|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда зур янгын вакытында 25 кеше эвакуацияләнгән (ФОТО)Чистайда биш катлы йорт фатирларының берсендә янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Чистайда Новосельская урамының 67нче йортындагы фатирларының берсендә янгын чыгу хәбәре алынган.
Урынга 67нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полиция, газ, медицина хезмәткәрләре килеп җиткән.
Алар килгәндә, йортның 25 кешесе, шул исәптән яна тоган фатир кешеләре дә, үзләре чыккан булган. Өч минуттан ут сүндерелгән. Янгын 6 квадрат метрда булган.
Янгын чыгуның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын саксыз куллану.
--- |
Иң күп укылган
|