|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
27.09.2017 Экология
Әле көз уртасы да юк - ә урамда инде буран котыра (ВИДЕО)Башкортстанның Белорецк районында 26 сентябрьдә трассада буран дулады, дип хәбәр итә “Башинформ “. Яңгырлы юеш кар Ассә авылында яуган. Бу вакытта юлда күз күреме начарланган, юл кырыйларында кар яткан. "Татар-информ" билгеләп үтүенчә, тагын бер видео 27 сентябрьдә иртән Баймак районында төшерелгән. Трассада шулай ук бераз кар ятуы күренә, һава температурасы -1 градус тирәсе.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе метеорологлар фаразларына сылтама белән быел төбәккә кышның иртә киләсен, кар катламы ноябрь аенда ятачагын җиткерә.
--- |
Иң күп укылган
|