|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2017 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова ни өчен Илфак Шиһаповка рәсми рәвештә кияүгә чыкмавын аңлатты
- Әниегез бәхиллеген биреп киттеме, Илсөя? Белүемчә, ул Илфакка кияүгә чыгуыңа “аһ” булмаган. Әти белән әни миңа “ярамый” дип әйтергә ярамаганын белделәр. Миңа “ярамый” дисәләр, мин кирелегемә катып булса да үземнекен эшләячәкмен. Сөйләшәсе бар, дип аларны ишегалдында эскәмиягә чакыргач, әни: “Илфакмы?” - дигән сорау бирде, әти: “Теләсәң нәрсә эшлә,” – диде. Илфакка каршы булганга да түгел, аның миннән 13 яшькә зур булуы, ике баласы үсүе генә киртә тоелды аларга. Ә без бергә яши башлагач, аларга Илфактан да әйбәтрәк кеше булмады. Илфакны яратмыйча буламы соң инде? Ул, бабаааай, әбиии дип килеп керә, бөтен өй эчен үзе белән тутыра, тегеләре келтер-келтер йөгерешә-көлешә...
- Шул вакытта уты-ялкынын бер итеп рәсми рәвештә язылышмавыгыз гына аңлашылмый...
- Анда башка проблемалар, киртәләр булды. Ә тора-бара ул тема бөтенләй онытылды. Без бөртекләп тормыш кора башладык, яшәргә тырыштык, кеше сүзеннән туеп, Түбән Камага киттек, иҗат итә башладык.
- Ак туй күлмәге хыялы булмады алайса?
- Ә кемдә булмый ди инде ул?..
--- |
Иң күп укылган
|