поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.09.2017 Җәмгыять

Әрәм-тамакларга 25 мең салым түләтмәкчеләр

РФ Хезмәт министрлыгына илдәге эшсезләр, әрәмтамаклар һич тынгы бирми, шуңа күрә әлеге ведомство бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга булган.

Әгәр дә беркайда да эшләмичә йөрүчеләр дип беренче чиратта елның-ел буена диңгез буйларында кызынып ятучыларны, яхталар, пальмалар фонында фотога төшүчеләрне атасалар бер хәл иде дә бит, ләкин бу гражданнар тыныч йоклый ала, чөнки алар кайдадыр эшли дип исәпләнә. Министрлык рәсми рәвештә теркәлмичә эшләүчеләрне генә җәзага тартырга уйлаган шул – аларга әрәмтамаклык салымы түләттермәкчеләр.
 
Дөрес, синең кайдадыр идән юып йөрүеңне һәм моның өчен акчаңны бернинди документсыз-нисез кесәңә генә салып җибәрүләрен ачыклау җиңел эш түгел. Шуңа күрә Дәүләт Думасында халыкның кайсы рәсми рәвештә эшли, кайсы эшләми икәнен ачыклый торган закон проекты әзерләнеп ята икән. Аның нәтиҗәләре буенча “әрәмтамаклар реестры”, ягъни пенсия системасына да түләү кертми, бернинди салым да түләми торган, әмма шул ук вакытта хөкүмәтнең төрле ярдәменнән, әйтик, бушлай медицина хезмәтеннән файдаланучы гражданнар исемлеге барлыкка киләчәк.
Министрлык мәгълүматлары буенча, бүген әрәмтамак дип 15 миллион гражданны атарга була. “Болар эш яшендәге кешеләр, әмма алардан бернинди дә страховка түләүләре керми”, – диде министр М.Топилин.
 
Бәлки шулайдыр да, ләкин эшләргә теләп тә эш таба алмыйча йөрүчеләр дә күп бит бездә. Алар ни өчен әле салым түләргә тиеш ди?
 
Әрәмтамаклык салымы турындагы закон белоруслар тәҗрибәсенә таянып эшләнелә, имеш. Анда ике ел элек, рәсми рәвештә эшләмәүче гражданнардан елына 3,6 млн белорус сумы күләмендә (250 доллар) салым түләтә башлаганнар иде. Ләкин бу хәл халыкта нык канәгатьсезлек тудырды, нәтиҗәдә хөкүмәт әлеге салымны җыюны туктатырга мәҗбүр булды һәм кем дә кем эшкә урнаша, түләгән салым акчалары аларга кайтарылып биреләчәк дип вәгъдә итте. Ә быелның башында исә түрәләргә ел азагына кадәр әрәмтамаклар исемлегендәге бөтен кешене дә эшле итәргә дигән фәрман чыгарды. Бу исә, белгәнебезчә, эшсезләрдән салым җыюга караганда күпкә авыр эш.
 
Быелның февралендә министр М.Топилин әрәм-тамаклык салымы елына 25 мең сум булырга мөмкин дип белдерде. Ягъни сүз бюджет тишеген каплаячак миллиардлар турында бара. Тик менә министрлык чиновникларына, Белоруссиядәге кебек, бу акчаларны кайтарып бирергә һәм үзенең турыдан-туры вазыйфасы, ягъни эш урыннары булдыру белән шөгыльләнергә туры килмәгәе. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.09.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»