поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.10.2017 Мәгариф

Министр Энгель Фәттаховның укытучысы ник үкенә?

– Безнең заманда укытучыга бүләк бирү, акча җыю дигән нәрсә булмады. Директор хәтта открытка да алырга кушмый иде. Шуңа күрә бүген мәктәпләрдә әти-әниләрдән акча җыю, бүләк алу безгә бик сәер тоела, – ди республиканың баш педагогы Энгель Фәттаховка белем биргән мөгаллимәләр.

Укытучысы нинди – укучысы да шундый. Министр мәктәпләрдә акча җыюга каршы юкка гына көрәшми, димәк.Кызык, ә Энгель Фәттахов үзе нинди укучы булган икән? “2ле”­ләр алганмы, шук булганмы, әллә тыйнакмы? Ниләр белән мавыккан? Укытучылар көне уңаен­нан шуны белешергә булдык әле.
 
Актаныш районының Чишмә мәк­тәбендә белем алган ул. Беренче укытучысы – әтисе Нәвап абый мәрхүм икән инде. Аннан соң укуын Меңнәр мәктәбендә дәвам итә. 5-8 нче сыйныфларда укыганда аның сыйныф җитәк­чесе Лена Галиева булган. Хәзер аңа 82 яшь. “7 нче сыйныфта Энгель­кәем баянда уйнарга өй­рәнде. Шуннаң соң сыйныфыбыз рәхәт­кә чыкты. Гармунда уйнагыз әле дип, башка сыйныф укучыларына ялынмадык. Туганы Тайсә белән татарча биеп, смотр концертларында алдынгы урыннар алды. Икесе дә “5ле”гә генә укыды. Әле отличник Нилем дә бар”, – ди Лена Ситдыйк кызы. Укучылары арасында аңа хәтта “әнкәй” дип әйтүчеләр дә булган. Энгель Фәттаховны иң төгәл, иң күркәм укучы дип атый ул. 
 
– Министрның иң яраткан фәне нинди булды икән? – дип сорыйм Лена ападан.– Сабантуйда ирем Зәһлүл Хәйруллинга: “Сез физиканы шул­кадәр ныклап өйрәткәнсез, шулкадәр яратып укыганмын”,  – дигән. Дәресләрне бик тиз үз­ләштерә иде ул. Мин аның беркайчан да “2ле” алганын хә­терләмим. Хәзерге кебек салмак кына итеп сөйли иде. 8 нче сыйныфны тәмамлаганда: “Апа, мин тарихчы булам”, – диде. Аның авыл хуҗалыгы академиясенә укыр­га киткәнен ишеткәч, аптырап калдым. Әтисе юнәлеш бир­гән булгандыр, күрәсең. Энгель укытучыларны бик хөрмәт итә. Бәйрәмнәрдә, чәчәк бәй­ләмен Лена апага беренче булып бир­мәсәм, гөнаһ булыр, ди, – дип укучысы өчен сөенә мөгаллимә.
 
Утыр, “1ле”!
 
Математика укытучысы Зи­лүдә Галиева (аны гомер буе Дилүзә дип йөрткәннәр) начар укучыларга әнә шулай дип әй­тергә яраткан. Тик укучылары гы­на аның нигә шулай әйтүен аңламаган.
 
Мәктәп тәмамлаганга 30 ел тулуга багышланган очрашуда шул сорауны кузгатырга булганнар. Әлеге дә баягы “5ле”­гә укучы Энгель белән Нил инде. “Дилүзә апа, башка укытучылар начар укучыларга “2ле” куя иде. Сез нишләп: “Утыр, “1ле”, – дип әйтә идегез ул”, – дип сорадылар. Минем бераз ачуым да килде. Вәт, минәйтәм, кечкенә генә булсалар да, нәрсә уйлап йөргәннәр бит, ә! Минем коралым шул: билге һәм ручка, дидем. Сыйныфта тәртипне җай­лап бетерә алмаганда, Энгель бер генә әйтә иде. Иптәшләре шундук шым була. Менә шул вакытта ук аның оештыру сәләтен белә идем. Сыйныфташларын һәрва­кыт кайгырта иде, – ди 79 яшьлек Ди­лүзә-Зилүдә апа. – Берничә ел элек Энгель Меңнәр мәктә­бенә Белем көненә килгән иде. Менә шунда аңа теге серне чи­шәргә булдым. Минзәләдә укыганда физика укытучысы миңа “1ле” куйды. Ни өчен дисезме? Җавап биргәндә ялгыш “бакыр тимерчыбык” дигән өчен. Яхшы укыдым, аттестатта берничә генә “4ле”м бар иде. Бу бик начар билге вакыйгасы әле дә онытылмый. Үзем укытучы булгач, укучыларыма да шулай дип әйтергә гадәт­ләндем”.
 
Тарихчы булырга теләде
 
Бүген 80 яшьлек Лира Гариф кызы Харисова министрны рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан. “Татар районы булгач, бездә беркайчан да кешеләр русча аралашмады. Шуңа күрә дәрестә алган белем белән генә чикләнергә туры килә. Бөтен укучылар арасында Энгель иң көчлесе булды. Күзгә генә карап утыра, аңлама­ганын сорый. Безнең заманда проблемалы укыту дигән нәрсә бар иде. Авыр сорауга да тиз генә төшенеп, иң беренче ул җавап бирә иде. Дәресләремдә беркайчан да татарча сөйләш­мәдем. Күңелдә бер үкенеч калды: Энгель бик яхшы укыса да, аны олимпиадага алып бара алмадым. Чөнки техника булмады. Берсендә барып җиткәндә башка укучылар таралышкан иде. Актанышка җәяү йөреп, бик интегеп укыды”, – ди Лира апа. 
 
Укытучылар тугызынчы дис­тәне вакласа да, хәтерләре дә, зиһеннәре дә яхшы. Әйтерсең, кичәге дәресләр турында сөй­лиләр.– Арагызда кайсыгыз минис-­ т­р­ның иң яратканы булды икән? – дим аларга.– Лена инде, ул бит сыйныф җитәкчесе, – ди калганнар.Сүзгә Лена апа кушыла. “Апа, мәктәпне тәмамлаганга 45 ел узгач та очрашырбыз әле, ди Энгель. И, Энгелькәем, ул вакытта йөри алмам шул инде, дим. Борчылмагыз, машина белән барып алырбыз, диде”, – ди ул. Аның министр булуын ничек кабул иткәннәр икән?– Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, район башлыгы булып эшләде. “Чишмә” агофирмасын төзеде. Яңа гына оешса да, уңышы бик әйбәт. Шуңа күрә аның күңеле авыл хуҗалыгында дип уйлыйм, – ди Дилүзә апа. – Энгелькәем, синең өчен бик нык кайгырам инде. Зур эшләргә алындың бит. Зур сынаулар үтәр­гә кирәк. Галимнәрнең дә, укы­тучыларның да төрлесе бар бит. Син булдырасың, башлы егет, дидем, – ди сыйныф җи­тәк­чесе. 
 
 
Бөтен идәнне тишкәнсең бит син!
 
Укытучылар белән сөйләш­кәндә төрле темаларга кагылдык. Аларны бүгенге БДИ, электрон укыту мәсьәләсе дә куркытмый икән. Яшь вакытлары булса, барысын да эшли алыр идек, дип ышаналар. Лена апа мәктәп директоры хатыны булган. Үзе дә сизмәстән: “Кызык, ә мин аның урынбасары булдыммы икән?”– дип куя.– Юк, син масаеп йөрмәдең. Директор хатыны була алмадың. Ләкин зур ярдәмчесе идең, – дип хезмәттәшләре аны җиргә тө­шер­­де.Авыр заманнар булса да, матур итеп киенергә тырышканнар. Чәчләр үрелгән. Озын күл­мәк, үкчәле туфли кигәннәр. Лира апа бу урында туфли вакыйгасын да сөйләмичә кала алмады. 
 
– Бер елны мине Чишмә башлангыч мәктәбенә күчерделәр. Энгельнең әтисе Нәвап абый башлангыч сыйныфларны укыта, мө­дир иде. Мәктәпкә ремонт ясаткан булган. Беркөнне чир­ләп кит­кәч, берүземә дүрт сыйныфны укытырга туры килде. Мин бүл­мәдән-бүлмәгә йөреп, бөтен идән­­не тишеп бетергән­мен. Ә үзем шуны күрмәгәнмен дә. Нә­вап абый килгәч: “Лира, син бик зур эшләр эшләгәнсең икән, идән­не тишкәләп чыккан­сың бит. Үзеңнекен генә түгел, минекен дә”, – ди. Мин инде: “Абый, нәр­сә сөйлисез, кадак белән тишеп йөр­мәдем инде”, – дидем. “Кил әле, күр­сәтим”, – ди. Карасам, бөтен җир­дә – ти­шекләр. Ул миңа каты бәрел­мәде. Аңа карап, беркайчан да үкчәле туфлиемне салмадым, – ди Лира апа. Укытучылар авыр елларда да укучыларга ныклы белем би­рергә тырышкан. Начаррак укучыларын дәрестән соң алып та калганнар. Шугракларга: “Әти-әниеңә әйтәм, көндәлегеңә язып җибәрәм”, – дип әйтү дә җиткән. Андыйларның иң курыкканы – укытучы бүлмәсенә алып керү. Әти-әниләр, мәктәп һәр­вакыт бер сүздә булган. “Күзгә генә карап утырган укучыларны укыттык. Укытучыга хөрмәт һәр­вакыт зур булды. Шуның белән дә бәхетле идек без”, – ди Меңнәр мәктәбе укытучылары. 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.10.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»