поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.09.2017 Хатлар

"Туйга акча нишләптер һаман безнең яктан чыкты" (БУЛГАН ХӘЛ)

Элек бергә эшләгән, пенсиягә миннән шактый соң чыккан хезмәттәшем очрады. Чибәрләнгән, җыйнакланган. Чәчтараштан чыгып килә, мин узып барам, тукталып, шактый сөйләшеп тордык. Чәчләрен ясаткан, тырнакларын буяткан, битләре дә ялык та йолык.

– Әллә берәр туган көнгә яки туйга барырга әзерләндеңме? – дим. Шунда мине нык кына ачуланып ташлады бу. Бергә эшләгәндә мин аңа һәм бүтән хезмәттәшләргә гел акыл өйрәткәнмен икән (үземә булмаган акылны).

– Синең сүзгә карап, тапкан барлык акчаны балаларга тоттык, – диде ул. – Үстерәсе, укытасы, соңыннан башлы-күзле итәсе булды. Малай өйләнгәч, башта фатир алыштык. Кодагыйлар өч бүлмәле фатирда яшиләр иде, малай анда өч ай гына чыдады. Күп өлешен үзебез түләп фатир алып бирдек. Килен инде авырлы иде. Абыйсыннан озакка калышмый кыз да кияүгә чыкты. Туйга киеп барырлык юньле киемебез дә юк, ирем тазарып та киткән иде, костюм-чалбарларын кигәндә әле култык астыннан, әле бот төбеннән дигәндәй шытырдап сүтелеп чыга... Теккәләп, үтүкләп, унар ел кигән шул киемнәрне киеп, ресторанга туйга барып утырабыз. Туйга акча да нишләптер һаман безнең яктан чыкты. Инде бер-бер артлы оныклар туа башлады. Җитмәсә кыз дәгъвалый: “Малаегызга фатир алып бирдегез, ә мин нигә һаман да каенана белән чиләнергә тиеш?” – ди.

Тапкан бар малыбызны кушкач, кияү белән кыз да үзләренә аерым фатир алдылар. Йорт кирәк-ярагы, җиһаз, балаларга өс-баш, бала арбасы, бераздан ясле-бакчага урын юллау... Санап бетерә торган түгел, очы-кырые юк. Үзебез вакытсыз картаеп, таушалып беттек. Ир, мескен, болай да юаш кеше, мин кушканны автомат рәвешендә башкаручы. Шул рәвешле яшәп, балалар 40-42гә җиткән, үзебез 60ны узып киткәнбез. Кода-кодагыйлар бик хәйләкәр булдылармы, әллә бөтен булмышлары шулай идеме (коданың берсе нык кына сала торган булып чыкты) – ике балабызның да тормышын без сөйрәдек.

Менә син әледән-әле искә төшәсең дә, эт итеп сүгеп йөрим үзеңне. Карале димен, алтмыш яшькә җитеп үзебез ни кидек тә, ни күрдек дим. Ә балалар, соңрак оныклар, Төркиясендә дә, Кубасында да булып, күреп, йөреп кайттылар. Безгә күчтәнәчкә бер уч кабырчык... Бер ярдәм итеп ияләштергәч, бала-чага һаман шуны гына көтеп, өмет итеп яши икән ул. Авызларын ачып, кулларын сузып кына торалар. Инде шулкадәр күнеккәннәр, чәшке тун кирәкме, яхшы, затлы күннән туфли, сапоги-фәләнме, йөгерешеп безгә киләләр. “Менә бераз гына җитеп бетми (чынлыкта – яртылаш), бирегез инде”, – диләр.

Яхшы бүрек, костюм-чалбар турында әйтмим дә инде. Үземнең чираттагы туган көнемдә боларның барысын бергә чакырып, яхшылап сыйладым да, болай дидем: “Бүгеннән башлап мин сезне имидән аерам, кул сузып безгә килүдән туктагыз! Шушы яшькә җитеп, без әле үзебез өчен яшәмәгәнбез икән, инде яшәп калыйк!” “Ярар соң, ярар соң”, – диештеләр. Әле шунысы бар, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә әтиләренә яки үземә бүләкне үзем сатып алып, аны иремә: “Менә монысын малайлар алып килеп бирде, монысын кыз белән кияү кертеп чыкты”, – дип алдап, балаларны яхшы атлы итеп үтте гомер.

Биш-алты еллар инде пенсияне үзебезгә генә тотабыз. Путевка алып, Кара диңгез буйларын да күреп кайттык, Петербург, Әстерхан якларына да барып чыктык. Үзең өчен генә тотсаң, барына да җитә икән бит. Синең сүз белән (әпәт мин гаепле!) моңа кадәр алар өчен яшәлгән, әйдә, бераз үзләре дә кыймылдасыннар әле.

Шулай көлә-көлә сөйләп, мине үзләренә кунакка чакырып, бик канәгать кыяфәттә китеп барды элекке дустым, хезмәттәшем.
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.09.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»