|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2017 Фаҗига
Зәй районындагы юл фаҗигасендә ничә кеше һәлак булуы билгеле (ВИДЕО)Ике йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакатендә «Лада» йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» хәбәр итүенчә, 11 нче модельле «Лада» йөртүчесе икенче дәрәҗәдәге юлдан чыкканда, юл бирмичә «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң «КАМАЗ» каршы як полосага чыга һәм «МАЗ» йөк машинасына бәрелгән. Аннан «Лада»ның өстенә зур металл торбалар төшә. Җиңел машина йөртүче һәм пассажиры урында ук һәлак була. Алар өлкән яшьтәге ир белән хатын булган.
"МАЗ" машинасының 38 яшьлек йөртүчесе Зәй районы үзәк хастаханәдә, аның хәле авыр, дип бәяләнә. Шул ук хастаханәгә төрле тән җәрәхәтләре алган "КАМАЗ" машинасының 21 яшьлек йөртүчесе дә китерелгән.
--- |
Иң күп укылган
|