкыбызның хәзерге хәлен дә белергә, милләт гамен үз итеп яшәргә тиешләр. Ләкин мондый таләп аларга бөтенләй куелмый булса кирәк. Гомумән, җитәкче постларга билгеләгәндә гел бүтән, без белмәгән мантыйк та кулланылмый микән? Берәүне, мәсәлән, бер редакциягә «яп-яраксыз» дип таптылар да, икенче редакциягә «яраттылар» әнә!

 

Газет-журналларны үзгәртү омтылышы көчле. Гаять четерекле нәрсә, сак булырга, традицияләрне өзмәскә кирәк. Югыйсә чуртан тотам дип чөкернәдән дә коры калуың бар–бу тираҗ җәһәтеннән, басманы «татарсызландырып», милләтне бетерүгә дә өлеш кертүең бар... Аннан, без хәзер талантлы, булдыклы татар журналистларының һәркайсын белергә һәм сакларга тиешбез. Журналистикага гына кагылмый бу, әлбәттә. Шундый бер чорга кердек ки, тиз арада гадәттән тыш чаралар күрмәгәндә, көчле милли кадрлар җитмәү үзен гел сиздереп торачак, шул сәбәпле мәдәниятнең бөтен тармакларында да артка китеш, чигенү башланачак. Бу әле –татар телен укытуга бәйле үзгәрешләрне искә алмаган килеш тә. Җитәкчеләрдән берәүләр, моны аңлап җиткермичә, Сталин заманындагыча, алыштыра алмаслыклар юк ул дигән принцип буенча эш итсә, икенчеләренә милләт һәлакәт алдында торганда да шома-җилбәзәк язмалар тулы, ягъни караб батып барганны сиздермәскә тырышып халыкны уенчак музыка белән мавыктырган оркестр сыман газет-журналларны хуп күрсә, өченче берләренә исә татар матбугаты бөтенләй дә кирәкми, ул никадәр тизрәк тончыкса, шулкадәр шәбрәк бугай.

 

Кызганыч ки, бернинди басым ясалмаган килеш тә «тешсез» булып чыгып килгән татар басмалары шактый бездә. Һәм гомумән, Татарстанда матбугат иреге чикләнүгә иң әүвәл үз-үзләренә туктаусыз бармак изәп торган журналистлар һәм бигрәк тә баш мөхәррирләр гаепле түгел микән дигән шигем бар. Баш мөхәррирләр гаделлек хакына тәвәккәлгә барудан, эштән алынудан куркып дер калтырап торганда матбугат ирекле була алмый ул!

 

Татарстан президентының күп еллар элек әйткән, без матбугат иреген кысу юлыннан бармабыз дигән сүзе бар. Һәм моңарчы аны бозганы юк иде шикелле. Тискәре фактларны белеп тә җиткермәскә мөмкинмен, ләкин уңай фактларны китерә алам. «Ватаным Татарстан»да (Татарстан Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты газетасы!) 2004 елда Зөлфәт Хәкимнең «Ватансызлар вата Ватанымны» дигән «тешледән дә тешле» мәкаләсе басылып чыкты. Шуннан соң күпләр баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәров белән исәнләшергә дә куркып йөргәннәр. Әмма ул, шөкер, бер генә шелтә сүзе дә ишетмичә, үз урынында утыра бирә... «Казан утлары»нда да үткен-үткен мәкаләләр басылып тора. «Звезда Поволжья» газетасының ун ел буе исән-имин чыгып килүе дә шуны ук раслый дип беләм. Укучыдан гафу үтенеп, үземнән дә бер мисал китерим әле. 2001 елны М. Шәймиев янә Татарстан президенты булып сайлангач басылды бу язмам. «Ватаным Татарстан»да М. Шәймиев турында фикеремне язып бирүне сораганнар иде. Мондый чакта гадәттә иң-иң җылы сүзләр генә әйтелә. Мин башта «Татарстан референдумы» дигән тарихи-публицистик хезмәтемне әзерләгәндә президентның «Идел»нең баш мөхәррире Фәиз Зөлкарнәй белән мине ничек шәп кабул итүе турында сөйләдем. Әңгәмә башында, ничектер хәйләкәр генә җаен табып, президент үзе миңа өч сорау бирде. Беренче сорау мондый иде: «Мин ул чакта (1992 ел) Югары Совет председателе идемме әле?» «Юк, Сез президент булып 1991 елны сайландыгыз», дидем мин. Һәр өч сорауга дөрес җавап биргәч кенә президент минем белән ачылып бетеп, ихластан сөйләшә башлады... Бик шәп әңгәмәдәш иде ул. Кәгазьгә карамыйча бер сан да, бер генә төпле фикер дә әйтә алмаган кайбер олуг түрәләр ише түгел. Язмамда шушы әңгәмә барышында туган тәэсирләремне бәян иткәч, президент турында гомуми уңай фикеремне әйткәч, болай дип яздым: «Мин М. Шәймиевнең бөтен сәясәте, эш-гамәлләре белән дә килешеп бетә алмыйм. Милли университет мәсьәләсендә җитди дәгъвам дә бар. Әле телгә алынган китабымда («Татарстан референдумы») Президентка тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Аңа тәнкыйть «Идел» журналында да басыла килә. Ләкин моның үзебез өчен шаукым-фәләнен беркайчан да сизмәдек тагын» (10 апрель саны). Редакциягә ультиматум куйдым: йә тулы килеш чыгарасыз, йә бөтенләй чыгармыйсыз!» Минем язма өстә ниндидер инстанция аша үтте, әлбәттә, ләкин кыскартылмыйча чыкты. Һәм бернинди зыян-зәүрәтен дә сизмәдем.

 

90нчы елларда Мәскәү журналистлары тәвәккәллек, кыюлык җәһәтеннән һәркайсыбызга үрнәк иде. Араларында А. Политковская, Д. Холодов кебек фидаи җаннар да бар иде. Ләкин бу чор үтте. Бер газета («Новая газета») һәм бер радиодан («Эхо Москвы») кала гаммәви мәгълүмат чараларының барысы да диярлек хакимият астына кереп бетте бугай инде.

 

Бишме, алтымы ел элек Казанга Россия Телевидение академиясе президенты, матбугат иреген саклау комиссиясе рәисе Владимир Познер килде. Ул журналистлар белән дә очрашты. «Бу ирек нигә Мәскәүнең үзендә юк соң?» дигән сорау язып җибәрсәм дә, җавап алмадым. Алты еллап Америкада эшләп кайткан, демократиянең тәмен тәмам татып өлгергән бу телевидение йолдызының үзенә дә авызын артык зур ачарга ирек бирмиләр иде шикелле. Ул 2001 елдан башлап беренче каналда алып барган «Времена» дигән иҗтимагый-сәяси ток-шоуның бердәнбер кыю урыны иң азакта әйтелгәләгән «Бүтән заманнар килер!» дигән сүзләр кебек тоела иде миңа. Бераздан әлеге гыйбарәне дә ишетми башладык. 2008 елда исә бу бик тә олылап үткәрелә торган тапшыру туктатылып, күпмедер вакыттан аны «Познер» дигән, төн уртасында бара торган күп тыйнаграгы алыштырды.

 

Мәскәү журналистлары «Рус халкына куркыныч яный!», «Телебез бетә!» дип ара-тирә чаң сугып куйгалыйлар. Без исә хәлебез мең өлеш авыррак булган, чын-чынлап һәлакәт алдында торган килеш тә моны һаман үзәк тема итә алмыйбыз әле. Төрле жанрларда, заманча әйтсәк, төрле форматта язарга кирәк. Иң әүвәл дәүләт җитәкчеләребезгә тынгы бирмәскә, аларга гел ачы хакыйкатьне әйтеп, тормыш чынбарлыгын күрсәтеп торырга кирәк. Укымыйча яки укымаганга салышып калып булмаслык итеп! Курыкмыйк. Шундый хәлдә дә куркып тору, ипле-тәти журналист яки язучы булу яшәүме, үлемме дигәндә халкыңа үлем вариантын сайлау була бит ул. Аннан, без нигә куркырга тиеш ди әле? Явыз Иваннар, Сталиннарны Алла урынына күргән халыкка һич үтеп керә алмаса да, башка илләрдә бу ике икең дүрт кебек гап-гади бер хакыйкать инде: халык дәүләт өчен яшәми, дәүләт һәм аның бөтен түрәләре-түрәчекләре халыкка хезмәт итәргә тиеш. Татарстан җитәкчеләре 1992 елны референдумда үзенә бөтенләй бүтән төрле язмыш сайлаган халык алдында җавап та тотарга тиеш әле. Аларның исә, бер генә тапкыр да, шул сәбәпле болай килеп чыкты бу дип аңлатырга тырышып караганнары да булмады хәтта.

 

Татарстан Конституциясенең, татар халкы һәм Татарстан язмышына тәэсир итә алырлык законнарыбызның үтәлеше җәһәтеннән министрлыклар һәм дәүләт комитетлары, район һәм шәһәр мәгариф бүлекләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Казан «Горпечате» кебек оешмаларның эшчәнлеген тикшереп чыгу зарур дип беләм... Татар китабын һәлакәт чигенә җиткерә язган сәбәпләрнең берсе–китап сатуның төзек системасы җимерелеп, китап кибетләренең хосусыйлаштырылуы. Монда кайбер дәрәҗәле кешеләрнең шәхси мәнфәгатьләре дә катышлы түгел микән дигән шигем бар... «Мәгариф» нәшриятының язмышы да хафаландыра...

 

Халкыбызга аның хәзерге аянычлы хәлен һәм аннан чыгу юлларын аңлаткан, аңга һәм хискә тәэсир итә торган, бәгырьгә үтеп керерлек язмалар әледән-әле басылып торырга тиештер ул.

 

Орган-фәлән булмаган, беркем алдында отчет тотмаган килеш тә әлеге төп, үзәк мәсьәләдән качыбрак көн күргән басмалар да бар. Аш-ашка, урыны башка дигәндәй, газет-журналларның төрлесе чыга бирсен. Ләкин «Акчарлак»ны «Кара чарлак»ка, «Уртак түшәк»не «Пычрак түшәк»кә әйләндерергә мөмкин чик үтелмәсен иде. Һәм алар тел бетсә үзләренең дә артып каласыларын истән чыгармасыннар иде. Мондый басмаларның тиражы ишәя хәзер. Әмма бу һич кенә дә шәплекне күрсәтми әле. Халык әнә сихәтле чәй дә, аракы да эчә  (урыста «чай не водка, много не выпьешь» дигән сүз дә бар). Тираж – халыкка йогынты дигән сүз. Халыкның шактые хәзер бер, күп дигәндә ике басмага язылгачтын, бу йогынтының бер өлеше башка газет-журналлардан тартып алына, димәк. Бер басманы да гаепләргә теләмим, һәр кеше үзе нәтиҗә чыгарсын. Мин моның өчен ике пункттан торган бәһаләгеч кенә тәкъдим итәм. 1. Әгәр дә бу басма чыкмый башласа, татар халкы ни югалтыр? 2. Әгәр дә берәү үсмерчактан алып газет-журналлардан бары шунысын гына укыса, ул нинди кешегә әйләнер?

 

Журналда басылган роман турында бер газета аның «Казан утлары»нда басылганын әйтми генә язып чыгарасы иде. Әйтсәң, журналга реклама буласы икән! Юк, җәмәгать, безгә хәзер посып-бикләнеп яшәү турында түгел, киресенчә, мөмкин кадәр ярдәм итешеп, бергә-бергә исән калу һәм халкыбызны исән калдыру турында уйларга кирәк!.. Тагын әле бер-береңнең әйберсен укып бару да җитми. Шәп әсәре яки мәкаләсе турында кешегә җылы сүз әйтү дигәне исә аңа кесәңнән акча чыгарып бирүдән дә авыррак бугай әле!.. Һәм... көчле, булдыклы, тәвәккәл баш мөхәррирләребезне, журналистларыбызны саклыйсы иде бит. Аларның нәкъ менә шундыйларыннан (шәп милли кадрлар кимегәннән-кими барган бер мәлдә!) котылырга теләүчеләр булуы ихтимал.

 

Газет-журналларыбыз яшь буынны тәрбияләүгә үтә зур әһәмият бирергә, моны татар әхлагына, шулай ук, бәлки, совет чорының да иң шәп традицияләренә таянып, махсус план төзеп, системалы рәвештә алып барырга тиештер. Юкса бүтән төрле планнар төзелә, балаларыбыз һәм яшьләребезне бүтән «кыйбла»ларга юнәлтү максат ителә кебек. Мондый шик миндә 5-6 еллар элек маршруты Ямашев урамы аша үткән трамвайга утыргач туды. Өр-яңа бу вагонның түшәме трамвай йөртүче кабинасына 3-4 метр кала 15ләп сантиметрга биегәеп китә. Шул урында хасил булган тар турыпочмаклыктан безгә менә мондый сүзләр дәшеп тора: «Не уступай хорошее место». Язу шәп дизайн белән, пыяла эченә кертеп, заводта эшләнгән. Өлкән яшьтәгеләргә, инвалидларга, балалы хатыннарга урын бирергә тиешлеген сеңдереп үскән завод җитәкчеләре үзләре генә мондый эшкә тәвәккәлли алырлар идеме икән? Юк! Мондый фәрманны Мәскәүдән дә теләсә кем бирә алмый әле. Бу бары дәүләт идеологлары белән килештерелгән гамәл генә була ала. Максат – эгоизм, индивидуализм кебек сыйфатларны сеңдергән яңа тип, капиталистчыл яшь буын тәрбияләү. (Шөкер, Казан транспортчылары моңа күнмәгәннәр. Кабина ишегендә кемнәргә урын бирелергә тиешлеген санап чыккан язу бар иде.) Шунда үземне тетрәндергән икенче бер хәл исемә төште. Телевизор карап утырам. Анда ничектер (миңа гына «ничектер» инде, бар да алдан уйланылган, әлбәттә) луата (ирләрнең ирләр белән якынлык кылуы) турында сүз чыкты. Үзәк каналда иң популяр тапшыруларның берсен алып баручы иптәш шул чакны ике сүз әйтте. Ике генә, ләкин – телевизор караган яшьләр, үсмерләрне шушы кабәхәт юлга бастыру максат ителгәндә иң көчле сүзләр иде бу. «Это модно!» диде ул. Мин бу адәмне шуннан соң телевидениегә аяк бастырмаслар дип уйлаган идем. Әле һаман эшли! Югары даирәләрдә таяныр кешеләр бар, димәк!

 

Безгә хәзер балаларыбызны ничек тә булса заманның наркомания кебек пычрак чирләреннән, әхлаксызлыктан аралап калырга кирәк. Ныклы каршы тору көче, җирәнү хисе – иммунитет тәрбияләргә кирәк. Моны татар әхлагына, ислам кануннарына таянып эшләп була. Татар мәктәпләре дә үзенә күрә бер иминлек утраулары кебек. «Иде» дип өстәргә тиеш булабызмы инде хәзер?

 

Әти, әни, әби, бабай булу – үтә җаваплы һәм үтә авыр вазифалар ул. Бигрәк тә менә мондый, татар өчен гаять четерекле заманда. Авырлыгы тоела, карвалол. валидоллар эчеләдер ансы. Ләкин белемсез-мәгълүматсыз килеш, балаңның нинди дөньяда яшәгәнен, аны кайсы юлга кертеп җибәрергә теләгәннәрен, шуннан китеп барса ниләр буласын белмәгән-чамаламаган килеш без балаларыбызга игелек кылучылар түгел, аларны каһәрле язмышка дучар итүчеләр була алабыз бит. 90 нчы елларда күпме бала, нигә мине татарчага өйрәтмәдегез дип, әти-әниләренә дәгъва белдерде әнә. Чыннан да, баланы ул яралу белән барлыкка килгән хакыннан–әти-әниләре, әби-бабаларыча сөйләшеп, укып-язып, җырлап-биеп яшәү хокукыннан мәхрүм итү бала алдында һәм Ходай Тәгалә алдында (халык-кавемнәр тикмәгә генә барлыкка килмәгән ләбаса) җинаять кылу түгелме соң? Баланы әти-әниләренә бүген отышлы булып күренгән чит юлга кертеп җибәрү аның борынгылыкка, күп бәла-казалардан саклый алачак куәткә тоташкан нәсел тамырларын имгәтү була бит ул! (Татар теле арта алса, чит илләрдә артыр иде, анда яшәүче милләттәшләребез кадерләп буыннан-буынга тапшырмаслар иде аны). Аннан, өлкәннәрнең үзләренә ни булып кайтыр соң бу? Заманның пычрак һәм хәтәр чирләрен урап үтә алган хәлдә дә, чит телдә сөйләшеп, ят җырлар җырлап, ят гадәтләрне (һәм гадәтсезлекләрне) сеңдереп үскән бала өчен әти-әнисе, әби-бабасы кадерле, газиз булырлармы? Картаймыш көннәрендә үз өйләрендә үк артык җан булып калмаслармы алар? Ныгытып, тирәннәнрәк уйлансаң, бу уйлар сине һичшиксез суверенитет-мөстәкыйльлек, милли хәрәкәт кебек мәсьәләләргә китереп чыгарыр. Әгәр дә син ил эчендә ни дә булса эшләргә сәләтсез, ягъни агым уңаена гына йөзә алучы икән, өй эчендә булса да эшлә. Балаңны чит-ятлар баласы түгел, нәсел-нәсәбенә ялганган үз балаң итеп үстер.

 

Унбиш еллап элек, Татарстан Язучылар берлегенең идарәсен сайлаганда, кемдер аның балалары татарча сөйләшми дигәч, халык бер агайга каршы тавыш биргән иде. Хәзер балалары татарча белми торган язучылар, галимнәр, журналистлар, сәнгать әһелләренең исемлеген төзесәң, «кәртинкә» нинди булыр иде икән? Сәхнәдә оныгы Нариман белән бергәләп җырлаган Рафаил Сәхәбидән үрнәк алыйк, җәмәгать!

 

Бик аз өлешен санамаганда, шушы гаять хәтәр мәлдә дә, карабыбыз батып барганда да зыялыларыбызның тавыш-тыны бик ишетелми. Гади халыкны гафу итеп була әле, алар күп нәрсәне аңлап җиткермәскә мөмкин, әмма бөтен нәрсәне дә белгән һәм шактые татар теле, татар фәне, татар сәнгате исәбеннән туенган кешеләрнең битарафлыгын ничекләр аңламак кирәк? Сораганда, төрле сәбәпләр әйтелә ансы. Ләкин әтисе яки әнисе авыр хәлдә булганда да кайтмаган, берничек тә ярдәм итмәгән бәндәләр дә акланырга сылтау табалар бит ул... (Бер мөхтәрәм авторыбыз, 37нче еллар, шул чактагы әләк-сатулар турында сүз кузгатылгач, янә шундый заман килсә, сатучылар күбрәк тә булыр әле дип шаккатырган иде... Бәлки, шаккатасы юктыр да?) Без мондыйларны берни дә эшләтә алмыйбыз, ләкин алар үзләренең кемлекләрен белеп яшәсеннәр.

 

Мәкальгә тиң җыр сүзләрен үзгәртеп, «Халыклардан халык һич ким түгел, тик бәхеткәйләре тиң түгел» рәвешендә елаучы-сыктаучыларны гаепли алмыйм мин, ләкин... Шәхесләр кирәк, түрәләр яки байлар кубызына биемичә, халык һәм хаклык хакына тәгаен, чын эш эшләүчеләр кирәк, 1992 елны безнең референдумны буарга дип Мәскәүдән прокурорлар бригадасы килеп төшкәч, карьера-фәләннәрен уйламыйча арага стена булып баскан Татарстан прокуроры урынбасары Марсель Мусин, Казан прокуроры мәрхүм Сәйфихан Нәфиев кебекләр. Үзе җитәкчелек иткән Казан Компрессорлар заводын беренче булып Татарстан карамагына күчергән һәм мондый предприятиеләр саны 2 проценттан 92 процентка җитүнең төп сәбәпчеләреннән булган Әхмәт Галиев, бәгыреннән чыгарып диярлек «Сәләт» лагерын тудырган һәм озак еллар буена аны исән-имин яшәтә алган Җәүдәт Сөләймановлар да халкыбызның олы ихтирамына лаек.

 

Казан ханлыгы яулап алынгач, татар халкын халык буларак иң әүвәл ислам дине һәм муллаларыбыз саклап калган. Хәзрәтләребез рухи идеологлар да, еш кына үлемнең күзенә карап, чукындыруга каршы торуны оештыручылар да, мәгариф системасын коручылар һәм мөгаллимнәр дә булганнар. Хәзер Татарстанда 1300ләп мәчет һәм биш меңләп мулла бар икән. Бик тә олы көч ләбаса бу! Тик... кайда ул көч, нигә сизмибез соң без аны?

 

Үтә четерекле мәсьәлә бу, әмма аны күтәрер вакыт җиткәндер инде. Әйтергә хакым бар дип уйлаганнарны гына әйтәм, ялгышсам, төзәтсеннәр. Үз вазифаларын ихластан һәм җиренә җиткереп үтәгән, халкыбыз гамен үз гаме иткән асыл хәзрәтләребез, бәлкем, күптер ул. Ләкин башкалары да бар бугай бит. Илаһи якны да кайгырту һәм фани яктан да үтә өлгер булу, иномаркаларда җилдерү бергә сыеша ала микән ул? Минем бу исәррәк башка кайчакны, их, хәзрәтләребезгә аттестация үткәрсәң, әүвәл керемнәре, мал-мөлкәтләре турында декларация тутыртсаң иде дигән дуамал бер уй килә. Тагын да дуамалрагы да килгәли әле. Дога укыганда алларына ялган детекторы куеп, ачыкларга иде дим: ихластан укыйлармы, әллә «сәдака» атлы финанс операциясе үткәрәләрме икән? Аннан, бусы, бәлкем, дөрес тә түгелдер, әмма киенүләре дә ошап җитми. Генераллар күк басып тора хәзрәтләребез! Орден-медальләре генә юк. Кайберләренең йөзенә дә генерал тәкәбберлеге чыга әле. Арада шамакайга ошаганнары да бар. Православие руханилары да шулай купшы киенә (католик руханиларның киеме күп тыйнаграк), ләкин алар динендә поплар – Аллаһы Тәгалә белән адәм балалары арасындагы олуг затлар, арадашчылар санала. Ислам динендә арадашчылар юк лабаса.

 

Мин Нурихан Фәттахның журналыбызда чыккан истәлекләрендәге мулла абзыйны һич оныта алмыйм. Әдип менә нинди сүзләр белән тасвирлый бу авыл мулласын: «Ягымлы, әдәпле һәм тыйнак кеше». «Йөзе һәрвакыт йомшак, ягымлы нур бөркеп торган күзләре. Тавышы шулай ук йомшак, ягымлы». «Ягымлы, тәрбияле, киң күңелле, аңлы, белемле». (Беренче шигырь күк балачак... 2008, № 11. 106–108 б.) Җанга менә шулай йөзләреннән нур бөркелеп торган хәзрәтләр тансык шул. Киеме, машинасы түгел, күңеле шәпләр тансык.

 

Күп кенә муллаларыбызның, гыйлем кеше булуларын күрсәтергә теләпме, урыс сүзләре кыстырып сөйләве бик тә ачуны китерә. Чукындыручылар теле катыштырылгач, гыйбадәткә көфер сүз килеп кергән кебек була. Яртылаш яки тулаем урысча вәгазь сөйләүләре исә тәмам шаккатыра. Айдар Хәлимнең «Имамнарга вәгазьне бары урыс телендә генә укырга кушылган» дигән сүзенә (Пожалуйте нам айсберг.–Зв. Поволжья, 2009, № 42) ышанып бетә алмыйм. Ләкин бу хәл миңа Наҗар Нәҗминең 1968 елны (№ 4) «Казан утлары»нда басылган мәшһүр «Татар теле» дигән шигыренең кайбер юлларын искә төшерде:

 

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

 

Баскынчы поплар эшләп җиткермәгәнне үз муллаларыбыз эшләп ятамени инде хәзер?

 

Гарәбстанда укып кайткан яшь хәзрәтләрнең авылга бармаулары (сәдака аз!), Казанда өелешеп ятулары да гаҗәпләндерә. Христиан миссионерлары чит-ят халыклар арасында да, шәрә утрауларда да эшләгәннәр әнә... Муллалыкка укырга иң белемле, иң сәләтле, саф күңелле яшьләрне җибәрәсе иде бит. Киләчәктә алар алтын бәһасе торырлар иде!

 

Безгә хәзер бик тә, бик тә үтә популяр шәп җырлар кирәк. Кайда безнең композиторларыбыз?..

 

Республика милли чырайсыз калмас ул. Тормыш үзгәрмәсә, ягъни, үзгәртә алмасак, Казан күгеннән берөзлексез урыс чырае карап торачак. Татар каласы булып туган һәм баштагы 547 елында саф татар каласы булып яшәгән Татарстан башкаласының меңьеллыгын шул телдә бәйрәм иткән төндәге кебек.

 

Юк, бу милләттән булган республикадашларыбыз турында бер генә начар сүз дә әйтәсем килми минем. Дүрт ярым гасыр элек баштан кичкән хәлләр өчен хәзерге урысларга ачу саклап йөрү–ахмак һәм яман бер эштер. Безгә татулыкның кадерен белергә кирәк. Алар тегенди, алар мондый дип гаеп эзләү гадәтебез бар. Кайбер нәрсәләрне, әйе, алардан йоктырганбыз. Мәсәлән, эчкечелекне. Ләкин башта ничә гасыр буена йоктырмаганбыз бит әле, әхлагыбыз-иманыбыз какшагач кына бирешкәнбез. Инде урысларның үзләрен дә уздырып лыкынабыз! Бер танышымның классташы Савинодагы яңгыр канавында батып үлгән әнә. Күп булса ике көрәк тирәнлеге суда!

 

Урыслар аз-азлап үз тормышларын көйли башлады бугай алар. Дингә дә кайтып баралар шикелле. Ун еллап бер мунчада юынган кеше буларак, күрәм: тәре тагып йөрүчеләре дә артканнан-арта бара. Кырыктан узганнары арасында такмаганнары берән-сәрән генә диярлек хәзер.

 

Милли мәсьәләдә урыслар безне аңлап җиткерми, әйе. «Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә» дигәнне халыкларга карата да әйтеп була. Балтыйк буе илләрендәге милләттәшләре тел-мәгариф мәсьәләсендә бераз гына кысылуга, «өлкән агай» ихластан рәнҗеп, нәкъ без сөйләгән сүзләрне сөйли башлады әнә!

 

Тату яшибез, әйе, ләкин бер-беребезгә ихтирамлы сабыр мөнәсәбәт, ягъни толерантлык дигән нәрсә бездә, аеруча түрәләребездә, кайчакта «толярантлык-колярантлык»ка–«өлкән» милләт алдындагы, канга тирән сеңгән мескенлекнең заманча чагылышына әйләнә дә кала...

 

Кыскасы, гаепне башкалар өстенә шудырып төшермәскә, үзебезгә ныгытып торып эшләргә, көрәшергә кирәк.

 

Көрәш дигәннән, милли хәрәкәтебез таркатылды, аерым көрәшче затларыбыз хокук саклау органнары тарафыннан туктаусыз куркытыла, «эш» арты «эш» ачылып кына тора. Шул рәвешле бераз булса да милли рухка ия барча татар кешеләрен өнсез калдырырга, «стерильләштерергә» уйлыйлар булса кирәк. Ләкин татарның эчке, потенциаль егәре барыбер зур. 90нчы еллар «киләчәк фондына» ниләр салып калдырганын бер күрербез әле. Заманалар да гел болай гына бармас ул. Тимер-бетон нигездә торган кебек тоелган коммунистчыл режим ничек тиз җимерелеп төште әнә!

 

2010 елда Татарстан АССР төзелүгә–90 ел (27 майда), Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация игълан ителүгә 20 ел (30 августта) тула. Уйланыр, үткәннән киләчәккә күз ташлар, планнар билгеләр өчен бик әйбәт форсат бу. Октябрьдә исә гаять авыр сынау көтә: Рәсәйдә халык исәбен алу үткәреләчәк. Монда без күпме дигән сорауга гына түгел: без нинди халык дигәненә дә шактый дәрәҗәдә җавап алыначак. Бу тарихи вакыйгалар барысы да журналыбызда шәп чагылыш табар.

 

Уйга салган нәрсәләр күп инде ул. Публицист каләме әйтеп җиткерә алмаганны, бәлкем, шигъри каләмем әйтеп бирер?

 

ЧИГЕНӘБЕЗ, ӘММА...

 

Җиңеләбез, әйе, чигенәбез.

Чигенәбез.

Инде сафлардан

Шыбыр-шыбыр коела ыбыр-чыбыр.

Качасыңмы син дә, каһарман?

 

«Көч–булмаган, кылыч сынык, – дисең. –

Каберташтай баскан илбасар».

Чирүебез1, әйе, чирле безнең –

Тәпәләнгән дүрт ярым гасыр.

 

Меңнәр безне әзер өзгәләргә,

Яклап колбасалы коллыкны.

Йә, елыйкмы утырып?

Тынычланып,

Таш астында җәсәд булыйкмы?

 

Ялгышларны күзгә төртсәләр дә,

Алкышлар юк. Кем алкышласын?

Алкыш – эшләнгән эш.

Бары кулны,

Бары телне богау кысмасын...

 

Тирең сөрт тә – эшлә. Тагын эшлә.

Эшлә һәм – көт. Эшлә һәм – чыда.

Халык күрми икән, балык күрер:

Юкка чыкмый эзсез тамчы да.

 

«Халык бит юк», – дисең.

Әйе, аны

Берәмтекләп әле җыясы;

Мәңгетуңнан, казып сөңге белән,

Чыгарасы татар кояшын.

 

«Арттагылар нигә тарау?» – дисең.

Син, алдагы, кара үзеңә.

Түгел, түгел көрәш кызулыгы –

Хәмер кызыллыгы йөзеңдә.

 

Аермыйкчы эзләп гел аерма –

Канат каеручы җитәрлек.

Җилем кирәк бүген, җилем кирәк –

Җиде җилне давыл итәрлек.

 

Җиңү өчен кирәк бергә җигү

(Җиңелүләр, шөкер, өйрәтте!) –

Ташны тишкән тамчы түземлеген,

Елан аклын, яшен гайрәтен...

 

«Көрәш!», «Милләт!» дидек шигырьдә без.

Биек иде безнең каланча!

Инде сайлыйк: ни килешер безгә?

Кол чикмәне, әллә... япанча?..

 

Җиңеләбез, ләкин – җиңдермичә,

Тез чүктерми җанны, вөҗданны.

Бер исән кул калса, байрак итеп

Шул күтәрер уртак иманны.

 

Бу төкәнмәс көрәш – җиңүгәчә.

Көчсезлекләр көчкә тоташа.

Саф арты саф, дулкын арты дулкын –

Бабайлардан оныкларгача...

 

Җиңеләбез. Сафлар түглеп ага,

Ләкин бетмәс барыбер түгелеп.

Әйе, мин дә бүген – җиңелүче.

Шөкер, хыянәтче түгелмен.


Рәфикъ ЮНЫС
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№47 (33491) / 25.01.2010 08:33:19

Күке.
Шатлан,Аллага шөкер күземә күзлек кирәкми дип.Хәрәм акча шундый проблемалар тудыра ул.

Кара "байлар" тормышына,бар да ал да гөлме.Сиңа кирәкме адый тормыш,мина кмрәкми.Байлар тормышының ялтравык ягын гына түгел,"кухня"сына да күз сал....

№46 (33481) / 24.01.2010 23:48:07

Админ сөртмәгән, мин ялгышканмын)))

№45 (33480) / 24.01.2010 23:46:54


гардан долой сүзеннән башка башламаган булсаң, барысы да аңлашыласы иде. Админ менә кабат сөртеп куйган икән)))))Син санап киткәннәрдән соң мирн :"Ни эшләргә соң ?" - дисәм, минем җавабым булачак, ә менә сезнеке :"Гади халык ни эшли ала соң !?" -диюдән артмас иде. Мин исә башта (априори)нинди дә булса яхшы сыйфатлы конкурентноспособный әйбер җитештерергә өйрәнегез. җитештерегез. Хокукларыгызны яклау өчен астан профсоюз оештыра алырлык мораль хәлгә җитегез. Лидерларыгызны беренче удобный случайда цч тиенгә сатмагыз.Монысы инде әхъләкъ мәсәләсе. Менә шул очракта сез озак итеп санаган әйберләр калмас.

№44 (33477) / 24.01.2010 23:20:36

их язып кына хәл үзгәрсә икән..
әле бер көн генә танышым фотолар күрсәтә. 1сендә 21 яшьлек кызы дус кызы белән.ике күзлекле кыз. танышым шунда -менә бу кызның күзлеге 25 меңлек ди. аңсыз калдым билләхи,шундый бәяле күзлек буладыр дигән нәрсә башка да килми.
аңыма килгәч кем баласы булуы белән кызыксындым.бик еш ишетелә торган таныш фамилия әйттеләр.
Менә Сәхипҗамал! үзенә эшли торган кеше булса бер хәл. ә монда син яратып куллана торган Чинуш. Ә бу 21-22 тирәләрендәге кызы. эшләп тапса 25 меңне күзлек өчен әрәм дияр иде.
ул бала беркайчан да \"мировой проблема \" белән баш катырмаячак нинди урындык табып бирүләренә карамастан.
мин беләм \"үзенә\" эш башлап караучыларны. бөтереләләр, ләкин баемыйлар гына.

№43 (33465) / 24.01.2010 21:16:31

Килешәм, Шөпшә, ләкин без ничектер, үзебезнең нәрсә белән риза түгеллегебезне белгертергә тырышырга тиешбез бит инде.Менә, гардан шундый юлны сайлаган.Кыска да күпләргә тизрәк барып та җитә .Аның белән килешәм, күпләр килешәдер дип уйлыйм.
Ә инде без, түбән катламдагылар, кайбер уртак фикерләр туплап, ул турда, *өстәге дусларыбызга* ирештерү юлларын эзләргә тиешбездер.

№42 (33456) / 24.01.2010 19:12:18

Вакытым чамалы булсада укып чыктым.Сонада калдым ахры.Рэфикь абыйга рэхмэт.Мондый кочле язмалар бик сирэк оленэ монда.

№41 (33454) / 24.01.2010 18:46:04

шопшэ
узен депутатлар белэн дус ахрысы

№40 (33453) / 24.01.2010 18:45:14

Мин шулар турында әйттем.Акча күплеге,акыл зурлыгын күрсәтми.Урыс әйтә:денег до фига,а ума нифига ди.Алар тир түгеп тапмагач ,ул байлыкны,дөрес итеп тота да белмиләр.Әрәм-шәрәм итеп,эчеп,гулят итеп бетерәләр.
Җәмгыйәтне яшәтү өчен байларга,байлык өстенә, акыллы булу да кирәк.Ни эшлисең хәзергә акыллылар бик күренми.

Сезнең ДОЛОЙны икенче төрле аңларга да мөмкиннәр шул.

Мин белгән җирдә бер татар ,ачкан үз эшен,4татарга эш урны биргән.Эчмиләр урламыйлар з\\плата вакытында.Прибель40-45%.Күпмедер % развитиягә.Менә шулай скромно гына яшәп яталар.Кредит алмаганнар.

\"Мировой проблема\"лар турында уйламыйча,үзең өчен эшлә,баебырак китсәң,күршеңә эш бир и т.д.
Мин яңалык ачмыйм,бабайларыбыз шулай яшәгән,Хөкүмәткә алар файда биргән.Хөкүмәттән файда өмет итү, прастуй халыкка,юк эш.Бер кайчан да булганы юк аның.

№39 (33451) / 24.01.2010 18:34:05

Гардан, «долой» дип кенә гаделлек урнашмый шул.Законнар эшләми…Ни өчен безнең илдә хакимият вертикален булдырырга мөмкинлек ачылды? Президентны һәм башка хакимият баскычындагыларны халык үзе белеп, сайлап, эшләргә вакыт биреп, вакыты узгач, аның язмышын
билгеләүне (төрмә яисә дан-дәрәҗәдә тыныч тормыш) хәл
итүне дә халык үз өстенә алырга тиеш иде – шул чакта гаделлек гарантияле урнашасы бит.
Сбп итеп Беслан вакыйгасын атыйлар. Дөресме бу?
…Ни өчен һәр граждан, кая
барса да, хет кунакка, хет вакытлыча эшкә , шундагы паспорт
өстәлендә теркәлергә тиеш?...Чөнки каядыр җинаятьче гүләйт итә…Ул син түгелме? Хөкүмәтнең беләсе килә.
Ни өчен «аксак ат» дигән йорттагы пожардан соң хәзер барча оешмага
мәҗбүри пожар страховкасы кертелү турында сөйлиләр?...Чөнки акчага кытлык…Кризис…
Ни өчен ике машина бәрелешсә, барча авто хуҗасы шиплы резинда
йөрергә тиеш,юлларны яхшыртырга бит элек ? Чөнки шиплы резин үтмәс таварга әйләнгән ди берсе…
Һ.б. бик күп мисаллар нәрсә турында сөйли? Без, гражданнарның
тормышын булган һәм буласы хәлләр бик каты катлауландыра
бара – сизәсезме?
Барлы-юклы 70 ел гомеребезне әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән каршылыклар кичеп, вакыт, көч әрәм итеп яшибез, тормышыбызның сыйфатын төшерәбез.
Безләргә депутатлар белән дуслашырга вакыт, бәйнә-бәйнә моң-зарларны җиткерергә, хәлләрне үзгәрттерергә тырышырга!
Башка юл юк!

№38 (33450) / 24.01.2010 18:04:44

Сэхипжамал !
ДОЛОЙ ! Сузенен мэгьнэсе аларга каршы корэш- сугышка ондэвем тугел, бу минем болар белэн килешмэвемне курсэтэ.
Татар кешесе бай булып яшэвенэ мин каршы мэллэ . Кеше берничэ ел эчендэ генэ баеп китэ алмый ул хэрэм кермэсэ.Кешенен байлыгы,тырышып уз коче белэн хезмэт куйганда, шул байлык кочэя-кочэя нэселдэн-нэселгэ,буыннан-буынга тапшырыла. Мин менэ бу байлыкны саныйм байлык диеп.
Хэзердэ байлар юк тугел,хэтта кубэя генэ бара. Шулар арасында бармы татарнын килэчэген,миллэтен кайгырткан байлар? Када сон ул алар? Эткэ сояк оргыткан кебек ,узлэрен курсэтер очен берэр нэрсэ эшлэп алуны исэпкэ алмаганда.
Электэ татар миллэтен,халкын байлар тоткан. Оренбург миллионеры Мэхмут бай Хосэенов кебеклэр.Хосэенов турында Рэфикь Юныснын тагында кочле итеп язылган \"карабыбыз батып барганда\"мэкалэсендэ язылган иде.
Эменэ дин эхеллэренэ килгэндэ...
Уземнен тормыштан куп мисаллар булды.Кабат йорэгемне бозып сойлэп тормыйм.(безнен гэжит.3ноябрь2009.Мэчет-изге урын)
Турэлэребез,депутатларыбыз...
Минем кызым,эш хагы аз булуга карамастан рус мэктэбендэ татар теле укыта. Балаларны ,эшен ярата.Татар теле бетэ баруына нык борчыла.
Мин сэясэтче тугел .Эмма мин битарафта яшэуче тугел. Дэулэт думасында Татарстаннан сайланган депутатларыбыз бер тавыштан мэктэплэрдэ милли компонентны бетеруне хуплап тавыш биргэннэр.
Менэ болар белэн ничек килешергэ ?

№37 (33449) / 24.01.2010 17:58:30

Сәһибҗамал, ГАРДАН сүзләрендә хаклык юкмыни?!. Долой ны, урамга чыгарга да кырырга, дип аңларга кирәкмидер, бетсен андыйлар дип аңларга кирәктер.Бу очракта,күпчелек-ГАРДАН ча уйлыйдыр, минемчә.

№36 (33443) / 24.01.2010 15:02:39

төзәтү
мигътар түгел МИКЪДАР

№35 (33441) / 24.01.2010 14:58:05

күке
Байлык киң төшенчәгә ия.
Кем ничек күзаллый бит байлыкны.
Урап тапкан байлык,рәхәтлек бирми,кайчан "тотылырмын икән" дигән уй баштан чыкмый.
Талап тапкан мал да шулай ук тынгы бирми,кайчан миннән көчлерәк ,талап алып китәр дип яшисең.
Байлыкның мигътары да бит относительно....
Мокыт дисәләр синең бер җирең кителәме,зыян киләме? Юк.Әбәзәтельне җитәкче булыргамы?

Кәнишне, хәзер җитәкче урны күп итеп урларга юл ача.Шуның өчен кеше ,булдырамы булдырмыймы,нәчәльник булырга омтыла...Урлады-урлады,күп мал җыйды,йокысы качты,сырхау булды,даваланып акча түкте....
Кирәкме сиңа шундый байлык?

Вакыт узмады әле,акылга килергә бер вакытта да соң түгел.

№34 (33439) / 24.01.2010 14:32:43

сәһибҗамал! Вакыт җитү генә түгел, узып бара инде!
татар акылы төштән соң, татарның акылы артыннан йөри!бу сүзләрдә хаклык зур.
кызганыч урлашмыйча гына бай яшәү хәзер чынга ашмаслык нәрсә булып тоела.
әз генә дә урлаша, үзенә файда ясый белмәгән кеше хәзер мокыт итеп сурәтләнә.шуңа да намуслы бәндәләр җитәкче урыннарга претендоват итә алмый.

№33 (33438) / 24.01.2010 13:47:09

Сәһибҗамал, 
Миңа антикоммунистка буларак долой революционерлар дип кычкырыга тиештер, әмма уң канат Сәһибҗамал бик яхшылап әйткән. Узем дә воинствующая антикоммунистка түгел)))))

№32 (33437) / 24.01.2010 12:59:51

ГАРДАН.
Бер дә акыллы кеше сүзе түгел.Әгәр малай-шалай икәнсең ярарар,әгәр ура яштәге ир (хатын)икәнсең,сине хуплап булмый.

Булган байлыкны(кемнеке булуына карамастан)талап,әрәм-шәрәм китерү егетлек булмас(уздык инде без моны,ә нәтиҗә күз алдыгызда).

Һәрбер татар нык тормышлы, бай булырга тиеш.Урламыйча,таламыйча,
аракы эчмичә, зина колмыйча,бер-беребезгә игелек колып,татар башын татар ашамыйчан яши башларга вакыт җитте.

Өйрәнегез инде тарихны.Тарих бит, имтихан биреп,зачет тапшыру өчен генә түгел,үткәнгә карап фараз колу өчен дә.Нигә таркалган Алтын урда?Как раз хәзер урыннар алмашынды һәм җирлек тә бар...
Бар бит акыллы яшләребез. Фанатизмсыз,әкерен-әкерен, кычкымаенча эшләгез эшегезне,татарга бирегез эш урны.Эшләгән татар да аяк чалмасын эш хуҗасына...
Барыбыз да нәчәльник булып бетерә алмыйбыз,бу мөмкин дә түгел.Кемдәдер бар,кемдәдер юк,җитәкли белү сәләте.Кем яхшы технарь,кем әйбәт врач,кем әйбәт дипломат и т.д.

Укып чыгыгыз,игътибар илә \"Җәвәмигел калим шәрхе\"н...

Кыска гына аңлата алу сәләтем юк.Әйтергә теләгәннәрем күп.
Әбиегез Сәһибҗамал.

№31 (33432) / 24.01.2010 11:44:41

№30 (33431) / 24.01.2010 11:42:47

ДОЛОЙ ! ХАЛЫКНЫ ТАЛАП БАЕГАН ЗАМАН БАЙЛАРЫНА !!!
ДОЛОЙ ! КУНЕЛЛЭРЕНДЭ ИМАН ЭСЭРЕДЭ БУЛМАГАН ДИН ЭХЕЛЛЭРЕНЭ !!!
ДОЛОЙ ! ХАЛКЫ ,МИЛЛЭТЕ ОЧЕН ХЕЗМЭТ ИТЕЛЕР ОЧЕН САЙЛАНЫП, УЗ МЭНФЭГЭТЕН ГЕНЭ КАЙГЫРТЫП,БАЕП ЯШЭУЧЕ ДЕПУТАТЛАРГА ХЭМ ТУРЭЛЭРГЭ!!!

№29 (33425) / 24.01.2010 11:22:18

Халык тузэ инде мескен,лэкин туземлекнендэ чиге була . Хаталар ясамыйча оештыручылар,юл курсэтучелэр кирэк ,халык ул кутэрелэчэк... болай яшэргэ ярамый коллыкта...

№28 (33419) / 24.01.2010 10:05:29

Рәфикъ абыйга рәхмәт бу язмасы өчен. Йөрәгеннән кан тамызып язган. Татар матбугатендә андый язмалар һәм андый фидакарьләр сыңар кулның бармаклары белән генә санарлык. Язган очракта да бастыруы шактый авыр. Монысы беренчедән. Икенчедән, инкыйраз процессы тизләште. Ул Гаяз Исхакый фаразлаган сроклардан да алдарак килергә мөмкин. Без чаң суккалап алабыз, әммә конкрет рецептлар тәкъдим итмибез. Рәфикъ абыйның язмасында да \"нәрсә эшләргә?\" дигән сорауга төгәл җавап таба алмадым.
Казан тулы зыялыларыбыз - язучы, артист, галим-гомәлә, башкалар. Инициатив төркем, ниндидер коткару комитеты оештырып, җыелышып презедентка кереп, аның белән уртак фикергә кигәнче шунда чыкмыйчы ятыргадыр бәлки? Алай да барып чыкмый икән соңгы юл - идән асты милли партиясе оештырырга, листовкалар басарга, таратырга, астыртын эш җәелдерергә, мәж килергә. Ленин заманында әйткән бит: \"Дайте мне организацию подпольщиков, и я переверну Россию\" дигән. Конкрет гамәлләргә сәләтсез икәнбез сузылып ятып бетү көнен генә көтәргә кала.
Сыктап кына булмый. Эш эшләр вакытлар җитте. Поезд китәргә тора.

№27 (33377) / 23.01.2010 17:06:02

МИЛЛЭТ ОЧЕН БОРЧЫЛУЧЫЛАРГА

№26 (33373) / 23.01.2010 16:42:56

Россия хокумэтенен бу илдэ барлык урыс булмаган миллэтлэрне бигрэк тэ,беренче чиратта татарларны урыслаштыру хэм аларнын телен,мэдэниятын,тарихын юкка чыгару сэясэтен алып барганы куплэребезгэ инде билгеле иде.Эмма лэкин, бу коточкыч гаделсез сэясэткэ каршы тору юлларын "Казан утлары"журналынын беренче санында басылган баш мэкалэдэгечэ курсэтелгэн конкрет фикерлэр юк иде эле.
Нихаять,
..."Бу токэнмэс корэш-жинугэчэ.
Кочсезлеклэр кочкэ тоташа.
Саф арты саф,
дулкын арты дулкын-
Бабайлардан оныкларгача..."
Афэрин "Казан утлары" !!!
Рэхмэтебезне кабул итегез !!!

№25 (33242) / 22.01.2010 20:22:31

Әйе, шәп, бу шигырьдә классика(бөтен заманга да ярый) нигезләре ята.
тагын бер юл:
... Безне талап алар баемады
Хәер сорашалар, син күрсәң!
(Айдар Хәлим)

№24 (33241) / 22.01.2010 20:14:35

шәп шәп үк килеп чыкмаган кәнишне! но миңа эмоцияләрең, кызулыгың ошый!
бәлки шомарткач яңадан бер күрсәтерсең!

№23 (33238) / 22.01.2010 20:06:22

Җиңеләбез, әйе, чигенәбез.

Чигенәбез.

Инде сафлардан

Шыбыр-шыбыр коела ыбыр-чыбыр.

Качасыңмы син дә, каһарман?



«Көч–булмаган, кылыч сынык, – дисең. –

Каберташтай баскан илбасар».

Чирүебез1, әйе, чирле безнең –

Тәпәләнгән дүрт ярым гасыр.



Меңнәр безне әзер өзгәләргә,

Яклап колбасалы коллыкны.

Йә, елыйкмы утырып?

Тынычланып,

Таш астында җәсәд булыйкмы?



Ялгышларны күзгә төртсәләр дә,

Алкышлар юк. Кем алкышласын?

Алкыш – эшләнгән эш.

Бары кулны,

Бары телне богау кысмасын...



Тирең сөрт тә – эшлә. Тагын эшлә.

Эшлә һәм – көт. Эшлә һәм – чыда.

Халык күрми икән, балык күрер:

Юкка чыкмый эзсез тамчы да.



«Халык бит юк», – дисең.

Әйе, аны

Берәмтекләп әле җыясы;

Мәңгетуңнан, казып сөңге белән,

Чыгарасы татар кояшын.



«Арттагылар нигә тарау?» – дисең.

Син, алдагы, кара үзеңә.

Түгел, түгел көрәш кызулыгы –

Хәмер кызыллыгы йөзеңдә.



Аермыйкчы эзләп гел аерма –

Канат каеручы җитәрлек.

Җилем кирәк бүген, җилем кирәк –

Җиде җилне давыл итәрлек.



Җиңү өчен кирәк бергә җигү

(Җиңелүләр, шөкер, өйрәтте!) –

Ташны тишкән тамчы түземлеген,

Елан аклын, яшен гайрәтен...



«Көрәш!», «Милләт!» дидек шигырьдә без.

Биек иде безнең каланча!

Инде сайлыйк: ни килешер безгә?

Кол чикмәне, әллә... япанча?..



Җиңеләбез, ләкин – җиңдермичә,

Тез чүктерми җанны, вөҗданны.

Бер исән кул калса, байрак итеп

Шул күтәрер уртак иманны.



Бу төкәнмәс көрәш – җиңүгәчә.

Көчсезлекләр көчкә тоташа.

Саф арты саф, дулкын арты дулкын –

Бабайлардан оныкларгача...



Җиңеләбез. Сафлар түглеп ага,

Ләкин бетмәс барыбер түгелеп.

Әйе, мин дә бүген – җиңелүче.

Шөкер, хыянәтче түгелмен.

№22 (33232) / 22.01.2010 19:35:06

озын текстларны укыганчы, "гарык" язганнын менэ шул тошен кабат укыгыз: //Поезд киткәч- булмады бит!-дип утырган депутатларның чырайларын умырасы килә башлый, билләһи! Үзләрен безнең кебек яшәтсәк,кызыл автобусларда йөртсәк,безнең турыда исләренә бер төшерерләр иде дә булдырырлар да иде берәр нәрсә.гарык үзләреннән, сүзләреннән//

№21 (33224) / 22.01.2010 19:26:52

хикъмәт шунда,ул зур начальник беркайчан да вагон бушатмаган.Ә,эшчеләргә көне буе арып-талып эштән кайткач,төне буе вагон бушатырга тәкъдим итүендә.

№20 (33202) / 22.01.2010 18:43:45

ә без студент вакытта бушатмаган штоли аны? Нәрсә без гомер буе вагон бушатырга тиешме хәзер? вагон бушаткан өчен дә тиешле түләү булса анда чират торырлар иде . менә шундый вагон бушатучылар өскә менәләр дә инде, вагон бушаткан акчаларыннан взятка бирә-бирә! Аннары халык тормышы өчен "кайгыру" башлана! бушаталар!! казнаны.( безгә дә "авыр" булды ни өчен киләчәк буынга җиңелерәк булырга тиеш әле!)
аеруча үз милләттәшләрен кайгырталар. Шул миллләт вәкиле изелсен тапталсын сытылсын ләкин милләте белән горурланырга онытмасын вагон бушатудан туктап торган арада.фикерегез өчен рәхмәт арадашчы Тузан!

№19 (33162) / 22.01.2010 17:01:00

Иске мәзәк.Бер дәүләттә халык ачтан күпләп үлә башлагач,Урындагы җитәкчеләр җыелып хан янына барганнар.
-Ханыбыз, халык ачтан кырыла, нишлибез?
-Ә нигә соң, алар пылау ашамый?
Бервакыт, зур гына оешманың(булган хәл) җыелышы бара.Зур гына җитәкче чыгыш ясады да:
-Аңлый алмыйм, нигә ипотека алмыйсыз, сезнең өчен тырышабыз бит инде?!.
Йозак лы авызлар белән булса да әйттеләр:
-Ипотека алыр өчен,25 мең сум хезмәт хакы булуы кирәк.Безнең 10 мең сум-яшәргә чак-чак җитә.
-Без, студент вакытта,төнлә барып вагон бушата идек(кешеләрнең вагон бушатканын ишеткәне булгандыр күрәсең).
Нәтиҗә...

№18 (33144) / 22.01.2010 14:48:48

Афәрин! Ә катламнар дигәннән - аскы катлам белән (мин дә шуннан) калган икесе кисешмиләр бит. Алар үз дөньяларында яшиләр. Мондый мәкаләләрне дә ул беренче ике катлам вәкилләре укымый - алар беренчедән берни дә укымый диярлек, икенчедән татарча укый белми. Өченче катламның ниләр эшли алганын 1917 ел күрсәтте инде. Ә 90 еллар оеткысы күпмегә генә җитәр микән соң.
"Меңнәр безне әзер өзгәләргә,
Яклап колбасалы коллыкны.
Йә, елыйкмы утырып?
Тынычланып,
Таш астында җәсәд булыйкмы?"

№17 (33141) / 22.01.2010 13:13:03

астагы катлам миндэ шул астагы катлам вэкиле.

№16 (33140) / 22.01.2010 13:03:35

битараф булмаучы сез үзегезне кайсы катламга кертәсез соң? Ләкин бит сез менә ишеттегез бу турыда. башкалар да шулай ук.астагы катлам да бер күрмәсә бер күрер.
Ләкин хәрбер нәрсәнең очы-кырые була!
Менә аның кырые яңа фаҗигаләр китермәсен өчен халык белән эшләргә кирәк.

№15 (33139) / 22.01.2010 12:37:19

Сез санап уткэн тубэн катлам-3нче катлам,очын-очын кочкэ ялгап яшэвен дэавм итсен диясезме ? Ул интегунен очы-кырые куренми бит. Ул катлам бу сузлэрне ишетмэскэдэ момкин монда.Халыкка анлатыр очен журналистларга менэ болай эшлэргэ (язмадагыча)кирэктер.

№14 (33137) / 22.01.2010 12:33:52


/Л?кин татарны? эчке, потенциаль ег?ре барыбер зур. 90нчы еллар «кил?ч?к фондына» нил?р салып калдырганын бер к?рербез ?ле./
Шушы сузлэре бигрэк тэ ошады.
Бу мэкалэне чыгарып алып, беринчэ хезмэттэшемэ тараттым эле. Калганнары чират котэ.

№13 (33131) / 22.01.2010 11:38:25

Тузан! син санаганнар белән килешәм. һәм ул 3нче катламның иң күп өлешне тәшкил итүе белән син дә килешәсеңдер. квартплатадан кв-платага хәтле яшәүчеләр ай саен арта гына бара. болар -караңгы да чыгып китеп, караңгы да көчкә өстерәлеп кайтучылар. Берничә җирдә эшләргә тырышып, рәтле башлы бер эшне башкара алмаучылар.(сүз теләк, сәләтсезлек турында түгел, кеше физически өлгерә алмый)!
менә шулай бәргәләнергә хөкем ителгән кешенең милләт мәнфәгат ләре белән авырырга вакыты каламы соң инде? Диванда ятканда күп әйберләр килә башка.ләкин моны тормышка ашырырлык кешеләрне юри күмәләр бугай проблемаларга.(транспорт бәяләре арта, балаларның әбәтләрен яңа елдан соң 35 тәңкәгә арттырып кую бер нинди кысаларга сыймый.) Әле ярый үпкәләргә счетчик тыга алмыйлар.Түләтерләр иде сулыш алган өчен дә! ( киләчәктә кем белә?)
Һәм кич хәлсезлектән сукранып утырган ана кеше телебезнең матурлыгы, аһәңе турында сөйли имеш

беркөн җыелышта булдым. мәктәптә. Директорны мэриягә чакырып түләсез ашаучы балаларның артык күп булуын аңлатканнар.кызык бит,мәктәп тулы ярым-йорты гаиләләр, нихтлесе яртылаш ятим. Ә балаларны ашатырга акча юк. аның каравы спорт комплекслары үсеп чыга, ул бала анда кем хисабына йөрсен,ашарга булмаган көенчә!
Ә без һаман мактануда. үтерәсез инде. Ярты класс хәерчелек турында справка алып килергә әзер. кемдер ипотека белән чумган, кемнедер банк куркыта кредитлары түләнмәгән. бөтен кеше кемгәдер бурычлы.
менә шуннан соң битарафлык баса да инде кешене.
Китап та кирәк түгел,демагогларның чырайларын да күрәсе килми. Поезд киткәч- булмады бит!-дип утырган депутатларның чырайларын умырасы килә башлый, билләһи! Үзләрен безнең кебек яшәтсәк,кызыл автобусларда йөртсәк,безнең турыда исләренә бер төшерерләр иде дә булдырырлар да иде берәр нәрсә.гарык үзләреннән, сүзләреннән!

№12 (33127) / 22.01.2010 11:08:21

Күтәрелгән мәсьәләләр бик әһәмиятле.Кыю итеп бирелгән.Сорау туа:бу эшләрне тормышка ашырырга тиешле һәм булдырырдай затлар ишетәме;ишетсәләр,җиң сызганып эшләячәкләрме?
Ачыклап карау өчен,җәмгыятебезне шартлы рәвештә өчкә бүлик:1.Идарә аппараты,олигархлар,пирог кырыендагылар.2.Урта катлам,эшмәкәрләр- материаль байлык булдыручылар.3.Түбән катлам:галимнәр(монда керткәнем өчен гафу),укытучы, табип, эшче, пенсонер һ.б.
Беренче катламга ишетеләме.Ишетмиләр дә,нәрсәдер эшләргә җыенганнары да күренми.Катырак кычкырсаң(ишетсәләр), авызыңа йозак элүләре дә бар.
Икенче катламның эше күп,көне-төне, ничек *батмаска*? дип кайгыра.
Өченче катлам,ничек очын-очка
ялгыйм? дип кайгыра.
Һәркемнең үз кайгысы(беренче катламныкын әйтмәдем,нәрсә дип кайгырганнарын,үзегез беләсез), тик,атка башак кем сала?
Дөрес,бар инде кайбер ихтирамга лаеклы шәхесләр,үзләре күтәрә алмаслык йөкне дә сөйрәргә тырышалар.
Балаларыбызны татарчага өйдә генә булса да өйрәтергә тырышсак,анысын барыбыз да булдырыр идек.

№11 (33121) / 22.01.2010 09:22:44

Эфарин !!!!!!!!!!!!
Бик кыю язма . Барлык зыялыларыбыз,журналистларыбыз шулай уйласа хэм уткен калэмле булса иделэр. Жэмгыятебез унай якка узгэрер иде.
3 ел элек язылса файдалы булыр иде дип,эшне уздырмыйк .Битараф булсак тагын 3елдан-5елдан нэрсэ булыр... Сулаган сулышыбызныда тартып алганны котеп яту ...булыр

№10 (33084) / 21.01.2010 21:53:14

мэкалэ дорестэндэ бик яхшы!
ничек кенэ але чыккан.
АФЭРИН!!!http://matbugat.ru/smiles/sm10.gif

№9 (33083) / 21.01.2010 21:52:45

оныгы Нариман Рафаил Сәхәбидән үрнәк алыйк!)))
Алар әлбәттә шәп җырлыйлар. Ләкин Нәриман һәм аның әтисе татарча сөйләшә белмиләр шул... тәгаен беләм.

№8 (33074) / 21.01.2010 20:59:33

УФ ! Аллага шөкер! Рәхмәт Админ ярты елга бер булса да укырлык, баш миләрен селкетерлек( булган очракта, билгеле)язма элеп куйдыгыз. Гөлназ- Айгөл темаларын нан соң синең гамәлең дә чын батырлык булып кабул ителә!

менә бездә нинди авыр проблемалар бар икән бит. язырлык кешеләр дә бар, бастыручысы да үзләре.
Ләкин хет 3 кенә ел элек язылган булса файдалырак булмас иде микән?
бик тә килешәм автор фикерләре белән. муллалар турындагысы белән!

№7 (33073) / 21.01.2010 20:58:28

Бер тәкъдимем бар иде: авыл муллаларын пофлицейда әзерләргә кирәк аларны. Ике яктан дак бик яхшы була: күңелендә иманы бары дин дәресләренә өстәп хезмәт күнегүләре дә ала. Инде дин юлыннан китмим дисә дә, белгечлексез калмый.
Берәр дин әһеле фикерен беләсе иде...

№6 (33071) / 21.01.2010 20:49:22

Әфарин, Рәфикъ агай!
Барча борчулы фикерләрегез урынлы.
«Татарстан Конституциясенең, татар халкы һәм Татарстан язмышына тәэсир итә алырлык законнарыбызның үтәлеше җәһәтеннән министрлыклар һәм дәүләт комитетлары, район һәм шәһәр мәгариф бүлекләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Казан «Горпечате» кебек оешмаларның эшчәнлеген тикшереп чыгу зарур дип беләм...» Кем тикшерә инде аларны? Бармы бездә вәкаләтле орган? Мәктәпләрне болай да һәртөрле тикшерүләр белән гел йөдәтеп торалар. Анда тикшерү өстенә тикшерү – экология, янгын куркынычсызлыгы, h.б...Укытучылар еш зарлана. Ә менә татарча китаплар турында аерым сөйләшү зарур. Район үзәкләрендәге китап кибетләре юкка чыкты. Шау-шу тудырган Нурулла Гариф китабын алдыра алмыйм, башка тарихи китаплар да районнарга барып җитми-укучысына ирешми! Ата-аналар да зарлана. Китап кибетләре бетерелүгә борчылучы күп.
Яшь муллаларга килгәндә, аларның шәһәрдә өелеп ятуына гаҗәпләнәсе юк. Авылларда кем акча түли аларга, хезмәтләре өчен? Бездә халык элеккегеләр кебек мулла гаиләсен тулысы белән үз җилкәсендә асрарга әзер түгел. Мулла үз гаиләсен кайгырту өчен кайдадыр эшләргә дә тиеш,
халыкка хезмәт күрсәтергә дә…Мәсьәләне уңай чишеп була шул чакта-кайчан җыен җыеп,
муллага һәм гаиләсенә мәшәкатьсез яшәр өчен җитәрлек сәдака, аның төрләрен, тапшыру вакытын, күләмен билгеләп, халык шуңа риза булса, ул мулла чын күңеленнән халыкка хезмәт итә башлар, минемчә.


№5 (33063) / 21.01.2010 19:39:10

Кара әле, бу Ил дигәннәре ошый башлады бит әле миңа, к чему бы это...Ан...ны диясе килгән иде, күләмен күргәч, алай әйтергә ярамый, шуңа әстәгем дип кенә әйтәм....әллә ШУШЫ КАДӘР политический (шундыйга ошаган) әйберне дә укыганнар инде...

№4 (33059) / 21.01.2010 19:04:18

ИЛ.
Монда күп сүзлелек урынлы дип уйлыйм.Бу язучыга гонорар да җәль түгел.Исем фамилияләреен әйтеп язган мәшһүр татарларыбызның.

Рәфикъ әфәнде язганнар дөрес бит.

Мончадан соң,чәемне эчмәенчә укып чыктым.Чын татарларыбыз аңларлар дип уйлыйм.

№3 (33056) / 21.01.2010 17:46:17

доҗили..
әйдәгез, курыкмыйча мәкалә бастырганнары өчен мидәл бирик редакторларга! үз креслоң өчен курыкмау-нинди зур батырлык!

иманым камил-шамил-наил, ул мәкаләне бастырганчы, редактор күпме "чистарткандыр"!

№2 (33052) / 21.01.2010 17:28:56

хммм..
гонорар от объёма же, да?
күпсүзлек аңлашыла.

№1 (33046) / 21.01.2010 17:10:37

шэп мэкалэ хэм шигыре дэ йорэккэ утеп кергеч.
бик дорес!
рэхмэт!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar