поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.01.2010 Җәмгыять

АТ АСРАМАСАК ИШЕК АЛДЫ БУШ

диләр Кукмара районы Манзарас авылында 59 ел бергә гомер итүче Галиулла бабай белән Нурзидә әби.

Карт белән карчык бүген дә маллар асрый. Сигез дистәне тутырган Галиулла абый, әле егетләрчә җитез. 

 

– Җәен атыбыз колынлады. Малай атны үзләренә алып китте. Фермада эшли, кышын җигим әле, җәйгә китерермен диде. Ә колынын үзебезгә калдырдык, – дип мал абзарындагы колынын сөйде Галиулла абый. – Икебез дә яратабыз атларны. Нурзидә белән колын янына көнгә әллә ничә чыгабыз.

 

Галиулла абый белән Нурзидә апа биш бала үстергәннәр, аларның инде һәркайсының үз тормышлары. 

 

Унике яшеннән сука сукалаган, яшьли ятим калган Галиулла бабай, яшьлеген искә алырга бик яратмый.

 

– Сугыш башланганчы әтине “халык дошманы, кулак” дип кулга алдылар, – дип сөйләде ул. – Нәселле атлар үрчеткән ул. Атларга булган мәхәббәтем дә әтидән киләдер. Ул кулга алынганнан соң безгә көн булмады инде. Ничек тә кысрыкларга, безне яшәтмәскә теләделәр. Аннан сугыш башланды. Үзебез тырыш булганга гына исән калдык.

 

Галиулла абый белән Нурзидә апа 1950 нче елны өйләнешәләр. Егеткә ул чакта – егерме бер, ә кызга унтугыз яшь була.

 

– Үги әни белән яшәдем, – дип сөйләде Нурзидә апа. – Һи-и, ул мин күргәннәрне... “Үги кыз” әкияте бер кырыйда торсын. Кияүгә чыксам, ичмасам җәберләнеп яшәүдән котылырмын дип килдем Галиуллага. “Мин армиягә китәм. Өч ел көтәргә риза булсаң, әни янына алып кайтып калдырам сине”, – дигән иде, мин ризалаштым. Үги әни янында яшәүдән дә начаррак булмаслыгына ышандым. Галиулланы армиягә алмадылар. Кайнанам белән егерме өч ел яшәдек. Үз әнием булмагач, минем өчен аннан да якынрак кешеюк иде. Авыр туфрагы җиңел булсын, улын түгел, һәрчак мине яклады. Әле Галиулла бездән көнләшә дә иде. “Сез миңа каршы сөйләшеп куйгансыз”, – дия торган иде. Балаларны да кайнана үстереште. Бүгенге яшьләргә карыйм да, шаклар катам. Адәм баласы сабырсыз. Хәзер кызып китәләр. Бер сүз әйтеп булмый, сүз күтәрмиләр.

 

– Әйе, Нурзидә апаң сабыр булды. Нинди авыр вакытларда да балаларны аякка бастырдык, йортын да салдык,- дип сүзгә кушылды Галиулла бабай.

 

– Хәзер яшьләр бер-берсен көнли. Ир – хатынга, хатын иренә ышанмый. Бер-берсенә карата ихтирам юк, – ди Нурзидә апа. 

 

– Нурзидә апа, ә сез Галиулла абыйдан көнләшмә идегезме? – дим.

 

– Нинди көнләшү ди ул?! Тормыш арбасын бергә җигелеп тартканда көнләшеп утырырга вакыт калмый ул.

 

– Ә минем көнләштерергә сәбәп тә биргәнем булмады. Хатын-кызга һәвәсләнмәдем, – дип куйды Галиулла абый.

 

Нурзидә апа елмаеп җибәрде.

 

– Мин килен булып килгәндә, Галиуллалар кечкенә бер таш сарайда яшиләр иде. Азрак хәл алгач, йорт төзи башладык. Бер-бер артлы балалар туды. Тормышның төрле вакыты булды. Тик, Ходайга шөкер, кеше көлдереп, кычкырышып яшәмәдек. Тормыш бер кешенең дә шома гына бармый. Гаиләне саклыйм дисәң, түзәсең, – диде күпне күргән ана. 

 

– Сәламәтлегез ничек соң? – дип сорыйм. 

 

– Аякларның рәте юк. Картлык үзен сиздерә. Әлегә кадәр күп итеп мал-туар асрадык, хәзер чама юк инде. Бабай әйбәт әле. Мин ятканда чәен дә куя, кәефем булмаса ашарга да пешерә. “Әйдә, карчык, синсез табынга утырсам тамактан үтми”,– ди. Үземне көчләп булса да урыннан торып, табынга утырам. Бабайның күңеле булсын дим...

 

Галиулла бабай карчыгының сүзен җөпләп:

 

– Үзем генә бернәрсә дә эшли алмыйм, хәтта чәй дә эчәсем килми. Ходай киләчәктә дә тигезлектән аермасын дип телим. Парлы тормыш кына күңелле... – диде.

 

Карт белән карчык мине озата чыкты. “Бабай, аягыңа менә моны ки”,– дип, Нурзидә апа иренә итек сузды. “Ул арада гына туңмыйм инде”,– диде Галиулла абый. Шулай да карчыгының сүзен тыңлап итеген киеп куйды. 


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»