|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2017 Экология
Татарстанда юеш кар көтелә4 октябрьдә Казанда синоптиклар явым-төшемсез аязучан болытлы һава булуын фаразлыйлар. 4 октябрьдә төнлә Казанда төньяк-көнбатыштан салмак җил көтелә. Һава температурасы +1-3 градус тәшкил итәчәк. Көндез җил көнбатыштан, температура +7-9 градус булачак. Төнлә һәм көндез урыны белән юеш кар көтелә, дпип яза "Татар-информ". Татарстан буенча аязучан болытлы һава булачак. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы яңгыр, юеш кар явачак, көндез явым-төшем күзәтелми. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан салмак җил булачак. Төнлә минималь температура +2-3 градус, көндез +5-10 радус булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне саклау идарәсе.
--- |
Иң күп укылган
|