поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
27.09.2017 Ир белән хатын

Кызым – ирсез, бала – әтисез, мин кияүсез калдык...

– Урыс баеса – чиркәү сала, татар баеса – хатын ала дигәннәре дөрестер, элеккеге татарларга гына түгел, хәзергеләренә дә кагыла бу әйтем, – дип, сөйләп китте Хәдичә карчык (исемен үзгәрттем).

 – Күз карасыдай тәрбияләп үстергән бердәнбер кызымны әйбәт егеткә кияүгә бирдем дип сөенгән идем, сөенечем озакка бармады. Кияү әтисе сатып алып биргән ике бүлмәле фатирда матур гына тормыш башлап, туганнары урнаштырган яхшы эштә тыныч кына эшләп йөри иде. Яши башлауларына ике ел дигәндә, кызым сау-сәламәт, тупырдап торган ир бала да табып куйды. Бала карашырга, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә яшь гаиләгә үзем дә еш барып йөрдем. Улына бер яшь тулар алдыннан кызым яраткан эшенә чыкты. Әти-әнисе эштә чакта бала тулысы белән минем карамакта калды. Әле, Аллага шөкер, сәламәтлегем булганда таза-сау баланы карау шатлык кына. Ашарларына да хәзерлим, өйләрен җыештырам, керләрен дә юып куям, гаиләдәге тынычлыкка, мул тормышларына эчемнән сөенеп туя алмыйм. Бигрәк тә кияүне өрмәгән урындыкка да утыртмыйм. Җаны ни тели, шуны пешерәм, кайтканда – әзер, киткәндә әзер. Каршыларында очып кына йөрим инде. Кызым да шат, кияү дә. Онык белән икәү бер бүлмәдә яшибез диярлек, үз фатирыма кайтып карап кына килгәлим.
 
Тормыш һаман шулай җырлап барыр кебек иде, әмма эчми, тартмый торган акыллы киявем берзаман әлеге ике зәхмәтне берьюлы куллана башламасынмы?.. Башта, ярар инде, ир кеше бит, заманасы шул, ирлеген итәсе, иптәшләре алдында аларча буласы киләдер дип, кыз белән үзебезне тынычландыра идек. Яман гадәтләре ешая башлагач, түзмәдем, кыз белән кияүне яныма утыртып: “Улым, саулыгыңны агуларга алыштырма, алар яхшыга илтми, әнә, япь-яшь ир-егетләрне шул зәхмәтләр “теге” дөньяга озатып кына тора. Син тот та шоферлыкка укып, машина алып җибәр”, – дип нотык укыдым, киңәш бирдем. Үзенең дә теләге булганмы, киңәшемне тыңлады, эш арасында шоферлыкка укый башлады. Руль артына утыргач, шайтан суын авызына да алмас дип, эчемнән генә сөенеп, өмет иттем. Укып бетергәч, менә дигән чит ил машинасы алды. Дөрестән дә, хәмерне авызына да алмый, машинасы икенче хатынымыни: сыйпап кына тора. Эшенә дә машина белән генә йөри, безне дә утыртып табигать кочагына алып чыга.
 
Тик бу матур гадәтләре дә озакка бармады. Киявем өйгә вакытында кайтмый, кайчакта, әллә нинди исләр ияртеп, таң белән генә кайтып керә башлады. Кыз елый, мин кайгырам. Белеп торабыз: кияү кем беләндер чуала. Яхшылап әйтеп тә, орышып та карадык, әтисе дә килеп мораль укыды. Юк, кияү бездән бизгәннән-бизә. Ә беркөнне ачыктан-ачык: “Мин мәхәббәтем янына китәм”, – дип, әйберләрен җыйнап, китеп тә барды. Менә инде өч елдан бирле марҗасы белән яшәп ята. Кызым – ирсез, бала – әтисез, мин кияүсез торып калдык...

Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.09.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы