|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2010 Җәмгыять
ПАНДОРА КЫТАЙГА ОХШАГАН?!Кытайда “Аватар” фильмын тыйганнар. Җирле түрәләр бөтен дөньяда популярлык казанган әсәрнең эчтәлегеннән курка. Кытайның кайбер белгечләре фикеренчә, фильмда тасвирланган халыкны мәҗбүри рәвештә яшәү урынынан күчерү сюжеты Кытайдагы чынбарлыкны хәтерләтә. Чөнки кинодагы халык ризасызлыктан баш күтәрә. Пекиндагыларга әнә шул ошамаган. “Аватар”га сугыш игълан итүнең тагын бер сәбәбе: Джеймс Кемерон әсәре чыкканнан бирле, Кытай режиссерлары төшергән фильмнарга йөрүчеләр кимегән. “Аватар”ны күрергә теләүчеләр исә иртәнге дүрттән килеп чират ала, ди. Хәзер берничә атна алдан сатылган билетларга түләнгән акчаны кире кайтара башлаганнар. “Аватар”га Ватикан мәгълүмат чаралары да каршы чыккан. Алар фильмны хиссез булуда гаепләгән.
Иллюстрация www.tatbrand.ru сайтыннан алынды.
|
Иң күп укылган
|