поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.10.2017 Җәмгыять

Шашкачылар ярышты

Агымдагы елның язында Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре Зәки Велемеев инициативасы белән Кызыл Октябрь районында шашка-шахмат федерациясе оешты. Ә аның җитәкчесе итеп милли районның хисап комиссиясе рәисе Таһир Юсипов сайланды.

Үткән атна ахырында мәгариф, спорт һәм яшьләр эше буенча район комитетының спорт секторы шушы федерация белән берлектә өлкәннәр арасында шашкалар буенча район чемпионаты оештырды. Үзләренең бу спорт төрендә сәләтләрен күрсәтергә 16 шашкачы килгән иде.
- Иң беренчедән, миңа ышаныч белдереп, шашка һәм шахмат федерациясенә җитәкче итеп сайлавыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә.
Ышанычыгызны аклап, бу уеннарны районда киң җәелдерүгә бар көчемне куячакмын. Бүгенге ярышлар район күләмендә генә булса, киләсе елның язында күрше район командаларын чакырып, районара чемпионат оештыру планы бар. Күршедәге Сечен районында Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә ел саен шахмат турнирлары үткәрелеп килсә, без үзебезнең шәхесебез, оста шашкачы Шәмил Мөхетдиновның якты истәлегенә шашка турнирын гамәлгә куярга уйлыйбыз, - диде Таһир Рәшитович.
 
 
Судьялыкны алып бару районның спорт секторы белгече Марат Ибраһимовка йөкләнде, ә секретарь вазифасын Шәмил Османов башкарды. Марат әфәнде шашкачыларны уен кагыйдәләре белән таныштырды һәм 7 турдан торган ярыш башланды. Вакытында район финанс идарәсен җитәкләгән, хәзер лаеклы ялда булган Зиннур ага Аляутдинов бигрәк мавыгып уйнады. - Мин бирегә даими рәвештә шашка уйнарга йөрим, бүгенге чемпионатта Уразавылдан, Яндавишчадан, Куйсуыннан һәм Рбишчадан вәкилләр булганга, Уразавылда яшәсәм дә, туып- үскән Пашат авылы данын якларга булдым.
 
Таһир әфәнде йөзендә федерациягә, грек-рим көрәше буенча спорт мастеры Хайдәр Әндәрҗанов җитәкчелегендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе исеменә шушы ярышларны оештырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу уен бер яктан хәтерне яхшырту өчен файдалы булса, икенче яктан күптәнге таныш-белешләрне очратып аралашу мөмкинлеге бирә, - ди Зиннур Билялович.
 
Уенчылар берничә сәгать дәвамында тырышып ярыштылар, әмма бәхет районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рафек әфәнде Колясовка елмайды, ә Куйсуының оста шашкачылары Рафаэль Шәрәфетдинов белән Әнвәр Исхаков икенче белән өченче урыннарны бүлештеләр. Оештыручылар аларны медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләделәр. 
 
Ришат РАМАЗАНОВ. Автор фотолары.

---
Туган як
№ --- | 11.10.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»