|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2017 Мәдәният
Рамил Вәҗиев белән Алсу Каюмова: Улыбыз 42 көнлек иде, үзебез белән гастрольгә алдыкИкең бер һөнәр иясе булганда, гаилә ныграк була. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Рамил Вәҗиев белән Алсу Каюмова әнә шундый фикердә. Өч бала үстерүче бу матур парның бәхетле булу рецепты нинди? Без бүген әнә шул хакта белештек. – Гаилә – үз кагыйдәләре, үз көе булган аерым бер дөнья. Сезнең гаиләгә ничә яшь, аның кагыйдәләре нинди?
Рамил:
– Моннан 14 ел элек гаилә кордык. Аның нигезендә хөрмәт ята. Башкача, гаилә ныклы булмас иде. Яши-яши бер-береңә шулкадәр якынаясың, аерым тормышны күз алдына да китерә алмыйсың. Ир белән хатынны бала бигрәк тә якынайта. Ул яктан да, шөкер, бай без. Кызыбыз, игез улларыбыз бар. Алсу белән театр кавыштырды. Ул укырга кергәндә мин эшли идем инде. Алсуда татар хатын-кызына хас бөтен сыйфатлар да бар. Мин аңа беренче күрүдә үк игътибар иткән идем, әмма үзем өчен аны акрынлап ачтым. Кагыйдәләргә килгәндә... Минем өчен төп кагыйдә олыны – олы, кечене кече итә белү. Балаларга да шуны сеңдерергә тырышам. Бу – һәр тәрбиянең нигезе. Әлеге нигез гаиләдә салынырга тиеш. Бала моны гаиләдә сеңдерми икән, алга таба ул әти-әнисен, бакчада – тәрбиячесен, мәктәптә укытучысын хөрмәт итмәячәк. Бала гаиләдә баш булырга тиеш түгел. Кызганыч, бүгенге заманда бала көенә бию гадәткә әверелеп китте. Тартына, ояла белми торган буын барлыкка килде. Хәзерге заманның чиредер ул, мөгаен. Бик куркыта торган нәрсә бу.
Алсу:
– Мине Рамил башкаларга охшамаган булуы белән җәлеп итте. Холкы, үз-үзен тотышы үзгә аның. Ышанычлы, тәрбияле һәм үз сүзеннән кире кайтмый торган ныклы терәк ул.
– Мөнәсәбәтләр ничек кенә нык булса да, яшәү дәверендә проблемалар булмый кала алмый. Мондый хәлләрдән ничек чыгасыз? Төп фикерне кем әйтә?
Рамил:
– Гаиләдә иң зур җаваплылык – ир өстендә. Шуңа күрә гаиләнең иминлеге өчен дә, аның һәрбер әгъзасы өчен дә ир кеше җаваплы.
Алсу:
– Әлбәттә, ир – гаиләдә баш һәм төп фикерне ул әйтә. Без икебез дә сабыр, тормышны көйле алып барырга тырышабыз. Балалар җылы мохиттә үссә хәерле. Рамилгә тулысынча ышанам, ниндидер зур карар кабул итәргә туры килсә, алай түгел, болай ул, дигәнем, аның хаклыгында шикләнгәнем булмады. Чөнки беләм, миннән күп мәртәбә әйбәтрәк эшләячәк.
– Артист – үзенчәлекле һөнәр. Аның күп өлеше юлда, бөтен гомере кеше күз уңында үтә. Бер-берегез турында сүз ишеттерсәләр, аларны ничек үткәрәсез? Арагызга көнләшү кермиме?
Рамил:
– Әгәр бер-береңә ышанасың икән, гайбәткә, төрле имеш-мимешләргә игътибар итмисең. Безнең, шөкер, көнләшү белән мөнәсәбәтләрне агулаганыбыз юк. Арада хөрмәт булганда, андый сүзләргә сәбәп бирмәскә тырышасың. Аннан соң, син кемнеңдер ире яки хатыны гына түгел, әти белән әни дә бит әле. Сабый өчен әти-әни – өлге. Алар сине кабатларга, синең кебек булырга тырыша. Димәк, матур үрнәк булырга тиешсең. Беребез дә мәңгелек түгел. Гамәлләреңне бездән соң якты хатирәләр калсын, дәвамчыларың горурланырлык булсын дигән уй белән кыласың.
Алсу:
– Икең бер һөнәр кешесе булганда, гаилә нык була. Һәрхәлдә, безнең театрда бу шулай. Бер-беребезне аңлыйбыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Кайбер театрларда, чыннан да, ике артист тыныша алмаска мөмкин, профессиональ яктан да бер-берсеннән көнләшеп, гаиләләрен җимерүчеләр очраштыргалый.
Рамилгә ышанам, ул да миңа ышана дип өметләнәм. Ышаныч булганда көнләшүгә урын калмый. Вак-төяк өчен сүзгә килеп, ышанмыйча артыннан күзәтеп йөрүләрдән Алла сакласын.
– Яшь парлардан, бу заманда бер бала да бик җитә, дигәнне еш ишетергә туры килә. Күпләр хәтта баланы карьерага киртә дип саный.
Рамил:
– Өйләнгәнче үк, балам бер генә булмас, дип уйлап йөри идем. Ходайның рәхмәте белән өчәү булды. Икенче бала алып кайтабыз дип ниятләгән идек, игезәкләр алып кайтып, дөньябыз тагын да түгәрәкләнде. Нәргизебез дә, Ирхан белән Әмирханыбыз да үз ризыклары белән дөньяга килделәр. Кызыбызга – 11, улларыбызга 8 яшь тула. Музыка мәктәбенә йөриләр, чит телләр өйрәнүгә һәвәслекләре бар.
Алсу:
– Элек, чыннан да, балам булса, артист булып ачыла алмамын, дигән сәнгать әһелләре булган. Хәзер исә яшьләр бер бала белән генә дә чикләнмиләр. Өлкәннәр аларга карап, сез шундый бәхетле, без бер бала белән генә калып бигрәк дөрес эшләмәгәнбез, диләр.
– Балаларыгызга театр дөньясы якынмы?
Рамил:
– Алар биредә үстеләр инде, шуңа “безнең театр” дип сөйләшәләр. Нәргиз нибары 42 көнлек иде, үзебез белән Уфага гастрольгә алдык. Бер яше тулыр-тулмас Чиләбе якларын иңләп кайтты. Шушында үстеләр, без сәхнәгә чыкканда, кайсы артист буш, шул тирбәтеп кала иде. Аларның нинди һөнәр сайлавы турында уйламыйм әле, иң мөһиме, кеше булып үссеннәр, кешелекле, кече күңелле булсыннар. Һәр гамәл өчен җавап бирергә туры киләчәген аңласыннар иде. Якыннарыңа кыенлык китермәскә, соңга калмаска, борчымаска, кешегә салынмаска икәнлекне сеңдерәләр кебек.
Алсу:
– Кайчак, сәхнәгә килеп чыкмасыннар дип, гримеркада бикләп калдырган чаклар да бар иде. Шунда гына торып торыгыз, хәзер уйнап киләм дигәч, аңламыйлар иде. Ничек инде әниләре аларны калдырып уйнап йөри ала? Тора-бара әти-әнисенең уеннарын аңлый, кабул итә башладылар. Әле беркөн улым, сезнең театрда уйнавыгыз шундый мактангыч, ди. Үзенчә яңа сүз уйлап чыгарган. Чын кеше булсыннар берүк.
Театрны яратып безнең һөнәрне сайласалар да, каршы килмәс идем. Әлбәттә, акчалы эш түгел. Әмма яратып эшли торган эш. Аның үз авырлыклары бар инде. Читтән генә бөтен ягы матур, бар да бәйрәмчә кебек. Бәйрәм хисен халыкка җиткерер өчен кайчак авыруыңны, күңел төшенкелеген җиңүеңне үзең генә беләсең. Һөнәр – кайсын гына сайлама, вакытлыча күренеш ул. Гаилә генә синең белән ахыргача. Шуңа күрә мин – беренче чиратта әни, аннан артист. Хәтта ролем булмаса да, уфтанырга, зарланырга вакытым юк, балаларым белән мәш киләм. Яшәү шуның белән ямьле дә инде.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|