поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.01.2010 Җәмгыять

ҖӘҺӘННӘМ БАЛАЛАРЫ

Һәрберебезнең башкалардан аерылып торган адәми затлар белән очрашканы яисә аларны телевизор экраныннан күргәне бардыр. Кемдер безнең игътибарны башындагы кикрикле прическасы белән җәлеп итә. Кайсылары металлга “төренгән” булулары белән үзенә карата. Өченчеләре карага буялган йөзе, кием-салымы белән күз карашын үзенә тарта. Кара куртка киеп, яныбыздан “тимер айгырлар”да элдерүче рокерларга да без битараф түгел. Болар – неформаллар. Соңгы елларда бу төркемгә кушылучы яшьләрнең артуы күзәтелә. Неформаллар арасында эчүчелек, венерик авырулар, наркомания, СПИД чәчәк ата... Шуңа күрә алар хакында барыбызга да белеп тору зарури. Мәгълүматлы кеше – көчле кеше, мәгълүматлы, димәк, кораллы...

– Без - җәһәннәм балалары...

Безгә кояш кирәкми!

Күз яшьләрен эчәбез –

Көләбез!

Сезгә бездән бүләк – безнең көлү –

Тәмугтан!

 

Үзем дә сизмәстән аякларым җыр яңгыраган якка атлады. Кремль урамы тыкрыкларының берсендә кичке эңгер-меңгер куенына сыенып, гитара кылларына кушылып җыр сузучы бер төркем яшьләр янына илтте мине алар. Яннарында пәйда булуыма берсенең дә әллә ни исе китмәде. Шулай да кул биреп, чиратлап исәнләшә башладылар. Төлке, Кобра, Бет... Я Ходам, монда бар да кушаматлы! Мин дә тиз генә үземә ник эзләп табып, Дельфинага әйләндем дә куйдым! Болар неформал булып чыкты. Металлистлар, панклар, зәңгәрләр, алсулар, готлар, эмо, тагын әллә кемнәр... Җырлаудан туктап торган арада сыра чөмерәләр. Шешә кулдан-кулга йөри. Эчү чираты килеп җитүгә бер кызый:

 

– Бездә венерик чир һәм сары авыруы таптылар, – дип кисәтүгә дә карамастан, төркемдәгеләрнең исе дә китмәде.

 

Чираттагы шешә төбенә төшеп тә җиттеләр. Кызлар белән якыннан сөйләшеп-танышып киттек. Света белән Ирина булып чыкты алар. Башкала югары уку йортларының берсендә икенче курста белем алалар. Кызлар күзгә-күз генә карашып торалар, кулларын да бер минутка да ычкындырмыйлар. Инна янына бер егет килеп сүз башлауга, Света:

 

– Ачуымны чыгармагыз, мин бик көнче, Инна бары тик минеке генә, – дип егетне кисәтеп куйды.

 

Имәндә икән чикләвек: кызлар алсу булып чыкты... Берзаман Инна белән Света беразга югалып торды. Тиздән якында гына кычкырышкан тавышлар ишетелде, кемдер елый ук башлады. Шул якка таба атладым. Света эт итеп Иннаны сүгә, егерме биш катлы пычрак сүзләрне коя гына, “мәхәббәт”енең ипи шүрлегенә дә берничә мәртәбә менеп төште... Неформаллар мондый хәлләргә күнеккән булса кирәк, бу тамашага игътибар итүче булмады. Бар да сыра чөмерә, тирә-якта нәрсә булганлыгы аларга кызык түгел. Ун минутлар чамасы узгач, Света Иннаны җилтерәтеп, беркем белән саубуллашмый гына кайтып та китте...

 

Бет, эт, кобра...

 

Төркемдәгеләрнең һәрберсе кушаматлы, исемнәрен бөтенләй онытканнар диярсең... Үзе хәтле гитара аскан Бет – панк. Чәчләре сугыш чукмары әтәчнең кикриге шикелле үрә каткан. Үзе салкыннан дер-дер калтырап, сырага үрелеп маташа. Кепкасын да бергә кушып исәпләсәң, буе метр ярым булыр! Өстәвенә татар малае икән. Илһамга 18 яшь, беркайда укымый да, эшләми дә. Өеннән киткән, теләсә кайда төн куну – аның өчен кызыклы гамәл.

 

– Башта өйләнәм, гаилә корам, аннары эшкә урнашам, – дип җавап кайтарды ул минем сорауларга.

 

– О, кем килә, карагыз әле, Төлке ич бу! – диюгә, төркемдәгеләргә ияреп, мин дә башымны шул якка бордым. Муеным чалыш кала дип торам: каршымда пәйда булган адәми зат әллә карачкы, әллә пәри, әллә җен дигәндәй... Көн шактый салкын булуга да карамастан, кызый җиңелчә киенгән. Куе зәңгәр төстәге капрон оегы берничә урында ап-ак җеп белән тегелгән. Ертык урыннары да шактый. Аягында скиндхедлар кия торган итекләр. Яшел итәге һәм кара кофтасындагы тап санап бетергесез. Беләкләренә, аякларына чәчәкле тасмалар ураган. Тутый кош сыман төрле төсләргә буялган чәче төрле якка тырпайган. Алар ай буе су күрмәгән диярсең! Кашларына берничә булавка кадаган. Ирене тирәсенә, борынына, иягенә алкалар аскан. Күзләрен, кашларын, кулларын кызый карага буяган. Шул рәвешле үзенең гот булуына ишарәли. Беләкләре, ботлары киселеп беткән, шуңа да кул-аякларын күпсанлы җөйләр бизи.

 

Төлкегә нибары 17 яшь. Мондагылардан күпме генә кызыксынсам да, кызның исемен искә төшерүче табылмады. Ул башкалага Чаллы шәһәреннән килгән. Казанга килүенең максаты һөнәри уку йортларының берсендә белем алу була. Тик ике ай трай тибеп йөргәннән соң, кызыйны укудан куалар. Яраткан апасы да аны өеннән чыгарып җибәрергә мәҗбүр була. Көне-төне сыра чөмереп, төннәрен йокы бирмичә акырып-бакырып ятучы кызый апасын туйдырып бетерә. Үзе шикелле бер килмешәк белән танышып, башкала тирәсендәге бистәләрнең берсендә көн күрә башлый. Төлке акча булмаганда хәер соранырга, теләсә кем белән төн уздырырга, оятсызларча акча дауларга да кыенсынмый.

 

Төлке бу юлы да читкәрәк китеп, беләген кискән булып чыкты. Тирә-якка кан чәчрәде. Кызда депрессия башланган икән. Миңа шулай дип аңлаттылар. Берәү дә аңа ярдәмгә ашыкмады. Шундый хәлләр монда гадәти күренеш икән. Шулай да бер кыз Төлкенең рюкзагын яшереп куйды. Кызый анда һәрвакыт лезвие йөртә диделәр. Лезвие таләп итеп шактый акырып-бакырып ятканнан соң, ул тынычланды. Кофтасын ертып бәйләгән яраларыннан кан агуы да туктады... Аннан берни булмагандай, яңадан сыра чөмерергә кереште ул...

 

Төркем “атаманы”на 21 яшь кенә булуга карамастан, ул инде ике баласыннан ваз кичәргә өлгергән. Сабыйлар балалар йортында тәрбияләнә. Дуслары аны Чучка танау дип йөртә. Кызның чын исеме – Ания. Симез гәүдәле, шыксыз таза, табак битле бу бәндәнең алгы тешләре бөтенләй юк. Чучка танауга биредә ешрак үз исеме белән эндәшәләр, аны тыңлыйлар, аңа буйсыналар. Чөнки ул – “блат-хата” хуҗасы, төн кунарга урыннары булмаган неформаллар төркемен сыендыручы. Танау башкала тирәсендәге бистәләрнең берсендә ике бүлмәле баракта гомер кичерә. Бирегә алар Азинодагы өч бүлмәле фатирларын алыштырып күченеп килгән. Әнисе инде пенсиядә. Ул да кызыннан калышмый: тарта, эчә, сүгенә...

 

Төркем кайнап, гөжләп тора: кемдер килә, кемдер китә... Әнә, Фоксны шәрран ярып каршы алдылар. Сәбәбен бик тиз аңладым: ул – акчалы “мажор”. Килүгә, берничә йөзәрлекне Бет кулына тоттыруга, тегесе сыра алырга элдерде. Фокс – башкала югары уку йортларының берсендә юридик факультет студенты, әти-әнисе шәһәрдә данлыклы шәхесләр. Бераз аралашканнан соң, ул төркемдәге егетләрнең берсен – “мәхәббәтен” ияртеп, кыйммәтле машинасына утырып күздән дә югалды... Неформаллар арасында башка шәһәр вәкилләре шактый. Безелдәвек, мәсәлән, Тамбовтан. Кышкы сессия вакытында эмо вәкилләре белән танышып, шуларга ияреп йөреп, туган йорты хакында бөтенләй оныткан. Ыспай, чибәр, озын буйлы бу егетне монда үз итәләр. Ул биредә мәхәббәтен дә тапкан. Мажор Лилия – студент кыз – аңа баш-аягы белән гашыйк. Безелдәвекне тулаем үз канаты астына алган: ашата-эчертә, юлына, фатирына түли... Әтинеке – мал түгел, үземнеке жәл түгел...

 

Төркемнең “атакае” – 25 яшьлек Аждаһа кушаматлы адәми зат та башкалага Омскидан килгән. Базык, чандыр гәүдәле, җитез, үткен, елгыр, хәйләкәр егет, чынлап та, еланга охшап тора. Кул-аяклары кискәләнеп-теткәләнеп беткән, тәнен җөй баскан. Ул – панк вәкиле. Аждаһа – төркемнең президенты. Хәлиткеч мизгелләрдә аның сүзе – соңгысы, аңа буйсыналар. Аның белән килешәләр. Әнә бүген дә “блат-хата”га барырга тиешлеләр исемлеге аның аша үтте... Кайберәүләрне ул исемлектән сызып ташлады. Мин “иләк”тән уздым – президент минем кандидатураны кире какмады.

 

Җирдәге җәһәннәм

 

Берничә төркемгә бүленеп, неформаллар “блат-хата”га юл алды. Мин дә Аждаһага иярдем. Бер сәгать чамасы узгач, автобус безне Чучка танау фатирына ирештерде. Бистәгә килеп җиткәндә йортта дистәгә якын кеше җыелган иде инде. Кемдер сыра чөмерә, кайсылары кәрт чиртә, өченчеләре тәмәке көйрәтә...

 

“Блат-хата” бер гаилә булып яши. Биредә бар да “туганлашкан”: бер-берсенә “абый, апа” дип эндәшү гадәткә кергән. Барлык табыш уртак. “Гаилә”дә нигездә кырыклап кеше исәпләнә. Тик алар гел үзгәреп, алмашынып тора. Аждаһа баш булса, Чучка танау – муен.

 

Безнең өстәл тулы сыра, аракы иде... Егермеләп кешегә закускага бер балык та кисеп “җиффәрделәр”. Бәрәңге боламыгы пешеп өлгергәч, “шайтан туе” башланды. Пластмасс стаканнарга аракыга сыра өстәп чөмерә торгач, исерештеләр.

 

Берзаман өстәлгә пипеткалар, шырпы, ниндидер пакетлар чыгарып салдылар. “Спайс” булып чыкты ул кечкенә пакеттагы үлән. Тиз генә пипеткадан трубка ясап, шуңа теге үләнне тутырдылар да көйрәтергә керештеләр. Бүлмәгә исерткеч баллы, укшыткыч ис таралды. “Спайс”тан тегеләрнең күзләре тонды, тоныкланып калды. Һәрберсенең күңеле күтәренке, бүлмә көлү-шаркылдау авазларына күмелде, бар да елмая... Кем нәрсә генә әйтмәсен – һәммәсе шаркылдап көлә...

 

Күңелем болганып ваннага керсәм, шәп-шәрә Куян Аждаһа белән “мәхәббәт” уйнап маташа.

 

...Бүлмәгә кире кергәндә, ике егет кулында пычак күреп аптырап, куркып калдым. Мине тиз генә тынычландырдылар: Кандала белән Аю туганлашмакчы икән. Янәсе, мин бик бәхетле –шундый изге ритуалга тап булганмын. Егетләрнең икесе дә беләкләрен кисеп, тирән җәрәхәт ясады. Тирә-юньгә фонтан булып кан акты... Беләкләрен терәп, каннарын бутадылар. Шул рәвешле болар “туганлашты”. Җәрәхәттәге яралардан әле шактый вакыт кан саркыды, туктата алмый интектеләр.

 

Бар да тынычлангач, “шайтан туе” дәвам итте... Тик “ягулыклары” – аракы беткәнлеге ачыкланды. Ике неформал кибеткә чыгып китте. Ярты сәгатьләп вакыт узгач, күз төпләрен “зәңгәрләтеп”, бит-кулларын канатып кире әйләнеп кайтты болар. Җирле “гопник”лар белән чәкәләшкәннәр икән. Бүлмәдә булган барлык “ир-ат” халкы “гопник”лардан үч алырга чыгып китте. Эш нәрсә белән төгәлләнер иде, билгесез... Бәхеткә, болар очрашмый калды. “Гопник”лар кибет тирәсеннән тайган булып чыкты...

 

Ике кыз бүлмә буйлап: “Секс телибез!” – дип йөри торгач, теләкләренә ирештеләр –“кладовой” дип йөртелүче караңгы, кечкенә, тәрәзәсез бүлмәгә аларны Епископ ияртеп алып кереп китте... Төн әйләнәсендә әлеге бүлмә буш тормады. Чучка танау барысын да уздырды: кызлар белән егетләрне чиратлап эшкәртте ул. Шундагы бер панк: “Чучка танау – шәп мужик!”  – дип, аны мактап куйды...

 

...“Бәйрәм” иртәнге бишкә кадәр дәвам итте. Кем кайда урын таба алды, шул рәвешле “тәмуг”тагылар йокыга түнде... Бары тик бер егет йокларга ятмады: бәдрәфтә гитара кылларын чиртте. Киенә башлагач, ул да миңа иярде.

 

...Кайтыр юлга кузгалдык. Урамда шундый якты, саф һава, тирә-юнь тып-тыныч... Урамны җирдәге җәннәткә тиңләдем!!!

 

Ә колакта гитара моңнары чыңлый:

 

Без – җәһәннәм балалары...

Безгә кояш кирәкми!

Күз яшьләрен эчәбез –

Көләбез.

Сезгә бездән бүләк – безнең көлү-

Тәмугтан!

Начар булса,

Хәл авырайса –

Сорарбыз без Ходайдан –

Кичерүне, гөнаһлардан арындыруны...


Мәдинә НУРУЛЛА
Безнең гәҗит
№ 2 | 20.01.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»