поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
02.10.2017 Мәдәният

"Сәхнә артында бу балага ничек кыен икәнен күреп, йөрәгем әрнеде"

Татарстан һәм Башкортстан­ның халык артисты Хәния Фәрхинең бакыйлыкка ки­теп баруы бөтен татар халкын тетрәндерде. Якты йолдыз булып балкып, тиз генә атылды ул. Җырчыны югалткач, тамашачының аны ничек яратканын белдек. Хәер, Хәния апа яратмаслык түгел иде шул. Сәхнәдәш дуслары аның ихлас, эчкерсез, гади булуын искә төшерә.

Шушы араларда Хәния Фәрхинең истәлегенә багышланган “Истә калсын!” дигән  концертлар  узды.Казанда хәйрия концерты булачак дигән хәбәр чыккач, реда­к­циягә шалтыратып белешүчеләр, сездә билет юкмы дип сорашучылар да булды. Концертка барырга теләүчеләр күплеген искә алып, тагын өстәмә ике көн билгелә­деләр.
 
Искә алу концерты бик тә йөрәкне тетрәндерерлек итеп әзерләнгән иде.– Бу проект хакында сөйләшү күптәннән булган иде. Еш кына Хәния апа белән бергә эшләргә туры килде. Сценарий кирәк булса да, миңа әйтә иде. Якташ дип шалтыратып эндәшүләре әле дә колакта тора. Ул миңа бик якын  булды. Шуңа күрә бу эшкә алындым да инде, – ди Замирә Рәҗәпова. – Хәния апа үзе бик көчле шәхес иде. Аның юклыгына һаман да ышанып булмый.Бервакыт аңа Мәскәүдә Хә­ния апаның концертын алып барырга туры килә. “Мин бит авырлы. Көмәнем дә күренеп тора”, – дим. Ә ул: “И апаем, ул бит матур гына. Без сине саклап кына йөртәбез. Малаең тугач, без синең белән Мәскәүдә Хәния апаның юбилей концертларын алып барган идек дип сөйләрсең әле”, – диде дә мине җайлап куйды. Хәния апа урынында берәү булса, концертны ямьсезләп йөрмәсен әле, дияр иде. Тик ул башка иде. Анда ясалмалык юк иде. Искә алу концерты да Хәния апаның бергә йөргәндә сөйләгән сүзләренә нигезләнеп эшләнде. Монда бернинди арттыру да, өстәмәләр дә юк”, – ди Замирә.
 
Замирә белән күп кенә хәйрия чараларында очрашырга туры килә. Һәр тамашачының күңеленә үтеп керүе белән залны үзенә каратып тота белә ул. Ә бит мондый чараларны үткәрү зур түземлек сорый. Сәхнәдә укыласы сүзләр йөрәк түреннән чыгарга тиеш. – Авыруларга ярдәм итә торган чараларны үткәрү җиңел бирелми. Якыннарын, туганнарын юатыр сүзләр табарга кирәк. Ә бакыйлыкка күчкәннәрне искә алу тагын да зур җаваплылык сорый. Аның рухын шат итәсе килә.Өч көн барган концертта Хәния апа репертуарындагы җырлар да башкарылды. Күп кенә сәхнә йолдызлары катнашты. Барысы да чын йөрәктән чыгыш ясады. Әле тагын бик күпләр, мин дә катнашыр идем дип, теләген җиткерде. Сәхнәгә Хәния апаның кызы Алия дә чыкты. Ул  тамашачыларга әнисенең  җырларын җырлады. Репетиция вакытында, сәхнә артында бу балага ничек кыен икәнен күреп, йөрәгем әрнеде. Ә ул тамашачыга моны сиздермәде. Әнисенең горурлыгы, сабырлыгы, көчле рухлы булуы күчкән аңа. Арабыздан китсә дә, Хәния апаның рухы шаттыр дип уйлыйм. Ул безнең күңел­ләрдә мәңгегә истә калачак,– ди Замирә Рәҗәпова.Концерттан җыелган акча җыр­чы турында китап чыгаруга тотылачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.10.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы