|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2017 Әдәбият
"Ашыкма син сары көзләргә..." (Гөлбаниз Сәгыйдуллина шигырьләре)Гөлбаниз Сәгыйдуллина (Хәйретдинова) 1979 елның 8 февралендә Теләче районының Олы Нырсы авылында туа. Кечкенәдән шигырьләр укырга, һинд, шәрыкь биюләрен биергә, спорт белән шөгыльләнергә ярата. Мәктәптә укыган елларда ук каләм тибрәтә башлый.
“Җиденче сыйныфта укыганда "Ал чәчәк"дигән юмористик хикәям белән ижади бәйгедэ катнашып, беренче урынны алу бәхетенә ирештем. Беренче шигырем "Әйләнеп кайтмадым", Әфганстанда һәлак булган ир-егетләребезнең якты истәлегенә багышлап язылды. Унберенче сыйныфны тәмамлагач,шигырьләремне алып, Теләче районы редакциясенэ бардым. Нурислам абый Хәсәнов: "Сәләтең бар, югалма...", дип, киңәшләрен бирде. Югалмадым...” – ди үзе.
Бугенге көндә Казанда яши,"КВАРТ" заводында эшли. Китап һәм җырлар авторы. “Ызандашлар” төркеме әгъзасы.
Сагындыра икән
Сагындыра икән читкә киткәч, Капка төбе, ишек аллары. Су буенда үскән бөдрә таллар, Кичләрендә - талгын утлары. Сагындыра икән һәрбер сукмак, Шау - гөр килеп үскән урамнар. Сандугачлар моңына кушылып, Алсуланып аткан ал таңнар. Сагындыра икән язларында Ярга ташып аккан ташулар. Печән чапкан, бергә көтү көткән, Яшел уҗымлы кырлар-басулар. Сагындыра икән, сагындыра Туган авылым, туган нигезем. Сагындыра уйнап үскән дуслар, Сагындыра әни - әтием.
Мәхәббәт угы “Мәхәббәтемне табам”, дип, Аткан идем угымны. Сазлык эчендә бер бака Бүлде барыр юлымны. “Син, бака, минем язмышым, Яшәрмен сине сөеп...” Сылуга әверелер дип, Үтте гомерем көтеп. Дию пәрие килмәде Дингез утравыннан. “Кайчан котыласың инде Шушы бака туныңнан”. Күпме могҗиза көттем мин Яна таңнар аттырып. Китәсе калган угымны Шул сазлыкта калдырып.
Икмәк кадере Бөкрәйгән чаңдыр бер әби Килә иде нидер уйланып. Күреп җирдә икмәк сыныгын Киткән кебек булды уянып. Иңнәренә, гуя, салган ул Бу рәхимсез дөнья исәбен. Иелде дә алды кадерләп, Рәнҗетелгән икмәк кисәген. Йөрәге аның өзгәләнде Күзләреннән яшьләр актылар. Ач-ялангач сугыш еллары Күз алдына килеп бастылар. “Үстердек без кара икмәкне Кояшның кызуында янып. Чәчен тарадык кара җирнең Сабаннарны иңнәргә тагып. Алабута, кычыткан ашап Интектек бер телем икмәккә. Дөнья нуҗасы буды бугаздан, Өстерәде, үтте үзәккә. Сөялләнде, канады куллар Язмыш булды ачы, шәфкатьсез. Шул чагында кара икмәкне Һәрнәрсәдән өстен күрдек без. Ә бүген ул кара икмәкнең Белмиләр күк җирдә кадерен. Ачлыкка дучар булса кеше Аңлар иде икмәк кыйммәтен”. Бөкрәйгән чаңдыр бер әби Телгәләнгән аның йөрәге. Чыра кебек нәзек кулында- Рәнҗетелгән икмәк кисәге.
Мең адым Бу дөньяга аваз салганчы ук Гомер үзе язылып куела. Еллар узган саен шушы юллар Утәлмаслык авыр тоела. Юлларыбыз уңган чакта гына Сөенәбез,шашып көләбез. Сикәлтәләр очрап абынганда Язмышларны тиргәп сүгәбез. Язган язмышларга риза булыйк, Жиңел юлга бер дә кызыкмыйк. Авырлыктан ялгыш башны иеп, Начар юлга һич тә юлыкмыйк. Һәрберсен, зинһар, уйлап атлыйк, Начар юлга җитә бер адым. Кылган ялгышларны төзәтергә, Яхшы юлга кирәк мең адым.
Изгелек Адәм булып тугач бу дөньяга Тел ачылган безнең иң элек. Туры юлдан атлаган чагында Эзләрендә кала изгелек. Ачы язмышларга бирешмичә, Үрмәлә син урләр туренә. Узен китсәң,изгелеген калсын “Тарих” дигән дәфтәр битендә.
Яшь килеш килми китәсе Авырлыклар килгән чакта Начар уйлар башта чуала. Сөенеч-шатлык, хыяллар Бер мизгелдә бар да югала. Яман чиргә юк шул дәва, Яшәргә өметләр сүрелә. Ышаныч,сөю,бәхетләр- Бер мизгелдә бар да җимерелә. Китәр вакыт якынлашкач, Кузләр дә чылана яшьләргә. Тагын бер сөеп - сөелеп, Ашкына йөрәк тә яшәргә. Без бит әле бигрәк тә яшь, Алда купме юллар утәсе. Иркен - матур бу дөньядан Яшь килеш килми китәсе.
Ялгыз йорт Чәче тузган ялгыз карчык сыман Карачкыга әверелгән бер йорт. Тәгәрәшеп үскән балаларын Еллар буе көтә, өзми өмет. Үксез бала сыман явызларның Кимсетүләренә күпме түзгән! Матур гөлләр үскән тәрәзләрдә Үрмәкүчләр күптән челтәр үргән. Шыксыз яңгырлар юып киптергән - Морҗага сеңгән кара корымын. Ачы җилләр үткен тешләр белән Суыра, гуя, һәрбер кадагын. Йөгереп йөргән тар сукмакларда Үләннәр үсеп саргаеп кипкән. Телгәләнгән ялгыз йортны җәлләп, Ак каен да башын түбән игән. Шау-гөр килеп торган гүзәл нигез Белмәгәндер ялгызы каласын. Череп,таушалып, авышса да ул, Өметен өзми көтә хуҗасын.
Туктап калма! Туктап калма тормыш юлларында Ашыкма син, зинһар, сабыр бул. Авырлыклар узгач,шатлыклардан Кабат яшиселәр килә ул. Дөнья булгач, була төрле хәлләр Табышулар була, югалту. Бу тормышта безне көчле итә Чын йөрәктән ихлас ярату. Туктап калма тормыш юлларында Ышанма син гайбәт сүзләргә. Язларыңны сагышларга урап, Ашыкма син сары көзләргә. Туктап калма тормыш юлларында Сынауларда кирәк түзәргә. Ялгыш адымнардан сакланганга Сөенерсең әле үзеңдә.
Гөлбаниз СӘГЫЙДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|