|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2017 Мәдәният
Радик Рахматуллин: “Беренче җырым Хәния Фәрхи репертуарыннан иде” (ВИДЕО)Радик Рахматуллин җырларын Татарстан һәм Башкортстан радио һәм телевидениясендә ишетергә һәм күрергә мөмкин. Төньякта яшәсә дә, тыңлаучылар белән элемтәне интернет аша ныгыткан башкаручы Башкортстанның Октябрьский музыкаль көллиятендә белем алып, иҗат белән профессиональ шөгыльләнә. Таджикстанда туып, заманында гаиләсе белән Башкортстанга күченеп кайткан Радик Рахматуллин еракта булса да күңелендә туган ягын, якыннарын йөртә. — “Катайым” җырын авылыгызга махсус багышлап яздырдыгызмы? Әлеге идея ничекбарлыккакилде? — Римма Кучумова сүзләренә, Илдус Дәүләнов көенә иҗат ителгән “Катайым” җыры минем туган авылыма багышланган. Ерак һәм салкын Төньякта яшәп, мин туып-үскән якларымны сагынам һәм юксынам, шуңа да әлеге җыр күңелемә бик якын.
— Мәгънәле җырлардан торган репертуар белән кайларда чыгыш ясыйсыз?
— Иң истә калган чыгышымның берсе шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың иҗат кичәсендә булды. Тыңлаучылар яратып өлгергән җырларымның авторы ул. Мин аны чиксез хөрмәт итәм. Музыкаль көллиятне тәмамлагач, дус музыкантлар белән танылган артистлар килмәгән күп кенә ерак төбәкләрдә концертлар һәм иҗат кичәләре оештыра идек. 2000 нчеелдан солист-вокалист буларак Октябрьский, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә чыгыш ясадым.
— Иҗат — ул төп эшегезме? Ничек бу өлкәгә кереп киттегез?
— Бүгенгекөндә мин Яңа Уренгой шәһәренең «Магистраль» мәдәни үзәгендә музыкаль-техник бүлекне җитәклим. Төбәкара күп кенә конкурсларда чыгыш ясап, дипломант һәм лауреат исемнәренә лаек булдым. Ә беренче чыгышым Бакалы авылы мәдәният йорты сәхнәсендә тугыз яшемдә 8 нче март бәйрәменә багышланган концертта булды. Ул чакта мин Хәния Фәрхи репертуарыннан «Еллар уза –гасырлар да уза» җырын башкарган идем. Шул көннән алып үз тормышымны җырдан башка күз алдына да китермим.
— Җырлар сезнең репертуарга ничек килеп керә? “Үзем төзегән бәхет” җырына ничек юлыктыгыз?
— Репертуарымда төрле тематикадагы җырлар бар. Мәхәббәт, табигатебез матурлыгын һәм, әлбәттә, тормышка, әти-әниләргә, дусларга карата ярату һәм хөрмәт хисләрен үз җырларымда чагылдырырга тырышам. “Үзем төзегән бәхет” җыры да 2014 нче елда туганымның улы дөньяга килгәч иҗат ителде. Бу шатлыклы вакыйга турында Лилия Сәләхетдинова белән уртаклашкач, ул җырга шунда ук сүзләр язып бирде. Көен һәм аранжировкасын Илдус Дәүләнов эшләде. 2015 нче елда клип та төшердек.
— Танылу, популяр булу өчен артистларга сәләт кенә түгел, финанс ярдәм дә кирәк. Яшь артистларга сәхнәгә чыгу авырмы?
— Билгеле, финанс таянычың булмыйча танылып китү авыр. Җырлар эшләтү, ротация түгәрәк кенә бәягә төшә. Яшь артистларга бу яктан авыррак. Әмма минем репертуардагы күпчелек җырлар минималь финанс чыгымнар һәм якыннарымның максималь ярдәме һәм җылы сүзе белән эшләнеп чыкты. Тормышым бит иҗат белән бәйләнгән. Мин эшли торган оешмада без бәйрәмнәр һәм төрле эчтәлектәге концерт программалары, фестивальләр оештыру белән шөгыльләнәбез.
— Һәрбер артист тамашачыга үз сольный программасын тәкъдим итәргә тырыша. Сезнең нинди планнар?
— Алда зур планнар тора: репертуарны тагын да баету, клиплар төшерү, үз концерт программасын төзүне максат итеп куйдым. Җырлау ягыннан үземне тагын да камилләштереп, конкурс-фестивальләрдә җиңү яуларга ниятлим. Шәхси тормышка килгәндә, гаиләмне дә төзисе килә.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|