поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 12 Декабрь
  • Гөлчәчәк Гайфетдинова - актер
  • Чыңгыз Айтматов (1928-2008) - язучы
  • Локман Бадыйкшан (1919-2015) - язучы
  • Искәндәр Измайлов - тарихчы
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
Архив
 
04.10.2017 Мәдәният

Казанда Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның 60 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк

20 октябрьдә 18.30да Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның 60 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк. Бу кичтә тамашачыларга Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Алтын көз” бенефис-спектакле күрсәтеләчәк.

Төп рольне юбиляр үзе башкара. Моннан тыш, театр фойесында Илгизәр Хәсәновның картиналарыннан торган күргәзмә белән танышу мөмкинлеге дә булачак.
 
Биографик белешмә. Илгизәр Галимҗан улы Хәсәнов 1957 елның 25 маенда Казанда туа. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Минзәлә театрына эшкә җибәрелә. 1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.  1980 елдан бирле К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. 
 
Беренче рольләре үк – М.Гафиуриның “Кара йөзләр”ендә Закир, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ендә Хаммат, В.Шекспирның “Юктан чыккан гауга”сында Клавдио – театрга сәләтле яшь артист килүен дәлилли. Әкренләп артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе формалаша – ул кискен характерлы, комик образлар остасы буларак таныла. 
 
Илгизәр Хәсәнов тарафыннан тудырылган образлар – Т.Миңнуллинның  “Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел”ендә Еланов, Р.Хәмиднең “Исәнлеккә-саулыкка”сында Фәйрүз, К.Тинчуринның “Хикмәтле доклад”ында Хәмит, П.Бомаршеның “Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”ндә бакчачы Антонио, Мольерның “Господин де Пурсоньягы”нда Оронт төгәл сәнгати типиклаштыру, тормышчанлык белән аерылып тора, артист сәләтенең күпкырлы булуын күрсәтә. 
 
Соңгы елларда башкарылган Әмир Якупович (“Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова), карт Сәет (“Гашыйклар тавы”, И.Юзеев), Хәйбуш (“Эх,алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Әдһәм (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев), мөгаллим (“Соңгы әсәр”, К.Тинчурин) һәм башка рольләре актёрның иҗат биографиясен тагын да баетты, бизәде. 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 04.10.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе