поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.10.2017 Җәмгыять

Шул көннән беркайчан да кыска итәк киеп чыкмый башладым

Гаепләмә, гаепсез булырсың...Уйлап карасаң, күпме гайбәт бу дөньяда, күпме икейөзлелек! Тирә-якка күз салсаң, һәр оешманың хезмәт коллективында диярлек алдыңда елмаеп, артыңда синең хакта гайбәт сатучылар бар. Булган һәм булачак... Бар күзеңә карап турыга әйтүчеләр дә. Андыйлар, минемчә, күбрәк ихтирамга лаек.

И, гаепләргә яратабыз да соң инде башкаларны! Кемдер килешмәгәнчә киенә, кемдер мактанчык, кемдер әллә ничә тапкыр кияүгә чыккан...
 
Кечене кече итә бел
Өлкәннәрнең яшьләрне гаепләве аерым бер тема. Әлбәттә, лаеклы өлкәннәрдән үрнәк алырга, алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Олы кешенең яшь кешегә төпле киңәшләрен бирүе дә — матур күренеш. Ләкин киңәш бирү белән гаепләү икесе ике нәрсә... Гомеремдә бөтенләй эш рәте белмәгән яшьләрне төпле киңәшләре белән эшкә өйрәтеп җибәрү­челәрне дә, киресенчә, өмет­ле генә күренгән яшь кешене дә “батырырга”, үстермәскә тырышып, эштән күңелен кайтарганнарны да күрергә туры килде...
 
Беркөнне автобуста килә­без. Пик сәгате. Автобуста кеше шыгрым тулы. Утырып баручы яшь егет янында 50 яшьләрне узган апа басып тора. Тулы гына гәүдәле бу апага, әлбәттә, кысыла-кысыла басып баруы авыр булгандыр. Ул бер-ике минут баргач та янындагы егеткә “ташланды”. Имеш, менә бүгенге яшьләр өлкәннәргә нинди ихтирамсыз! Әллә нинди ямьсез сүзләр яудырып ташлады. Егет дәшмичә генә торды да чалбар балагының берсен күтәреп күрсәтте. Аның бер аягы протез иде... Шуннан соң егет башкача утырмады, ишеккә таба юнәлде. Белмим, кирәкле тукталышы булгандырмы, әллә күңеле рәнҗеп төшеп китте­ме... Ләкин барыбызның да күңелендә ниндидер уңай­сызлык калды. Бәлки теге апаныкында да...
 
Әйе, яшьләрнең ниндие генә юк бүген. Аеруча тышкы кыяфәте белән аерылып тора алар. Ертык джинсы, кыска итәк, колагын берничә урыннан тиштергән, татулы тән... Өл­кәннәргә тәнкыйтьләргә җирлек күп. Ләкин тәнкыйть­ләргә, ямьсез итеп гаепләргә ашыкканчы, һәркайсыбыз үзенең яшьлеген исенә тө­шер­сен иде. (Табигатьнең йогынтысын да онытмаска кирәк, билгеле бер яшьтә гормоннар “котырынып” ала бит...) Һәр заманның үз модасы, үз җырлары, үз юнәлешләре була. Безнең яшьлектәге кайбер кыланышлар да ул вакыттагы өлкән­нәргә ошамагандыр бит.
 
Мәсәлән, үземнең яшьлек­тән бер мисал китерәсе килә. Мини-итәкләр модага кергән чак. Мин аларга аеруча “гашыйк булдым”. Өченче курста укыгандамы, базардан бер кызыл кыска итәк сатып алу бәхетенә ирештем. И, килешү­ләре инде аның үземә! Коңгырт төсле оеклар белән киеп җибәрәм дә, үземә үзем сокланып, көзге янында бөтере­ләм. Ошаган әйберне саласы да килми бит, еш кына шул итәктә йөрим. Беркөн хәтта авылга кайтырга да шулай киенеп чыктым. Күңелдә яшьлек дәрте, чырык-чырык көлешә-көлешә “попутка” тотабыз. Курсташ кызым Чакмагышка кайта, миңа Кушнаренкога җитәр-җитмәстән төшеп калырга кирәк. Безнең янга бик матур кара төстәге, чит ил маркалы машина килеп тә туктады. Аны-моны уйламый, ике егет янына кереп тә утырдык.
 
Бераз баргач, рульдәгесе сыра шешәсе чыгарып, эчеп җибәрде һәм безгә борылып: “Нигә, кызлар, курыктыгыз?” – дип елмайды. Аңа кушылып икенчесе дә кычкырып көлеп җибәрде. Машина, бернинди юл билгеләренә карамыйча коточкыч тизлектә “оча”, хәтта юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары яныннан да выжлап кына узып китә. Безнең кот очты, әлбәттә, боларның бернәрсәдән дә курыкмаучы “алтын яшьләр” икәнен аң­ладык. Бервакыт машина трассадан борылып, читкә кереп китте. Мин түзә алмый, мышкылдый башладым, дус кызым да кушылды. “Егетләр, кая киттегез, безне төшереп кенә калдырыгыз инде, зин­һар!” – дип ялынабыз. “Мондый итәкләр киеп, нигә безгә утырдыгыз соң?” – дип елмаеша егетләр. Дустымның итәге, әлбәттә, кызыл түгел, ләкин озынлыгы чамалы. “Юк, сез безне аңламагансыз, без бит студентлар, авылга кайтып барабыз, сессиягә әзер­ләнеп йөрибез, менә китаплар!” – дип, бер-беребезне бүлә-бүлә акланырга, пакеттагы китапларны күрсәтергә тотындык. “Ооо! Без “ботаник”ларны утырткан­бызме­ни?!” – дип көлә генә тегеләр.
 
Юк, беркем дә тимәде безгә. Бу шаян егетләр бары тик Первушино авылына кереп, танышларын гына алып чыкты да, бездән бер тиен дә акча алмыйча, кирәкле җирдә төшереп калдырды. Ләкин шул көннән башлап мин беркайчан да кыска итәк киеп юлга чыкмый башладым...
Нәрсә диясе килә соң? Яшьләрне гаепләргә ашыкмагыз, һәрнәрсәне үз урынына утырта торган, акылга өйрәтә торган тормыш үзе бар бит ул... Ямьсез сүзләр кычкыра башлар алдыннан да, бәлки, уйлап, ипләп, төпле генә сөйләшеп карарга кирәктер?..

Күңел күзең күрсен
Килен һәм каенана мөнә­сәбәтләрендәге низаглар, бер-берсен гаепләүләр һәр­вакыт булган һәм булачак. Кайда кемнең хаклы икәнен дә аңламассың. Кадерләп үстер­гән улының бәхете өчен көрәшүче ана хаклымы, әллә инде яңа тормыш башлаучы, усал каенанага эләккән яшь кызны кызганыргамы? Бел­мәссең. Бер таныш апа менә болай сөйләгән иде:
 
“Улымны берүзем үстер­дем. Әлбәттә, бердәнбер юанычымны җанымны аямый яраттым. Җитте ул көн, улым студент чагында үлеп гашыйк булды һәм, өйләнергә ният­ләп, йөргән кызын минем белән таныштырырга алып кайтты. Йөрәгемә чак кына инфаркт булмый калды! Ябык кына, төссез генә, коры сөяктән торган бер нәрсә. Ә бите! Бите тулы сыткы... Өстәвенә, күзлекле. Шулай да күзлек артында күкчә­чәктәй матур зәңгәр күзләре күренеп калды, әлбәттә, тик ул барыбер минем сөлек кебек улыма тиңме соң! Ә улымның күзләрен күрсәгез! Ялкынланып яна, шатлыктан очкыннар чәчә! Сихер­ләгәндер бу минем улымны, дип уйладым. Ничек итсәм иттем, улымны бу төссез нәрсәгә өйләндер­мәдем. Әлбәттә, балам моны авыр кичерде. Озак кына берсенә дә карамады. Бик соңлап, яше утызны узгач кына бергә эшләгән бер кызга өйләнде. Бите шоп-шома, чибәр, буй-сыны сүз тидерерлек түгел. Ләкин улымның күзләрендә теге вакыттагы шатлык очкыннарын мин башка беркайчан да күрмәдем... Әйбәт яши дә алмады алар... Балалары да булмады...
 
Ә беркөнне паркта мин таныш күзләрне күреп, туктап калдым. Әйе, теге вакыттагы сыткылы биттәге, күзлек артыннан караган матур күзләр иде ул! Ике баласын җи­тәкләп, көлә-көлә килгән яшь хатын да мине таныды, туктады, сөйләшеп тә торды бераз. Әни булу бик килешкән үзенә, матур гына тулыланып киткән, битендә бер сыткысы да калмаган, күзлеге дә юк. Бәлки, линзалар кигәндер. Ачык зәңгәр күзләреннән мөлаемлык бөркелә. Берничә ел элек кенә тормышка чыккан, бер-бер артлы ике малай алып кайткан икән. Үзе шундый ягымлы, ихтирамлы сөйләшә минем белән. Югый­сә, миңа үпкәле, ачулы булырга тиештер бит! Улымны нинди яхшы кыз белән кавыштырмавымны аңладым. Тупырдап торган балаларына карап, бу бит минем оныкларым булырга мөмкин иде, дип уйладым. Улымның күңел күзе минекеннән үткеррәк бул­ган икән дә бит...”

Кем маймыл да, кем кеше?
Бер елны ял итәргә баргач, бер шәһәрдә экскурсиядә йөрибез. Экскурсовод безгә искиткеч матур йортларны күрсәтеп сөйли: менә монда миллиардерлар яши... Ул йорт­ларның гүзәллеген күрсә­гез! Әллә нинди сыннар белән эшләнгән, хан сарайларыннан ким түгел! “Чынлап та монда кешеләр яшиме?” – дип сорап куйды беребез. “Соң, маймыллар түгел инде!” – дип көлде безне шәһәр буйлап йөртүче. Кемнәрдер шатланып эләк­тереп алды: “Маймыл инде алар, нәкъ үзләре...” Ә уйлап карасаң, бу сүзләрдә гап-гади көнләшү ята бит. Шул кешеләрнең үзләре дә бик теләп шундый “маймыл”га әйләнер иде дә бит, тик, кулларыннан килми. Гаиләңә, үзеңә, якыннарыңа бай, җитеш тормыш тәэмин итә белү үзе бер сәләт бит ул. Барысы да моңа намуссыз юл белән генә ирешә димәгән бит. Әлбәттә, төрлесе бар, бәлки, намуссызлары күбрәк­тер дә, ләкин кешене белми торып, маймыл белән тиңләү дөресме?
 
Бездә, гомумән, акчалы, баерак, байлык туплый башлаган кешеләрне гаепләү көчле. Ә бит һәрнәрсәнең берничә ягы бар. Мәсәлән, бер елны кемнәндер бүләккә йөз мең сум акча алып тотыл­ган бер җитәкчене, и, гаеп­ләделәр дә инде! Ә бит, уйлап карасаң, ул аны талап та, сорап та алмаган, кемдер кыстый-кыстый үзе биргән дә, үзе тоттырган. Ә кемдер миллиардлар урлап, рәхәттә яши... Кемдер урам уртасында кеше талап та, иректә йөри...
 
“Не суди, да не судим будешь” дигән әйтем бар. Татарчага әйләндереп, гаеп­ләмә, гаепсез булырсың, диясе килә. Беркемнең дә күңеле тоташ актан яисә карадан гына тормыйдыр... Кемнедер гаепләр алдыннан үзебезне уйлап, үзебезнең кара тапларны бетерә башларга кирәктер, бәлки...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»