|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2017 Милләт
Туйлар узмаган, туннар тузмаганБыел Казанда унөченче тапкыр үткәрелгән халыкара мөселман киносы фестивале күңел күзе булганнарга үзенең чын йөзен – акча, мәгълүмат кем кулында булса, Рәсәйдә киноның да шулар кулында булуын ачык күрсәтте.Журналистлар өчен дигән булып, бер ай алдан “Мир” кинотеатрында атнага бер мәртәбә фестиваль кысасында кино күрсәттеләр. Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары – Нобель бүләге иясе Рәшит Сүнәев, Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина һәм язма авторы Фәния Хуҗахмәт
Шуларның берсе “Горящие птицы” – “Янучы кошлар” дип атала иде. Аны Шри-Ланка, Франция һәм Нидерланд илләре куйган. Әле шул яшемә җитеп шундый куркыныч кино күргәнем юк иде. Дөньяга сигез бала тудырган хатын һәм шуның күргәннәре турында бу фильм. Юк, юк, аның турында түгел икән, бу кешеләрнең, әгәр аларны кеше дияргә яраса, бигрәк тә ир дигән җенесле ике аяклы җан ияләренең кабахәтлеге, оятсызлыгы турында. Нинди монда рәхим-шәфкать турында сүз булырга мөмкин?! Гаҗәпләндергәне анда түгел, бу фильмның менә бу фестивальгә якын җибәрелүендә. Без аны бик аз кеше карадык, иң исемдә калганы академик Индус абый Таһиров булды. Әлбәттә, яхшылыклары өчен аны кунак итеп чакырганнардыр. Ул исә – һәрвакыт үз фикере, акыллы сүзе булган кеше – кино беткәч тә, хәле китеп диимме соң, залда утырып калды. Фикерен бик беләсем килсә дә, янына барырга көчем җитмәде. Шулай да соңыннан фикер алышканда журналист Мөршидә Кыямова гаҗәпләнүен белдерде, сорау бирергә көч тапты. Бу фильмның мөселман кинофестиваленә нинди катнашы бар соң?
Һәм бу сорау әлеге киноны караган һәркемдә туачак.Җавап исә Татарстан кино белгечләренең, тәнкыйтьчеләренең кем, нинди дәрәҗәдә икәннәрен күрсәтте. Җавап мондый булды: “Шри-Ланкада мөселман да яши”. Дөньяда мөселманнар яшәмәгән бер ил дә юк, ләкин бу фильмда алар юк. Анда христианнар да, башка конфессия кешеләре дә яши, аларның үз фестивальләре бар. Шул шарт белән бу фильмны аларга тәкъдим итә күрмәсеннәр. Сайлап алу турының үз шартлары бардыр бит. Тәкъдим итәрләр инде ул, ә сайлап алучылар нәрсә караган соң? Бүгенге кино ул – беренче чиратта сәясәт, бәлки акчадыр. Шул зәхмәт дөньяны бутый. Барысы да – иман да, намус та, вөҗдан да сатыла. Бүгенге кино сәнгать булудан туктый бугай. Сәнгать ул – беренче чиратта матурлык, күңел, җан матурлыгы, әдәп-әхлак һәм иман. Аллаһы Тәгалә матур һәм матурлыкны сөя. Моңа кадәр бит дөньяны матурлык коткара дип яшәдек.
Ә бүгенге кино коткарамы?Быелгы фестиваль Мәһди Әхмәд Алиның (Мисыр) “Безнең вәгазьче” дигән фильмы белән башланып китте. Һәм әйтер идем, бик күп каршылыклы фикерләр яңгырады. Автор ачылышта: “Сезнең илегездә ислам белән сәнгать арасында каршылык юк икән, минем бу фильмымны гарәп илләрендә күрсәтмәделәр һәм Мисырның да кайбер шәһәрләрендә генә күрсәттеләр, безнең илнең күпчелеге каршы”, – диде. Миңа да ошамады. Ошады дип сөйләп, язып чыгучылар аңламады. Киноны карагач, аңлаган булсалар, программада ялгыш китсә дә, проповедникның пәйгамбәр түгел, бары тик вәгазьче генә икәнен күрерләр иде. Сүзлекләргә күз салсалар да, беренче – дингә өндәүче, дин таратучы, икенче – вәгазь сөйләүче, вәгазьләүче, өченче – тәгълимат (идеяләр, карашлар) таратучы. Киноны күрмәүчеләргә гафу ителә, нәрсә язып бирсәләр, шуны укыйлар бит инде. Ә “Безнең пәйгамбәр” дигән киноны үзем күрдем дип телевизордан сөйләүче яулыклы кызга да, “Безнең остаз” дип язучы ханымга да килешми.Әнә бит сайлап алу комиссиясе рәисе Сергей Лаврентьев, географияне киңәйтү өчен генә Нигер иленнән Рәхмәтү Кейтаның “Никах балдагы” (мактауга лаек, яхшы кино) фильмын кертүләрен аклап: “Бу кино аша күпләр дөньяда Нигер һәм Нигерия дигән ике ил барын белерләр иде”, – ди. Шулай булгач, Мисырның “Безнең вәгазьче” картинасын караган тамашачылар пәйгамбәр белән вәгазьчене аерырга өйрәнә алса, шулай ук кинофестивальнең “зур үсеше” булыр иде.
Икенче зур үсеше дип сайлап алу комиссиясе рәисе Илшат Рәхимбайның 15 минутлык “Представь” – “Күзалла” фильмын мактый. Янәсе, мөселман кинофестивале татар киносы үсешенә йогынты ясаган. Соң шулай булмый ни – бер йорттан, бер әти-әнидән туганнарның берсе – поп, берсе мулла булып киткән. Бер татар гаиләсеннән бер поп үсеп чыкканга шатлана Сергей дәдәбез. Бер урыс малае мулла булып китсә, мин дә шатланыр идем. Юри генә әйтәм, Аллаһым сакласын, тәүбә, тәүбә, әстәгъфирулла, минем динемдә дә, Коръәнемдә дә ап-ачык, төп-төгәл әйтелгән: аларның үз диннәре үзләренә булсын, минем – үз динем, үземнеке үземә, диелгән. Аннан соң мин бер диннән икенче дингә күчеп йөрүчеләрне яратмыйм. Дүңгәләккә охшатам. Ком чүлендәге бер тамырсыз үлән, үсемлек ул. Җил кая иссә, шунда бара. Бер хикмәте бар аның – исе дә, төсе дә юк, үзен ач дөя дә ашамый.Ә болар, жюри әгъзаларын әйтәм әле, 11 илдән 20 әйдәп баручы кино белгече, хөкемдарлар килгән. Дөньяның бер генә фестивалендә дә мондый хәл юк икән, чыннан да, РФнең халык артисты Николай Досталь әйткәндәй, Гиннессның рекордлар китабына кертерлек күренеш, ди. Кунак ашы – кара-каршы, ди безнең халык. 20 илдән килгәннәр икән, инде менә, чакырып китерүчеләрне әйтәм, үзләре барырлар, юллары ачылыр. Ләкин инде алар татар киносыныкы булмас, бәлки булыр да. Килсеннәр, күрсеннәр, кем икәнебезне, нинди халык булуыбызны белеп, ашап-эчеп, бүләкләребезне төяп, кайтып китсеннәр. Казан татарлары турында поп Петр Знаменский бик дөрес итеп яза. Мин аның “Казан татарлары” дигән китабын урысча-татарча бер китап итеп чыгардым. Быел өлгерә алмый калдым, киләсе елга һичшиксез фестивальдә таратачакмын. Чистый мескен, басымчак итеп бетерделәр татарны, ә бит бик күпләр Михаил Худяков, Карл Фуксның татарлар турында дөрес, матур итеп язганын белә. Петр Знаменский тарихчы да, доктор да, этнограф та түгел, ул – поп, христиан дине рухание, Казанга чукындырырга килгән, чукындыруның методикасын эшләгән. Ә Казанга килгәч, татарларны күргәч, өйрәнгәч, сокланып, матур итеп язарга мәҗбүр. “Татарлар укымышлы, барысы да, хәтта хатын-кызлар да башлангыч белем ала. Аларда күзгә күренмәс көч, энергия бар. Аларга вәгазьчеләр җибәрергә, аларны чукындырырга ярамый“, – дип яза 1910 елда чыккан китабында. Әлегә безне Якутия киносы белән чагыштырып, Татарстан киносы шытым хәлендә генә, диләр. Барып күрергә, шытымнарны үстерергә, фестивальләрне үткәрергә акча тапкан кебек, күп итеп акча бирергә кирәк. Ач аю биеми, зур мәйданда бии алмый. Унөч ел буена Татарстанда дөнья мәйданына чыгарырлык, үз йөзе, үз сүзе булган фильмнар төшерелде, күрсәтелде. Юрий Фетинг, Фәрит Дәүләтшин, Салават Юзеев, Илдар Ягъфәров фильмнары. Алар талантлы кинорежиссерлар, алар бездә дә бар. Инде шуларны белгән хәлдә 15 минутлык кино төшергән режиссерны зурларга азаплану әллә ничек, килешми. Шулай булып чыкты да, сайлап алу рәисе Сергей Лаврентьевка ошаган бу 15 минутлык фильм жюри әгъзаларына да ошады. Ул Мәскәү сәясәтенә бик туры килә, ә татарча: “Чукын, улым, урысның күңеле булсын”, – дигән кебегрәк яңгырады. Чукынсаң, бүләк бирәләр, кебегрәк килеп чыкты. Бирделәр дә. Ләкин шунысы бар: бүләк алганнан соң да яшисе бар бит әле. Югыйсә быелгы фестивальдә күңелгә хуш килерлек матур эшләр байтак иде. Әле дә аңлый алмыйм: агыннан – карасыннан бер сүз әйтүче булмады, аларны күрмәмешкә салыштылар. Беренчесе – Ренат Хәбибуллинның “Велохаҗ” дигән 21 минутлык кыска метражлы документаль фильмы. Казан егетләре Булат Насыйбуллин белән Марат Фәйзиевнең, өч ай эчендә җиде мең чакрым юл үткәндә каршылыкларга очрый-очрый, барысын да җиңеп, Мәккәгә – хаҗга барып, гамәл кылып, исән-сау әйләнеп кайтулары турында. Ул фильм шулкадәр матур һәм чып-чын, бик әйбәт, төгәл, сыйфатлы, яхшы аппаратура белән төшерелгән. Ә инде Ренатның фестивальдә киносын күреп сөендем. Гаҗәп дәрәҗәдә акыллы, фикерле, фәһемләргә, уйларга, маймылланмаска өйрәтә торган фильм ул. Күренеп тора – егетләр бик булдыклы, акчалы, күп телләрне беләләр, бөтен дөнья буйлап сәяхәт итәләр. Булат хаҗга барыр өчен “Мерседес”ын сата. Самолетка утыр да оч инде. Егетләрнең исә, борынгы заманнардагы кебек, бабалары узган юлны үтеп, чын хаҗ кыласылары килә. Алар шул сынауны лаеклы үтәләр, Мәккә, Мәдинәгә барып җитү генә түгел, хәтта Мәккә шәһәренең башлыгында кунак булалар. Менә бу инде – безнең яшьләргә үрнәк, гыйбрәт. Ренат Хәбибуллинның узган ел Исхак хәзрәт турындагы фильмын күреп тә сокланган идек. YouTube челтәрендә үзенең хаҗга баруы турында 20 минутлык киносы бар. Яратып, кат-кат карыйм. Ә бусын бөтен кеше күрүен телим, телевизордан гел күрсәтеп торсыннар. Күзгә яшь килә һәм горурлык хисе кайный. Безнекеләр чыннан да булдыралар. Булдыручаннар булдырырга тиешләр. Бу фильм куйган максатка ирешү һәм, Петр Знаменский әйткәндәй, бабаларыбызның дәүләт тоткан халык булуын хәтерләү, алар бөеклеген саклап, алар юлыннан бару һәм аның кире кайтуына ышану турында. Хәер, белмим шул, Рәсәй зур тарихлы дәүләт түгел, башлыклары-җитәкчеләре дә кайсы немец, кайсы калмык, хохол, яһүд дигәндәй, кино да шулар кулында. Ничек кенә булса да, күрмәсәләр дә, бирмәсәләр дә, бу кинофестивальне, хәтта мөселманлыгы булмаса да, сакларга кирәк.
Бүген дөнья күләмендә ике киноиндустрия ярыша. Берсе – Голливуд фильмнары, икенчесе Иранныкы. Берсе шартлату, җимерү, юкка чыгару турында булса, икенчесе – саклау, изгелек эшләү һәм матурлык, рәхим-шәфкать, иман турында. Моңа кадәр иранлылар бездә дә бик зур, дәрәҗәле дөнья фестивальләрендә урыннар алган (безнең фестивальдән соң да алганнары бар) кинолар күрсәттеләр. Быел исә Ираннан яхшы фильмнар күренмәде. Жюри бит 11 илдән килгән. 782 дән артык фильм арасыннан сайлаган. Иран дигәч, Әмир Пуринанның “Фальшивка” (программа ясаучылар “Ялган кәгазь” дип тәрҗемә иткән) киносын карагач, ялганчы, алдакчы икәнен күрәсең. Ислам иленнән килгән бу киноны күргәч, аптырап каласың. Монда да бертуктаусыз үлән тарталар, зина кылалар. Һәм әле акланмакчылар. Режиссер нәрсә әйтергә тели? Ул гомер буе укытучы булып эшләгән, бу – аның беренче киносы. Мин аңламам да аңламам инде, әле бит хөрмәтле коллегам Рәшит Әхмәтов та автордан нәрсә әйтергә теләгәнен кычкырып сорарга мәҗбүр булды. Ник автор үлән төтене суыручыларны да, корсактагы сабыйларны үтерергә йөрүчеләрне дә безнең шәригать хөкемнәре каршында гөнаһлары юк дип аңлатмакчы? Нәрсә бу? Нигә? Нәрсәгә кирәк булды икән?Күп кенә киноларның географияне киңәйтү һәм кинолар санын арттыру өчен генә фестивальгә кертелүе кычкырып тора. Аларны бер төрле сыйфат берләштерә. Мөселманнарны, кайсы гына илнеке булса да, хәерче, шапшак, бәхетсез итеп күрсәтү. Әйтерсең лә хромосомасы артыграк йә кимрәк балалар да бары мөселманнарда гына. Ул сабыйларның теле дә, дине дә юк бит инде.
Очраклы, кемнеңдер кеме дигән булып, берсендә машина сытып киткән этнең гомерен озайтырга йөрүчеләр, икенчесендә сау-сәламәт этне “йоклатулар”, Пасха бәйрәме турында ниндидер өйрәнчек, курс эшләрен кино дип тәкъдим итүләр әллә ничек, килешми. Ярый, күрсәтсеннәр дә ди. Шуларга ук, кемнең кулында – шуның авызында дигәндәй, урыннар, бүләкләр бирү, билгеләп үтүләр... Олы абзарда ни булса, кечесендә дә шул була.Жюри рәисе Николай Досталь һәм Андрей Кончаловскийның 2005, 1965, 1969, 1974 елда төшергән фильмнарын аерым кинотеатрларда көннәр буена күрсәттеләр. Бу урында, аралаштырып булса да, 13 ел буена Татарстанда төшерелгән, фестивальдә катнашкан фильмнарны күрсәтеп булмый идеме? Ник әле аларны һаман телевизордан булса да күрсәтмиләр икән?Иранга баргач тыңлаган лекцияләремнән, күргән-ишеткәннәремнән чыгып, байтак мәкаләләр язылды. Ләкин нәсыйхәт полициясе турында бер сүз дә язганым юк. Үз җаем белән язармын.
Бүген Рәсәйдә иң куркыныч сыйфат – ялагайлану, ясалмалык, ялган, үз ялганыңа үзең ышану, кеше хезмәтен күрмәү, күрәлмау чәчәк ата. Ләкин ул вакытлыча гына. Бу сыйфатлар озак саклап тормаячак, бөтенләй таркалуга китерәчәк. Шуның өчен һәр кешедә каршы торучанлык кирәк, һәр нәрсәгә риза булып яшәргә ярамый. Бүген бер оешмада хөрмәтле коллегаларым, газета-журналлар чыгарып, 15-20 мең сумга эшләп йөри. Ә болар өстендә утыручы исәпсез-сансыз хезмәткәрләр 40-50 мең сум акча ала, диләр. Кыскартырга вакыт җитмәдеме икән? Байбулат Батулланың “Кыскарту” фильмы шул турыда дисәм, шул ук бик аз хезмәт хакына эшләп йөрүче коллегаларым “безгә җитә”, “безгә күп кирәкми”, диячәкләр. Бәлки шулайдыр, болар инде каршы тору халәтен югалтканнар, шуның өчен аларга аз түлиләрдер. Бәлки юктыр. Байбулат узган ел “Ноль һәм аның яртысы” дигән кино күрсәткән иде, әйбәт иде. Быелгысы гаҗәп, 9 минутлык уен киносына нинди зур мәгънә салынган, күп әйбер сыйдырган. Ул үзе кебекләр арасында һичшиксез беренче урынны алырга тиеш иде. Чөнки бу фильмда каршы тору, көрәш һәм гаделлек бар. Начарлыкны, фальшны, гаделсезлек һәм имансызлыкны атып егарга иде. Хыялда, төштә генә булса да. Югыйсә бигрәк аздылар бит.
Шул ук халыкара мөселман кинофестивалендә дә.Тугыз минутлык “Кыскарту”да яңгыраган пистолет тавышы күңелләрдән татар киносы өчен хурлану ачысын гына бераз алып калмасын, куркакларны, ялагайларны, битарафларны уятсын (йокыдан гына түгел), татар киносы төшерәм дип зур эшкә алынырга теләүчеләрне уйландырсын, гыйбрәтләндерсен. Нәрсә әйтергә телиләр?Юлия Захарова төшергән “Хәлимә” һәм Анар Аббасовның “Амун” фильмнары турында да язасым килгән иде дә соң. Әле бит туйлар узмаган, туннар тузмаган... Язарбыз, язарга язса иде.
Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|