поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.10.2017 Мәдәният

Венера Ганиева: "Кечкенә чагымда ямьсез идем, хәзер матур”

Кичә, 7 октябрь көнне, Ак барс яшьләр үзәгенең концерт залында “Керәшенчә винегрет” исемле концерт узды. “Керәшенчә винегрет” рецептын оештыручылар әлеге чараны тамашачыларга икенче тапкыр тәкъдим итте.

Татар-информ” билгеләп үтүенчә, узган елгы концерт 8 мартка туры килү сәбәпле, анда бары тик ир-атлар гына катнашкан иде. Быел исә хатын-кызлар да катнашты һәм “винегрет”ның бу рецепты тамашачыга ошаган булса кирәк.
 
Концертта кем артыннан кем чыгыш ясаячагын тамашачы үзе белергә тиеш иде. Аларга җырчының иң яраткан ризыгы һәм эчемлеге тәкъдим ителде. Күпчелек җырчы мантый һәм кара чәй ярата икән, шуңа оештыручылар тамашачыга яраткан җырчысын танырга тагын бер ярдәм – балачактагы фотоларын әзерләгән.
 
Күпчелеге яраткан ризыгы итеп мантый, пилмән сайлаганда, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева яраткан ризыгын тиз генә әйтә алмаган.  Венера Ганиева “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе пешергән барлык ризыкларны да яратуын әйтте.

“Мине концертка чакырсалар, рәхәтләнеп ризалашам. Безгә тамашачыны күрү үзенә күрә бер шатлык. Мин ике халык баласы. Минем әти - татар, ә әни - керәшен. Шуңа минем бәйрәмнәрем, концертларым бик күп. Мин кечкенәдән керәшен бәйрәмнәрендә үскән бала. Кан-кардәшләр белән очрашканда, “арулармы сез” дип әйтәсем килә. Монда гел ризыклар турында сөйләшәләр. Мин үзем пешергән камыр ризыкларын яратам. Миңа әни барысын да өйрәтеп калдырды. Оештыручылар балачак фотоларын да сорады. Әле менә тормыш иптәшем нинди фотоны биргәнен үзем дә белмим. Мин кечкенә чагымда ямьсез идем, ә хәзер матур”, - дип сөйләде Венера Ганиева.
 
Концертта Виталий Агапов, Венера Ганиева, Галина Казанцева, Валерий Шрыков, Олег Фазылҗанов, Алина Прокофьева, Елена Григорьева һәм яшь җырчы Иван Пугачев катнашты. Танылган биюче Григорий Сергеев белән “Мирас” ансамбленнән дәртле биюләр, Яр Чаллы шәһәреннән “Бәләкәй дәдәйләр” инструменталь ансамбле дә концертны җанландырып торды. Концертны "Керәшен чибәре-2016" җиңүчесе Татьяна Ефремова башлап җибәрде. Шулай ук концерт барышында яшь җырчылар Марина Карпова белән Алина Давыдованың “Керәшен кызлары” җырына төшерелгән клипның да презентациясе булды.

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»