|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2017 Фаҗига
Татарстанда юл һәлакәтендә 3 айлык сабый үлгән (ФОТО)Баулы районында юл һәлакәтендә 3 айлык сабый һәлак була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына кичә 20.41 сәгатьтә Мәскәү-Чиләбе трассасының 1257 километрында йөк машинасы белән җиңел машинаның бәрелешүе турында хәбәр итәләр.
Һәлакәт булган урынга янгын сүндерүчеләр, ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре килә, дип яза Татар-информ.
20 тонна "КАМАЗ" машинасына бәрәңге төялгән була.
Янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләргә машинадан чыгарга ярдәм итә һәм аларны медицина хезмәткәрләренә тапшыра. 3 айлык сабый юл һәлакәтеннән алынган җәрәхәтләр аркасында шунда ук үлә.
--- |
Иң күп укылган
|