|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2017 Шоу-бизнес
Булат Бәйрәмов сәхнәгә ЯҢА жанр алып менә (ВИДЕО)Татарның да үз Семен Слепаковы барлыкка килде. Һәрхәлдә, милли эстрадагы мондый бушлыкны Булат Бәйрәмов тутырмакчы була. Барып чыгармы — әлегә үзе дә белми. Башта видеоны карап узыйк: Әле кайчан гына «Татар радиосы»нда үзенең җанлы, шаян, ихлас тавышы белән меңләгән радио тыңлаучыны үзенә гашыйк иткән Булат Бәйрәмов татар эстрадасына яңалык кертергә теләк белдергән һәм үзләренең Ютубтагы каналларында менә шундый рухтагы җырлар куя башлаган. Сер түгел, гитарага кушылып башкарылган мондый җырлар — татар сәхнәсендә бик сирәк күренеш. Гәрчә андыйлар төрле тусовкаларда, дусларча очрашуларда башкарылса да.
— Мондый җырлар башкару теләге күптән бар иде инде. Берара бу хакта Илфак абый Шиһаповка да җиткергән идем. Хәтта «Чүпрәк» дигән җыр да язып бирде (көне Альберт Исмаил язды). Әмма мин бу җырны үземнеке итеп сизмәдем. «Таныштык без ипподромда» җырының сүзләрен якын бер танышым язды. Шул рухтагы башка текстлар да бирә башлады инде. Әле менә «Хатын-кыз сумкасы», «Синең башың сары» дигән темага заказ бирдем, — диде Булат Бәйрәмов «Идел» журналы хәбәрчесенә. — Шушындый җырларны сәхнәгә алып чыгасым килә. Реакция ничек булыр — әлегә белмим. Шул ук Ютубта куелганнарына да мөнәсәбәт төрле. Биш аккордта гына башкарылган җырлар татар сәхнәсендә әлегә юк. Ә русларда әнә Семен Слепаков шуның белән дан казанды, дисәң дә була.
— Ләйсән бу җырларны ничек кабул итә?
— Нормально! Юмор хисе бар икән әле:)
Юмор дигәннән, Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева катнашында тагын бер видео карап үтик:
--- |
Иң күп укылган
|