поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
02.10.2017 Матбугат

Рөстәм Исхаков: "Мин укымадым, “доп” ка кала идем…"

“Tatar-today” порталы редакторы, ирекле журналист, төрле башка проектлар җитәкчесе Рөстәм Исхаков КФУның татар филологиясендә укучы студентлар белән күреште. Сүзне заманында “Алтын каләм”дә Гран-при алып, журналистика бүлегенә укырга керүеннән башлады.

Ә укырга  керү бер әйбер булса, үзеңне журналист буларак үстерү — икенче нәрсә. Рөстәм Исхаков сүзләренчә, кешене нәрсәдер яисә кемдер һәрвакыт рухландырып торырга тиеш. Шулай гына үзеңне тәрбияләп була.

Аның сүзләре
 
“Мәкалә язу — тетрис уены…”
 
Мәкалә язу шакмаклар тезү кебек ул. Ләкин шакмаклар урынына сүзләр генә. Шул ук вакытта икесендә дә мантыйк белән эш итү кирәк.
 
“Журналист эшчәнлеге ашарга пешерү белән бер…”
 
Бу юлы исә журналист кулында – мәгълүмат. Күпме күләмдә аласың аны, нинди зурлыкта, кыскамы, озынмы — барысын да син хәл итәсең. Ә тәмле булу-булмавын бәяләү — халык эше.
 
“Без дәвалыйбыз…”
 
Яхшы журналист әле ул табиб та. Табиб аерым кешеләрнең тән авыруларын әйтсә, журналист җәмгыятьнең рухи, сәяси, иҗтимагый һ.б. авыруларын күрсәтә.
 
“Бервакыт чиркәүгә керергә туры килде…”
 
Болгардагы чиркәүгә кереп чыктым. Әлбәттә, татар кешесе өчен мондагы атмосфераның ят, икенче төрле булуы аңлашыла. Максат — биредәге кешеләр белән аралашу, танышу, аларның проблемаларын белешү. Бу очракта сиңа сәерсенеп караучыларның ышанычын яулый белү кирәк. Чөнки синең бурыч — мәгълүмат туплау һәм материал эшләү. Шуның өчен журналист үҗәтлеккә ия булырга тиеш. Журналист ул —  башкалар эшләмәгәнне эшләүче, бүтәннәр күрмәгәнне күрүче. Шуңа күрә кая барса да, нишләсә дә, аның башында һәрвакыт сорау туа. Чиркәүгә кергәндә дә.
 
Күңелгә кереп калганнар

“Мин укымадым, “доп” ка кала идем…”
 
Парта артында китап укып утырганчы, берәр вакыйга урынына баруны кулайрак күргән кунагыбыз. Шул вакытта дәрескә йөрмәве нәтиҗәсендә, еш кына «доп»ка калуы сәбәпле, бәлки, ул хәзер, үз юлын табып, зур уңышларга ирешкәндер…

“Исем ошамаса, укымыйсыз…”
 
Безгә — башлап язучыларга ул теге яки бу материалга исем табуда киңәшләрен дә бирде. Бүгенге телефон-смартфон заманында исем кую иң актуаль мәсьәләләрнең берсе икәнен аңладык. Вакытының һәр минутын санаган адәм баласы өчен, дөрестән дә, мәкалә исеме  зур роль уйный. Текст никадәр генә эчтәлекле, актуаль булмасын, баш исемне уңышлы сайламау бөтенесен бозып куярга да мөмкин икән. Һәм киресенчә, пүчтәк кенә язма да исеме белән уңышка ирешергә мөмкин…
 
“Журналист географияне белергә тиеш…”
 
Спикерыбыз әйтмешли, журналист бөтен өлкәне белергә тиеш, хәтта географияне дә. Чөнки язмада реаль фактлар, дөрес мәгълүмат бирелү мәҗбүри…
 
“Журналист булып күбрәк акча эшләдем…”
 
Яшьтән үк уңышка омтылган, үзен бөтен эштә дә сынап карарга яраткан Рөтәм Исхаков тамадалыкны да читтә калдырмаган. Ләкин журналист булу аңа кулайрак булган, ахры, тамадалык белән озак мавыкмаган. Кереме дә журналистика өлкәсендә күбрәк икән…
 
“Таралышып беткәнче селфи…”
 
Булган, йөргән урыныңнан селфисыз кайту бүгенге көндә “килешми торган” эш, әлбәттә. Без дә аның Инстаграмдагы сәхифәсендә урын алдык. Радик абый белән дә беренче тапкыр фотога төштек.

Ләйлә ИСЛАМОВА
Идел
№ --- | 02.10.2017
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы