поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.10.2017 Шоу-бизнес

Алинә Сафиуллина: "Кияүгә ашыкмыйм — “кайф” халәтендә яшим"

Алинә, күрешкәнче үк, соңгы арада популяр клибындагы сүзләрен кабатлады: “Аерылышу, сыктау темаларына кагылмыйбыз, яме. Күптән көтеп алынган “кайф” халәтендә яшим. Тормышым, тфү-тфү, шундый рәхәт агымга кайтты, авыз тутырып кычкырып әйтергә дә куркам”.

Каһвә эчә-эчә әлеге теманы дәвам итәбез. 

— Авыр минутларымда бервакытта да мендәргә капланып илерә-илерә елаганым булмады, — ди Алинә. — Киресенчә, тилерә-тилерә эшли башлыйм (көлешәбез). Тормышымда аерылышу кебек ике як өчен дә ансат булмаган борылыштан соң да шулай башаяк эшкә чумдым. Әлбәттә, әлеге чорда әти-әнием, туганнарым, танышларым ярдәмгә килде. 

— Миңа калса, монда иң төп ярдәмче — балаң булгандыр. Егылып үләм, дисә дә, хатын-кызның андый “мөмкинлеге” юк — бала, аны аякка бастырасы бар... 
 
— Әйе, Нариманым иң төп терәгем булды. “Нәнәм” дип кочагын җәеп елмайса, үземне яңадан туган кебек тоям. Ул зур егет булды — сентябрьдә ике яшен билгеләп үттек. Нариман хәзер сөйләшә, үз фикерен белдерә, аңлата. Ул — әти-әнием өчен беренче онык, сеңлемә тәүге энекәш, шуңа бар яктан мәхәббәткә төренеп үсә. Дөньясы түгәрәк, шөкер...
 
— Йөрәгеңә берәрсе ачкыч яратмадымы әле? 
 
— Әлегә йөрәгем буш. Мин үткәннәрне онытырга өйрәнү чорында. Кияүгә дә ашыкмыйм — шундый рәхәт яшим әле (көлә). Кияүдәге иптәш кызларның көн тәртибенә карыйм да үземнең тормышка сөенеп туя алмыйм. 
 
— Киләчәкне ялгызың каршы алырга җыенмыйсыңдыр ич? 
 
— Юк, әлбәттә! Ялгызлык вакытлыча булганда гына татлы. Хыялымдагы картина: зур кирпеч өй, газонда балалар тәгәрәшеп уйный, ирем янәшәдә машина карый, мин тәрәзә аркылы шушы бәхетемә шөкер итеп, яулыгымны чөеп бәйләп, табада коймак чыжылдатам. Ул һичшиксез тормышка ашарга тиеш, Алла боерса! 

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 06.10.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»