|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2017 Фаҗига
“Бу хәбәргә ышанырга авыр булды. Бик тәрбияле егет иде, галим кеше иде” (ФОТО)29 сентябрь көнне «Эфир»дагы – «Перехват», «ТНВ»дагы «Вызов 112» тапшырулары Казандагы «Корстон» кунакханәсе каршында булган юл-транспорт һәлакәте турында күрсәтте. «Киа» автомобиле бер велосипедчыны бәргән. Егетнең хәле авыр, 7нче сырхауханә табиблары аның тормышын саклап калу өчен көрәшә, дип тәмамланды сюжет. Кызганыч, велосипедчы егетнең йөрәге кичә 30 сентябрь көнне тибүдән туктаган. Моны “Матбугат.ру”га “Булмас.ру” сайты хуҗасы Рузил Мөхетдинов сөйләде:
Булат Абайдуллин 2 октябрь дүшәмбе көнне үзенең туган җире Арча районы Шушмабаш авылында җирләнәчәк. Дуслары, курсташлары, студентлары белми калмасын.
Татар халкы тагын бер асыл егетен, галим егетен югалтты...
Рузил Мөхетдиновка кушылып, “Матбугат.ру” да Булат Абайдуллинның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун…
P.S.
Авария турында "Перехват" сюжеты:
Авария турында "Вызов 112" сюжеты:
--- |
Иң күп укылган
|