поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.10.2017 Мәдәният

Аршин-аршин мал сатам...

Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сарае сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры азәрбайҗан авторы Гозәер Хаҗибәковның “Аршин-аршин мал сатам” музыкаль комедиясен тәкъдим итте.

Кызганыч, бу кичне тамаша зала яртылаш буш иде, ә менә спектакльгә килгән милләттәшләребез бер генә дә үкенмәделәр. Көнчыгыш җыр-биюләре белән үрелеп барган тамашаны карап, алар бер кичкә үзләрен мең дә бер кичә әкиятендәгедәй хис иттеләр.

Спектакльнең режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов сценарийны шундый итеп төзегән ки, хәтта тамашачы үзен вакыйгалар үзәгендә кайнагандай хис итә - тамаша залына керүгә үк милли киемнәргә киенгән  ханымны күреп, хәйран кала. Ә ул, берни дә булмагандай, тыныч кына бәйләвен бәйләп утыра. Алдындагы зур кәрҗиннән әле бер, әле икенче төстәге йомгакны алып карый да “Юк, бер төсле генә итеп бәйлим әле” дигәндәй, башын чайкап, эшен дәвам итә. Залда йөрүче кешеләрне күрми дә диярсең. 

Спектакльнең беренче кү¬ренеше дә тамаша залында уйналды. Бу актёрлар белән тамашачыларны берләштереп,  соңгылары биредә барган вакыйгаларның шаһиты гына түгел, катнашучысы да булуына ишарә итә.  Әйтерсең лә син баш герой Гаскәрнең кунак бүлмәсендәге кәнәфидә утырасың, апасы Җиһан белән аралашуын күзәтәсең.  Берничә минуттан тамашачы башы белән вакыйгалар әйләнешенә чума. 
 
Бу хәлләр XIX гасыр башында Карабахта бара. Шуша шәһәрендә яшәүче Гаскәр исемле яшь сәүдәгәр (Илдар Байменов) өйләнергә тели. Моны ишетеп, апасы Җиһанның (Рәзифә Хәйруллина, залда утыручы ханым да ул булып чыкты) шатлыгыннан башы күккә тия. “Шәһәрнең иң бай кешеләренә яучы булып үзем барам, кызның иң шәбен сайлап алырбыз”, - дип вәгъдә итә ул энесенә. Тик мөселман гореф-гадәтләре буенча кияү кәләшне туйда гына күрергә тиеш, ә Гаскәрнең  булачак хатынын сайлап аласы, яратып өйләнәсе килә. Инде нишләргә? Егетнең иң якын дусты Сөләйман (Марсель Рәхмәтуллин) аңа иске-москы кием киеп, шәһәр буенча аршин мал сатып йөрергә киңәш итә. Чөнки элек сатучыларга йортларга кереп, хатын-кызларның йөзләрен күрергә мөмкин булган бит. Һәм егет шулай итә дә.
 
Икенче күренеш безне Сол¬танбәк (Татарстанның ат¬¬казанган артисты Айрат Хә¬бибуллин) йортына күчерә. Моннан берничә ел элек тол калган өлкән яшьтәге, тиң ярын очратып тагын өйләнергә хыялланып йөргән сәүдәгәр үзен бик акыллы, дәртле дип саный һәм кыланмышлары белән кич буе тамашачыны рәхәтләнеп көлдерә. 
 
Солтанбәкнең кызы Гөл¬чәһрә (Элиза Яхина) һәм бер¬туганының кызы Асия (На¬җия Дибаева) - инде җит¬кән кызлар. Аларның яшь күңелләре мәхәббәткә сусаган, бәлки шуңа да товар сату сәбәбе белән  йортка килеп кергән Гаскәргә икесе дә шундук гашыйк булалар. Шактый йортларны узып та, кызларның берсен дә ошатмаган сәүдәгәрдә дә Гөлчәһрәгә карата кайнар хисләр уяна. Моны күреп, Асия көнләшә, егетне үзенә каратырга тырыша. Әмма бай, мул тормыш турында хыялланган кызны Гаскәрнең аршин малчы гына булуы шикләндерә: “Ул кем дә, мин кем?! Үз тиңеңә гашыйк булырга кирәк”, - дип хисләрен тынычландырырга тырыша ул. Ә Гөлчәһрәгә сөй¬гәненең кем булуы барыбер, иң мөһиме – алар бер-берсен яраталар.
 
Солтанбәк кызны хәерчегә кияүгә бирергә баш тарткач, Гаскәр Сөләйманны яучы итеп җибәрергә була. “Сәүдәгәр Гаскәрдән башкода булып килдем дип әйт, бай кешегә кызын бирми калмас”, - дип өйрәтә ул дустын. Һәм чынлап та, Гөлчәһрәне соратуга  Солтанбәк шатлана һәм кызын бирергә була. Тик яратмаган кешегә көчләп кияүгә бирүләре белән ризалашмыйча, кызның үз-үзенә кул салуыннан куркып, Сөләйманга шул ук кичне аны урлап китәргә куша. Ә Гөлчәһрәне эзләп, Гаскәр йортына килгәч, аршин мал сатучы белән Гаскәрнең бер кеше булуы ачыклана һәм ике яшьнең кайнар хисләренә бай каршы килә алмый. 
 
Олы яшьтә булуына карамастан, Солтанбәк үзе дә мәхәббәт утында яна бит. Ул Җиһанга гашыйк икән. Озакка сузмыйча, Гаскәрдән апасын кияүгә алырга ризалык сорый. Шул ук вакытта саран Солтанбәк йөрәк хисләренә акча исраф итмәскә тырыша: “3 сум акча, бер мулла һәм бер баш шикәр - шуның белән эш бетте”, - дип, туйга акча туздырмыйча котыласы килә. 
 
Асия дә парсыз калмый. Солтанбәк йортына яучы булып килгән Сөләйман белән аның арасында мәхәббәт ялкыны кабына, һәм алар да кушылалар. 
 
Спектакль барышында тагын бер пар барлыкка килә. Бу  Вәли (Рәмис Яһудин) белән Тәлли (Гөлгенә Әбдрәкыйпова) - ике йортның хезмәтчеләре.  Гади, шат күңелле һәм тапкыр хезмәтчеләрнең таләпләре дә зурдан түгел, алар өчен бергә булудан да зур бәхет юк.  Нәтиҗәдә, бу дүрт пар морадына ирешә һәм геройлар берьюлы дүрт туй уйныйлар. Һәркайсының мәхәббәт тарихын дулкынланып күзәткән тамашачы бу яңалыкны кайнар алкышларга күмә. 
 
Милләттәшебез Фәгыйлә Солтанова спектакльдән соң тәэсирләре белән уртаклашты.
 
- Тамашачы аз җыелган оч¬ракта кайбер театрлар башка спектакль күрсәтәләр. Оренбург¬лыларга рәхмәт, репертуарны үзгәртмәделәр. Са¬мараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә, биредә, Мәдәният йорты сәхнәсендә дә балалар өчен ике көн рәт¬тән “Петяның туган көне” дип аталган тамаша куйганнар. 
 
Бүгенгесе - моннан йөз елдан артык язылган “Аршин-аршин мал сатам” исемле музыкаль комедия дә искиткеч булды. Ул мәхәббәткә бернинди дә киртәләр булмавын тагын бер кат исбатлады. Артистлар да  үз рольләрен оста уйнап, геройларының хис-ки¬черешләрен, характерларын тулысынча күрсәтә алдылар. Аларның җыр-биюләре, кос¬тюмнары, көнчыгыш сти¬лендә бизәлгән сәхнә - барысы да күңелдә соклану, кабатланмас кичерешләр калдырды,  - дип сөйләде ул.

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 06.10.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»