поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.10.2017 Җәмгыять

Без – россиялеләр!

Өлкәбездә V “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале башланып китте. Быел аның темасы “Минем Россия” дип атала һәм отчет концертлары иң шәп сәхнәләрдә – Самара һәм Тольятти филармонияләрендә, Самара опера һәм балет театрында, Тольятти Мәдәният һәм иҗат сараенда узачак.

Фестивальне үткән елда  “Шәһәр округы” номина¬ция¬сендә Гран-при бүләгенә ия булган Чапаевск үзешчәннәре “Яшь Россия” программасы белән ачып җибәрде. Бу көнне Самара филармониясе сәхнәсендә Кызыл Яр һәм Шенталы рай¬оны артистлары да чыгыш ясадылар. Соңгыларының “Без - россиялеләр” программасына жюри әгъзалары һәм тамашачылар тарафыннан аеруча югары бәя бирелде. 
Чынлап та, шенталылылар бу көнне халыкны “кыздырдылар”. Җыр-бию, моң аша алар үз районнарында яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәнияте, иҗаты байлыгын күрсәтә алдылар.  Рус, татар, мордва, чуваш һәм башка милләт вәкилләре үзләренең чыгышларында танылган якташлары хакында сөйләп, илебезнең спорт, фән һәм мәдәният, космонавтика һәм башка тармакларның үсешенә керткән өлешләре турында бәян иттеләр. 
 
Программаны Татьяна Маркелова “Красно солнышко” җырын акапелла башкаруы белән башлап җибәрде. Ан¬нан, якты колейдоскопны хәтер¬ләтеп, сәләтле артистлар сәхнәдә бер-берсен алыштырып кына торды: Регина Галимова җитәкчелегендәге “Вдохновение” бию ансамбленең “Зәңгәр күлләргә карыйм” дип аталган композициясеннән соң  “Мин Россия өстеннән очам” җыры яңгырый башлады. Ә бу вакытта сәхнәдә зур экраннан илебезнең кабатланмас матур табигать почмаклары сурәтләре күрсәтелеп торды. Иксез-чиксез урманнар, гажәеп тыюлыклар, тирән елгалар hәм күлләргә карап, тамашачылар Россиянең ни кадәр киң һәм матур  булуына сокланып утырдылар. 
 
Ә тамаша дәвам итте. Чытырлы авылыннан - “Хунав”, Баландаеводан “Асамат” чуваш ансамбльләре тамашачыларны милли җырлары белән сәламләсә, Багана авылы Мә¬дәният йортының - “Чилисема”, Иске Шенталыдан “Пейделька” җыелма ансамбльләре бергәләп “Яшел болында” дип аталган мордва халык җырын башкардылар. Аннан сәхнәдә татар көйләре яң¬гырап, уен-көлке, күңел ачулар башланып китте. Денис авылының “Чулпан” татар ансамбле  үзешчәннәре “Вдохновение” коллективы белән бергәләшеп тамашачыларга татар халкының иң күркәм бәй¬рәмнәренең берсе - Сабан туе күренешен тәкъдим иттеләр. 
 
Шенталы районының чыгышы солистка Ирина Храмова һәм район үзешчәннәре хоры (барлыгы 108 кеше) башкаруындагы “Дай Бог мира и счастья России” җыры белән тәмамланды. Ватаныбызга, туган җиребезгә һәм анда яшәү¬че халыкларга мәхәббәт хисе белән сугарылган җырның сүзләре һәркемнең күңеленә үтеп кереп, тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да битараф калдырмады. Җыр тәмамлануга алар аягүрә басып, артистларны алкышларга күмделәр, “Афәрин!” – дип кычкырулар да тиз генә басылмады. 
 
Гадәттәгечә, татарлар күп¬ләп яшәгән Камышлы районы үзешчәннәре дә фес¬тивальдә катнашачак, һәм быел алар “Син яшә, минем Россиям” дип аталган программа әзерләгәннәр. Камыш¬лылыларның отчет концертлары 14 октябрьдә (башлана 13.30 сәгатьтә) Самара филармония сәхнәсендә узачак. 
 
Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

---
Бердәмлек
№ --- | 08.10.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»