поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.01.2010 Шоу-бизнес

АЙГӨЛ БАРИЕВАНЫҢ ҺӘР КОНЦЕРТЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ

Артист балаларының барысы да ата-ана юлыннан китми. Хәер, аларның күбесе алай булуын теләми дә. Сирәк талант иясе, мәрхүм артист Шамил Бариевның кызы җырчы Айгөл дә шундый фикердә икән.

 

Айгөл, быел ничәнче "сольный" концертыңны оештырасың?
 
- Өченче ел рәттән сольный концерт бирәм.
 
- Һәрберсенең үзенчәлекләре нидә? Санап үтсәң иде.
 
- Әйе, аларның һәрберсе миңа кадерле һәм үзенчәлекле. Иң беренчесен Камал театрыннан башладым. Һәм ул юкка түгел. Чөнки мин ул театрда үскән бала, минем әтием Шамил Бариев анда 20 елга якын эшләде, һәм шушы бинадан үземә ничектер хәер-фатиха алган кебек булдым. Һәрбер концертымны үзенчәлекле сценарий белән, режиссура алымнарын кулланып куярга тырышам. Тәүге концертымда да нәкъ шулай булды. Иҗатыма гашыйк булган кеше (Зөлфәт Зиннуров) минем белән компьютер аша аралаша. Ә инде икенче бүлектә мин аны үземнең концертыма чакырам. Режиссеры – Ринат Әюпов, сценарий авторы – Илнур Фәйзрахманов. Икенче концертым әкият рәвешендә булды. Хан кызына кияүләр эзләдек. Бу юлы Зөлфәт вәзир ролен башкарды. Сценариен шулай ук Илнур язды, ә идеясен «Сәйдәш» бию коллективының җитәкчесе Таһир тәкъдим итте. Үзем сәхнәгә куйдым. Ә инде быелгы концертыма килсәк, ул кайберәүләргә сәеррәк булып тоелыр. Чөнки ул бары тик урыс телендә барачак. Ул идея күптәннән күңелемдэ яши иде. Чөнки мин кечкенәдән үк Анна Герман һәм Мөслим Магомаев иҗатына гашыйк. Рөстәм Асаевка шалтыратып, шул идеямны тәкъдим иткәч, ул да бик теләп ризалашты. Шулай итеп бу концерт ике бөек шәхеснең якты истәлегенә багышланачак. Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге эстрада-симфоник оркестр катнаша. Минем уйлавымча, бу проект урыс милләтендә генә түгел, татарларда да бик зур кызыксыну уятачак. Чөнки чын сәнгать чикләүләргә һәм милләткә бүлгәләүгә буйсынмый ул.
 
- Белүемчә, балаларыңны да җыр-музыка мохитендә тәрбиялисең.
 
- Балаларым да,әлбәттә, мәдәнияткә тартылалар. Улым баянда уйнарга маташа,кызым җырлый-бии. Ләкин мин аларның артист булуын теләмәс идем.
 
- Җырчы булуның иң читен моменты нәрсәдә һәм иң рәхәт мизгеле нидә?
 
- Иң читене - син һәрвакыт үзеңне тиешле дәрәҗәдә тотарга тиешсең, сәхнәдә генә түгел, тормышта да. Чөнки кешеләр синең һәрбер әйткән сүзеңне, һәрбер эшеңне күзәтеп һәм бик нык тәнкыйтьләп торалар. Шундый инде артистның йөге. Ә инде иң рәхәте, әлбәттә, эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрү.
 
- Синеңчә, татар эстрадасына ни җитешеп бетми?
 
- Зәвыклылык һәм профессиональлек җитми, минемчә.
 
- Продюсерың кем?
 
- Продюсерым юк, ләкин Аллага шөкер, тормышымда һәрвакыт ярдәмгә килә торган кешеләр очрап кына тора. Мин аларга мең рәхмәтлемен, чөнки бүгенге «базар» мөнәсәбәтләрендә берүзеңә эшләү бик авыр.
 
- Конкурсларда катнашканың бармы һәм ниндиләрендә катнашырга теләр идең?
 
- Иң беренче тапкыр «Ягымлы яз» конкурсында чыгыш ясадым.Анда катнашкач,үземә шундый нәтиҗә ясадым: бүтән конкурсларда катнашмаска. Гаделсезлек. Мин андый нәрсәләрне бик авыр кичерәм, күңелемә бик якын алам.
 
Ә инде җырга кагылмаган конкурслар турында сөйләгәндә, «Нечкәбил» конкурсын атыйм, «Матур Нечкәбил» номинациясендә җиңдем. Монда тагын бер кат үземнең беренче ясаган нәтиҗәмә инандым - барлык конкурслар «сатылган», һәм анда барысы да алдан ук билгеле.
 

 

 


-
Аксу
№ - | 18.01.2010
Аксу печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»