|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2010 Мәдәният
ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ БАЛАЧАК"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе "Җырлы-моңлы балачак” телевизион фестивалендә катнашырга чакыра. Фестиваль "Татар моңы – 2010" Халыкара конкурсы кысаларында үткәрелә. Сабыегыз татар җырларын җырларга яратамы? Алай икән катнашырга ашыга күрегез!
4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр сәләтле башкаручыларны көтәләр.
Фестивальнең номинацияләре: – соло җырлау; – вокаль ансамбльләр; – вокаль-инструменталь ансамбльләр; – гаилә ансамбльләре.
Их яхшылар гала-концертта катнашачак, ә музыкаль чыгышлар "Яшь ТНВ" телеканалында күрсәтеләчәк!
Сезнең гаризаларны 2010 елның 15нче февраленә кадәр (843) 570-50-76 телефоны буенча көтәбез.
Безнең адрес: 420015 Россия, Татарстан республикасы, Казан шәһ., Максим Горький ур., 15 йорт, "Җырлы-моңлы балачак" телефестиваленә.
E-mail: deti@tnv.ru
|
Иң күп укылган
|