• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
18.01.2010 Җәмгыять

КАЙГЫСЫ КҮП, ШАТЛЫГЫ АЗ

Гамәлгә кергән телнең дәүләттә, аеруча күп милләтле империяләрдә хакимлек итү һәм йогынтыны көчәйтү өчен үзәктә хезмәт итүе сер түгел. Мисал өчен, Британия, Франция һәм Испания дәүләтләре, колонияләрен әллә кайчан ташлап киткән булсалар да, бүген бу территорияләрдә йогынтыларын шушы телләре аркасында гына саклап кала.

Ә менә рус теленең хәле, башка метрополия телләреннән аермалы буларак, күпкә катлаулырак булырга охшый. Ни өчен дигәндә, буйсындырылган кавемнәрнең күпчелеге, гасырлар буена дәвам иткән милли һәм дини изүгә карамастан, бирешергә теләми – үзләренең борын-борыннан килгән традицияләренә тугры кала. Мәскәү ничек кенә тырышмасын, Россиядә милләтләрне эретеп юк итү казаны Америкадагы кебек нәтиҗәле эшләми. Моның сәбәбе дә бик гади, тик аны аңларга гына теләмиләр: бу илдә рус булмаган халыклар Америкадагы кебек чит илгә бәхет эзләп килгән килмешәкләр түгел, ә үзләренең тарихи ватаннарында гомер сөрә. Төп милләтләрнең "бөек" этноста эрергә теләмәве, киләчәктә туган телне (әлбәттә, аны саклап калган тәкъдирдә) һәм милли гореф-гадәтләрне нигез итеп алып, яңадан тернәкләнү – аякка басу өмете уята.

 

Советлар Союзының таркалуын Путин юкка гына руслар өчен геосәяси фаҗига дип атамагандыр. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген эстон, грузин яки үзбәк яшьләре (чехлар белән венгрларны, бүтән Көнчыгыш Европа илләре яшьләрен әйтәсе дә юк), дәррәү кузгалып, рус теле урынына инглизчәне өйрәнә башлады. Элегрәк Кремль хуҗаларына моннан да аянычрак хәлне күз алдына китерү мөмкин идеме?!

 

Рус телен өйрәнү һәм куллану элеккеге СССР төбәкләрендә бер дә тигез бармый. Мисал өчен, Россиянең рәсми затлары Кыргызстанның тел сәясәтеннән канәгать һәм бу аңлашыла да: анда рус теленең урыны түрдән. Ә менә 1940 нчы елларда Советлар Союзы тарафыннан басып алынган илләр, әйтик, Балтыйк буе республикалары Мәскәүнең элеккеге гамәлләрен оныта алмый: русларга гражданлык алганда бу республика халыклары телләрен белүне мәҗбүри шарт итеп куя. Украина Президенты Виктор Ющенко да күптән түгел "Spiegel" журналына (Германия) биргән интервьюсында: "Туган тел ярдәмендә без үзебезнең культурабызны яклыйбыз", – диде.

 

Элеккеге союздаш республикаларда рус телен куллану дәрәҗәсен, аңа булган ихтыяҗ һәм мөнәсәбәтне белер өчен Американың иң абруйлы "Нью-Йорк таймс" газетасы 2009 елда кызыклы тикшеренү үткәргән һәм менә нинди нәтиҗәләргә килгән. Балтыйк буе республикалары Эстония белән Латвиядә гражданлык алу өчен эстон һәм латыш телләреннән имтихан бирү таләп ителә. Литвада хакимият органнарында рус телен куллану тыела. Моның үтәлешен хөкүмәт контрольдә тота.

 

Украинада украиннар да, милли азчылыкны тәшкил иткән руслар да рус телендә сөйләшә, әмма хакимият органнары мәктәпләрдә, шулай ук башка өлкәләрдә украин телен куллануны мәҗбүр итә.

 

Грузиядә байтак телеканалларда һәм радиостанцияләрдә рус телендәге программалар тыелган.

 

Төрекмәнстанда рус мәктәпләре һәм газеталары ябылган. Күренә, ки, бу дәүләтләрдә рус телен өнәп бетермиләр.

 

Молдовада рус теле ярымрәсми тел исәпләнә.

 

Әрмәнстан белән Әзәрбайҗанда рус теле рәсми тел булып саналмый, әмма түрәләр һәм зур шәһәрләрдә яшәүчеләр рус телендә аралаша.

 

Үзбәкстанда рус теле рәсми тел түгел, шулай да кайбер мәктәпләрдә аны төп тел сыйфатында укыталар.

 

Таҗикстанда шактый кеше русча сөйләшә, хәлбуки күптән түгел дөнья күргән закон проекты аны рәсми документларда файдалануны тыячак. Бу төбәкләрдә рус теленә карата катнаш мөнәсәбәт өстенлек итә.

 

Белоруссия белән Казакъстанда рус теле милли телләр белән бер дәрәҗәдә дәүләт теле итеп канунлаштырылган.

 

Кыргызстанда рус теле – рәсми тел, әмма президентлыкка кандидатлар кыргыз теленнән имтихан бирергә тиеш. Шулай итеп, тикшереп чыккан илләрдән рус теленә уңай мөнәсәбәт соңгы өч дәүләттә генә күзәтелгән.

 

Мәскәү мондый "күңелсез" хәлләрне туктатырга, рус теленә игътибарны арттырырга тырыша. Шул максатта Россиядә һәм чит илләрдә махсус фондлар оештырыла, рус теле еллары игълан ителә, төрле симпозиумнар, күргәзмәләр, "түгәрәк өстәл"ләр, олимпиадалар һәм шуның ише башка чаралар уздырыла, аерым темаларга зур суммада грантлар тапшырыла... Болар барысы да Россия Хөкүмәтенең тел мәсьәләсенең мөһимлеген аңлап, шул өлкәдә даими рәвештә эш йөртүен раслый.

 

Инде килеп үзебезнең туган республикабыздагы хәлләргә күз салыйк. Соңгы вакытта татар теленең аяныч хәле турындагы хәбәрләрне сукыр гына укымый да, чукрак кына ишетми торгандыр. Нигә шулай килеп чыкты соң әле? Телләр турындагы канунны беркем дә гамәлдән чыгармады югыйсә. Белүемчә, аны үтәр өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә, Министрлар Кабинетында махсус бүлек оештырылган. Ягъни уңышлы эшләр өчен шартлар тудырылган. Алайса нигә соң хәлләр шундый хөрти? Ирексездән күңелгә бу максатларда бүлеп бирелгән акча түрәләр кесәсенә кереп ояламый микән дигән көфер уйлар килә. Әнә бит, бик тә абруйлы саналган хөкүмәт басмасы шул сәбәпле нинди күңелсез хәлгә төште. Гомумән, республикада Хисап палатасы бар микән һәм ул нәрсә белән шөгыльләнә икән?

 

Телебезнең куллану даирәсенең һаман кысыла баруын кайберәүләр РФ Дәүләт Думасының белем бирүдә милли-төбәк компонентын төшереп калдырган 2007 елның декабрендә кабул ителгән 309 нчы канунда, Россия мәгариф министрлыгының БДИ системасын кертүдә күрә. Сүз дә юк, алар милли телләрне өйрәнүдә чүп өстенә чүмәлә дигәндәй тискәре йогынтысын ясады. Тик бит Мәскәүнең бу һөҗүме әле күптән түгел генә башланды (бәлки әле бу мәсьәләләрдә безнең йомшаклык, күндәмлек этәргеч булгандыр). Ә менә татар мәктәп-гимназияләренең тулысынча диярлек рус теленә күчеп бетүен, 15 ләп район үзәгендә татар телендә укытуга бөтенләй күчелмәвен, милли басмаларның ел саен тиражларын шактый югалтуларын, татар телендәге китап кибетләрендә зират тынлыгы хөкем сөрүен күрәбез. Бауман урамындагы үзәк татар китабы кибетенең дымлы подвалда урнашуы гына да татарча китапка нинди мөнәсәбәт булуын искәртеп тора. Халкыбызның милләт язмышына битараф булуы турында сөйли ләбаса бу.

 

Шул уңайдан төп темадан чигенеш ясап бер-ике сүз әйтәсе килә. Гумилевның этносларга караган пассионария тео­риясе бар. Анда һәр этносның яшәү гомере табигый шартларда, бәла-казаларда вакытсыз өзелмәсә, 1200-1500 ел итеп күрсәтелә. Соңгы обскурация фазасында кеше тирә-яктагы тормыш белән бөтенләй кызыксынмый, үз казанында гына кайный. Җәмгыять, милләт төшенчәләре аның өчен ят. Киресенчә, гомуми вәзгыять өчен янып йөргән фидаи затлар (андыйлар бик аз була) бу кеше өчен иң явыз дошман, чөнки ул аның күңел тынычлыгын боза, эчке дискомфорт тудыра. Кыйбласы югалгач, ул теләсә нинди милләткә килеп кушыла, теләсә кайсы динне кабул итә. Без дә шушы критик фазага килеп җитмәдек микән?! Бәлки галимнәребез, минем бу фаразны инкяр итеп, аңлаешлы җавап бирер.

 

Мондый шартларда, барыр җир калмагач, һаман шушы Телләр турындагы канунга әйләнеп кайтырга туры килә. Бәлки, җитешсезлекләре булса да, аны эшкә җиксәк, үтәлешен контрольдә тотсак, хәлләр барыбер уңай якка үзгәрер, иншалла.


Гамир ГAРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 8 | 15.01.2010
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№12 (32581) / 19.01.2010 06:54:35

Ватаным Татарстан газетасы газетаның битенә төшерелгән Татарстан флагын астын өскә китереп чыгара... Ялгышлыкмы бу, махсус эшләнәме... Күңелене төшермәсәгез иде. Төзәтегез әле!

№11 (32558) / 18.01.2010 20:32:57

юк шул Укучы ТНВ дан гына түгел,югары даирәләрдән башларга кирәк бу татар телен \\\"оныттырмый\\\" торган акыллы программаларны! ике дәүләт теле турында кабул ителгән законнарның үтәлү-үтәлмәве белән кайчан кызыксынганыбыз бар? борын астыннан гына шыңшыйбыз да онытыла. Бөтен эш кәгазьләре- квитанция, бланклар татарча да тутырылса, урысларга да конкрет таләпләр куелса;(эшкә урнашканда татарча белүе белән кызыксыну Һ.б )результат башка булыр иде!
бер ТНВ җилкәсенә генә калдыру дөрес булмас шул.

№10 (32540) / 18.01.2010 16:52:37

Bakinka, Советлар Союзы заманында ук сезнен шэхэрдэ булып шаккатып кайткан идем, армиядэ шунда хезмэт иттем. Анда, шэхэрдэ булуга карамастан, ботен кеше Азербайджан телендэ сойлэшэ иде. Э безнен Казанда бу вакытта татарча сойлэшсэн сине авыл мокыты дип атыйлар иде

№9 (32533) / 18.01.2010 15:25:10

Бакуда яшим.

№8 (32526) / 18.01.2010 14:56:14

Кем эйтэ ала, "Акчарлак" гэзитенен интернет варианты бармы? Булса, кайдан табарга?

№7 (32523) / 18.01.2010 14:33:36

Bakinka, кайсы яклардан сон син узен?

№6 (32522) / 18.01.2010 14:30:28

Минем шикелле, 34 ел туган яктан еракта яшэп карагыз эле сез!Туганнар Татарстанда,кон саен телефон белэн дэ сойлэшеп булмый.

Татарстан малае, ике суздэ хата булуы, бик зур проблема тугел.Эштэ утырып язганда булыр инде ул.

№5 (32517) / 18.01.2010 13:42:57

хаталы язу- ул бөтенләй сөйләшә белмәүдән яхшырак бит!

№4 (32514) / 18.01.2010 12:57:01

Bakinka, син узен язуын язгансын да, тик миндэ синен узеннен татар телен белу-белмэвен турында шик туды, синен хэрбер сузен хатадан гына тора бит

№3 (32513) / 18.01.2010 12:47:21

Туган телебездэ сойлэшуне онытмас очен, шул ук татар журналистларын, ТНВда татарча программаларны алып баручыларны телебезгэ русча кыстырып,кукреп торган бодай басуын чуп улененэ батыргандай, рус сузлеренэ батырмаска ойрэтуден башларга кирэктер. "Кара-каршы" тапшыруында И.Шихаповнын башлаган сузе арасына чатнатып "результат" суз кыстыруы узе генэ ни тора. Карап, тынлап утырган кешенен тапшыруга карата ышанычы да, кызыксынуы да шундук кими башлый. Бетэ дип, кистереп эйтесем килми. Элегэ...

№2 (32509) / 18.01.2010 12:01:19

Бик дорес язасыз.
Беренче уз балаларыбызга ойрэтергэ кирэк туган телебезне.Отпускага кайтканда татар балалары рус телендэ сойлэшкэннэрен ишетеп,нигэ татар телендэ сойлэшмисез дип сороган идем.Татар телендэ сойлэшкэндэ бездэн колэчклэр диделэр.Мин анламыйча калдым.Дорес,нихэтле куп тел белсэн,шул хэтле яхшы,лэкин туган телгэ хормэт итэргэ кирэк.Бу да гаилэдэн башлый.Балалар кечкенэ вакытта туган теленэ хормэт итэргэ ойрэтергэ кирэк.

№1 (32507) / 18.01.2010 11:13:17

Җә җанашкайларым,монда язып утыручы милләттәшләрем,Гамир язганнарга кайсыгыз каршы килә алыр икән? Табылмас андый татар.

Мондагыларга бер сорау туа.
СИН үзең ни эшләдең татар телен саклап калу өчен һәм нинди файдалы эш эшли аласың?

Аңлашылганча, татар теле җан тәслим кылу алдында?

Кабатлыйм: татарлар татар телен уку өстенә, 2-3 чит телләрне белү мәҗбүри.Моны татар лицейлары күрсәтте.Шулай булганда татар яшәячәк.Чит илләрдәге халыклар илә аралашу отышлы булыр, татар өчен.
Татарстан чикләрендә генә дөнья бетми бит әле.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar