|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2017 Мәдәният
Хәния Фәрхигә багышланган китап чыгару ниятләнәТатарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында китап чыгару нияте бар. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның истәлегенә багышланган “Истә калсын!” дип исемләнгән өч көнлек концертларда игълан ителде. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, алып баручы Зәмирә Гәрәева Хәния Фәрхи турында газета-журналларда мәкаләләр булса да, аның турында бер китап та булмавын әйтте. “Өч көн дәвам иткән концертлардан кергән керемне якыннары аңа багышлап китап чыгаруга тотачак”, - дип белдерде ул. Тамашачылар бу хәбәрне алкышлар белән хуплады.
Китап чыгару идеясе тормышка ашса, аны киләсе елның 30 нчы маенда – җырчының туган көнендә, филармония залында тәкъдим итү планлаштырыла.
--- |
Иң күп укылган
|