поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.10.2017 Шоу-бизнес

Габделфәт Сафин: «Теш сызлау мине гармунлы итте»

Габделфәт Сафинны эксклюзив җырчы дип атасам, ялгыш булмас. Аның стилен алыйкмы, репертуарынмы, концерт программасынмы, җырлау манерасынмы – аны берсе дә кабатлый алмый. Меңләгән хатын-кызның йөрәген әсир иткән җырчы кичә матур юбилеен – 55 яшен билгеләп үтте. Шул уңайдан Татарстан халык артистының төрле елларда бирелгән интервьюларыннан өзекләрне тәкъдим итәбез.

“Кечкенә чагымдагы кушамат - Әпәт. Бу, күрәсең, исеменең соңгы иҗеген алып, аны җайлаштырып әйтү булгандыр. Күпләр мине шулай дип йөртә иде”.
 
“Дүртенече сыйныфта укыганда тешем авыртып бик озак газап чиккәннән соң, әнием миңа: “Теш табибына барсаң, гармун алып бирәм,” - диде. Барырга бик курыккан булсам да, гармунсыз калуны олы югалту итеп тойдым. Табибка бардык, аннан чыгып туп-туры кибеткә киттек. Әни сүзендә торды, гармун алып бирде. Тиз арада уйнарга да өйрәндем: әни җырлый, ә мин аңа ияреп уйнап китә идем. Ике-өч елдан авылда бер мәҗелес тә минсез үтми иде. Шулай итеп, теш сызлау мине гармунлы итте һәм ул гармуным бүгенгесе көндә дә иң кадерле җәүһәрдәй өй түрендә саклана”.
 
“Минем остазым – әтием. Быел аңа 95 яшь тулды. Авылда берүзе яши. Ярдәмчесе бар, ул күрше авылда тора. Әмма ул апаны бик сирәк, кирәк вакытта гына чакыра. Үз-үзен карый: ашарга да пешерә, йортны да пөхтә тота. Иң яраткан шөгыле – кроссвордлар чишү һәм спорт яңалыклары белән кызыксыну. Бөтен спортчыларны, барлык җырчыларны белә. Гомумән, зиһене шәп. Күз тимәсен. Сугышта булган, пленга төшкән, аннан качып, безнекеләргә барып кушылган, Берлинга кадәр барып җиткән... Ә кайткач, репрессия корбаны булган. 6 ел гомерен ябылуда уздырган. Аннан да исән-имин чыга, рухы сынмый.
 
 
Туган йортка мин нәкъ шул көчле рух янына кайтам. Аның белән сөйләшеп утыру – ул акыл туплау, зиһенне киңәйтү, нәрсәгә дә булса өйрәнү.
 
Әтинең биографиясенә күз салсаң, әллә ничә серияле кино төшереп булыр иде. Китап язам дисәң, ул фәлән томлы һәм бик калын булыр иде. Аның көченә, ныклыгына шаккатырлык. Ходай аны сәламәтлектән генә аермасын. Безне сөендереп, күп еллар яшәсен дә яшәсен!”
 
 
“15-20 ел элек Уфага гастрольгә барырга җыенам. Кышкы салкыннарга иртәрәк булса да, аяк җылыда булсын дип җылы ботинка кияргә уйладым. Иртәгәсен, ерак сәфәргә кызгалыр алдыннан “темнушка”га үрелсәм, ботинкамның җылылыгын көя ашап бетергән.
 
Көяне болай да яратмый идем. Бу юлы бигрәк ачу килде. Бүтән ботинка юк. Сатып алырга вакыт калмады. Киттем чаңгы ботинкасын киеп Уфага.
 
 
Барганда туңмадым. Аякта шәп йон носки, затлы чаңгы ботинкасы. Әйбәт кенә барып җиттек, кунакханәгә урнаштык. Кайберәүләр үземнән түгел, аягымнан күзен алмады. Уфада концерт заллары күп, алар шәһәр буйлап урнашкан. Шуңа күрә концертлар атна-ун көнгә сузылды. Бик тырышып җырлап, соңгы көнне тавыш калмады.
 
Концерттан соң төнге 12дә мине Башкортстанның данлыклы тавыш докторына алып киттеләр. “Доктор, менә Татарстанның атказанган артисты, Уфа халкына җырлап тавышы бетте”, - диләр концертны оештыручылар. Профессор бер миңа, бер аягыма карады да: “Тавышыгызга салкын тигән, ә үзегез чаңгыда йөрисез”, - диде. Хәлне аңлатып бирергә туры килде. Шуннан бирле  чаңгы ботинкасын чаңгы шуганда гына киям”.
 
Габделфәт Сафинның тормыш иптәше – Рузилә:
 
“Мин районда эшләгән елларда, “Сорнай” ансамбле белән Габделфәт Сафин концерт куярга килгән иде. Концерттан соң бер-ике көн үткәч, махсус мине күрергә дип, Габделфәт кабат безнең якларга килде. Мәдәният йортында методист булып эшли идем. Артистларны яныма гомумән, якын җибәрмим, җаным сөйми иде. Шуңа карамастан Габделфәт белән сөйләшеп киттек, төне буе Кама буенда йөрдек. Эшемә карата кызыксыну уятуы, яхшы әңгәмәдәш булуы аны йөрәгемә якын итте. Дуслашып китүебезгә Габделфәтнең төзелеш институтын тәмамлавы да уңай тәэсир итте. Тиз арада туй ясап, өйләнешеп тә куйдык.
 
 
Габделфәтне очратканчы, минем таләпләремә туры килгән кешене таба алмам дип борчыла идем, беркем дә ошамады. Язмышымда ул пәйда булып, дөньямдагы бар бушлыкны тутырды да куйды. Мин эш яратам, минем өчен беренче урында – Габделфәт, аның эше. Аннан гына балалар. Чөнки ир-ат уңышлы булса, аның кәефе дә яхшы, димәк, гаиләдә иминлек һәм балалар да шат.
 
Сүзгә килешкәнебез юк дип әйтсәм, кеше ышанмас. Үпкәләшеп, сөйләшмәгән чаклар була торган иде. Аллага шөкер, андый бер-береңне аңламаган очраклар һәрвакыт тиз хәл ителде”.

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 11.10.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»