|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2017 Шоу-бизнес
Элвин Грей хәрәкәтләнә алмаган җанатарының хыялын тормышка ашырган (ВИДЕО)Башкорт һәм татар эстрадасы йолдызы Радик Юльякшин паралич суккан җанатары янына кунакка килгән. Башкаручы үзе сөйләвенчә, Яңа Уренгой шәһәрендә концерты вакытында аңа чәчәкләр һәм язу биргәннәр. Хәрәкәтләнә алмаган хатын-кызны караган кеше җырчыны күрәсе килүе турында әйткән: "Радик, мин сиделка булып эшлим. Моңарчы сезне белми идем. Мин авыру ханымны карыйм, ул интернет аша синең иҗатын белән таныштырды. Сез миңа кеше буларак та, җырчы буларак та бик ошадыгыз. Ул ханымның бер хыялы бар: аның сезне күрәсе килә, тик моңа акчасы җитми. Ул сезнең Уренгой шәһәренә килүегезне бик теләде. Әгәр килеп чыкса, сез минем белән берничә минутка булса да, аның янына барып килә алмас идегезме", — дип язылган иде хатта.
Популяр башкаручы мондый үтенечне кире кага алмый һәм авырту ханым янына барып кайта, дип яза Татар-инфрм. Радик аның белән сөйләшә. Хатын-кыз исә җырчыга уңышлар һәм сәламәтлек тели. Радикның бу гамәле аның иҗатын сөючеләрдә соклану уята.
--- |
Иң күп укылган
|