поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.09.2017 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: «Бу сүзләрне язган кешене әйтәм әле... Үзәгенә үткән инде»

"Шәһри Казан" газетасы Илсөя Бәдретдинова белән берлектә телевидение өчен ролик төшерде. Илсөя Бәдретдинованың гастрольләр графигы тыгыз булса да, ул вакытлы матбугатны карап барырга вакыт таба.

Ә "Шәһри Казан" белән хезмәттәшлеге исә шактый еллардан бирле дәвам итә. Берничә еллар элек аның "Шәһри Казан"да үз язмалары да басылып чыга иде. Аның иҗаты, яшәеше белән кызыксынучылар аның инстаграм битендәге аңа гына хас кызыклы язмалары белән танышып бара ала. Ә хәзер Илсөянең "Шәһри Казан"да ике ел элек чыккан язмасы белән танышып үтегез.
 
Урман, гөмбә һәм Гөлсылу апа...

Керим әле урманнарга,
Урманнар арасына.
Сөйлим әле серләремне
Сандугач баласына, – дип җырлыйлармы әле? Җан кисәгем... Бу җыр сүзләрен язган кешене әйтәм әле... Үзәгенә үткән булгандыр инде. Тик торганнан урманга кош баласы белән сөйләшергә чыгып китмәгәндер. Урман, чынлап та, бер төрле тынычландыра торган җир ул. Мин дә бер көн урманга чыгып киттем. Җитмәсә гөмбә чоры.
 
Гөмбә җыю, аера башлау, ниндидер рецептлар белән кызыксыну татар авылларына соңгы елларда гына керде бугай әле ул. Ходайның рәхмәте, замана белән бергә атлыйбыз.
 
Балтач районының Арбор авылында Гөлсылу апа яши. Чандыр гына гәүдәле 80 яшьлек чып-чын татар әбисе. Рәхәт кеше, ачык кеше... Күңел тулды да: «Кайтыйк әле», – дип шалтыраттык. Соңгы елларда модага кергән, ниндидер шпаклевкадан калган зур чиләгемне һәм, һичшиксез, югалачагын аңлап, өйдәге начар пычакны алып кайттым. Гөлсылу апа да көткән: ашарга пешергән, ишек төпләрен юып, сөлгесен җәйгән, миңа дип чәчәкле галуш әзерләгән.
 
Машина белән булса да, без урманга озак мендек. Башта авылны әйләндек, аннары борчак басуында туктадык... Әллә нинди гигант борчаклар монда. Билләһи, 1 метр биеклектәге борчакларны беренче күрдем. Ниһаять, урман. Урманга керү белән, гөмбә онытылды. Аяк асты тулы бөрлегән. Һәрбер күзәнәгемә кадәр авыл кызы булсам да, дистә елдан артык Казанда яшәгәнгә, үземне «шәһәр диванасы» дип атыйм. Бөрлегән күреп, шулай шатланыр идемме? Менә... менә ул беренче гөмбә... Зур, җонлы, кортсыз... И-и-и. Шатланганымны күрсәгез. Ярты сәгать дигәндә, 15ләп гөмбә табылды. Әле тагын да табыла иде, безнең белән кайт­кан тагын бер «шәһәр акыллысы» бөрлегән дип «бүре җиләге» ашамаса... Тотынды мәхшәр. Ул-бу булмасын дип, кемдер су бирә, кемдер, ике бармагыңны авызыңа тыгып кара, ди. Гөмбә кайгысы онытылды. Аллага шөкер, бернәрсә дә булмады үзе тагы. Ләкин без «бүре җиләге»нең агулымы, түгелме икәнлеген ачыклаганчы, караңгы төшә башлады. Аның каравы, мин бүген төптөгәл шуны әйтә алам: алты штук бүре җиләгеннән берни дә булмый икән.
 
Ә-ә-ә, тагын бер вакыйга... Көлмәссез инде... Мин үз гомеремдә күптәннән хыялланган беренче ак гөмбәне таптым. Чып-чын ак гөмбә. Безнең якларда үсми ул. Казандагы базарда әбиләр 1 килограммын 600-700 сумга сата. Ә мин үзем таптым. Бушка. Әз генә кортлы, ләкин ак гөмбә. Аннан әллә ниндиләрен таптык. Иң күбе һәм иң матуры «чебен гөмбәсе».
 
Нормаль гөмбәләр бик күп табылмаганлыктан, чиләк тулырак күренсен өчен, теге шпаклевка чиләгеннән бәләкәй хөкүмәт чиләгенә бушатып кайтып киттек авылга.


 
Алай гына кайтып җитеп булмады. Башта, юлда туктап, кура җиләге ашадык, аннан соң артыш җиләге җыйдык. Безнең якта үсми ул. Тәмле дисәң, әллә ни тәмле дә түгел инде, ләкин кызык. Агачы чәнечкеле, үзе каты. Эч йомшаганнан файдалы, диләр. Сүз уңаеннан әйтим әле, Казандагы кайбер рестораннарда артыш җимеше кушкан чәйнең бер стаканы 100 сум тора. Бу якларда, шайтаннар качсын дип, артыш таягын өйгә кертеп кую гадәте дә сакланган әле.
 
Без кайтканда, әз генә авырып тору сәбәпле өйдә калган Гөлсылу апа кыяр тозлый иде. Күпме вакыт йөреп, бер бәләкәй чиләк гөмбә җыйганлыкны күреп, каршыма үзе тозлаган 3 литрлы банка белән гөмбә чыгарып куйды.
 
– Йөрисез инде... әнә күрше­ләр 12 чиләк гөмбә җыйганнар, – дип көлде.
 
Гөмбәдәмени эш? Шундый рәхәт булды. Рәхмәт, Арбор. Рәхмәт, урман. Рәхмәт, Гөлсылу апа...
 
Гөлсылу ападан берничә рецепт
 
– Бу рецептлар «хан заманыннан» калган инде, – дип көлде Гөлсылу апа. – Гел шулай ясыйм, әле берсенең дә агуланганы юк. Рәхәтләнеп ашагыз, балалар...
 
1. Кышкылыкка гөмбә туңдыру
 
Ашарга яраклы теләсә кайсы гөмбәне (опята һәм гөреҗдәдән башка) коры килеш чистартып, салкын су белән юарга. Суга лавр яфрагы, түгәрәк кара борыч, сарымсак, укроп (сабагы да, яфрагы да), канәфер, тоз, әз генә аш серкәсе салып, шул рассолда 20 минут пешерергә. Аннан дуршлаг аша сөзеп, гөмбәне пакетларга тутырып туңдырырга. Шуның белән шул. Теләсә кайсы вакытта аласың да, мәсәлән, бәрәңге белән кыздырып ашыйсың.
 
2. Гөреҗдә тозлау
 
Гөреҗдәне дә коры килеш чистартып, салкын суда юабыз. Бер тәүлек суда тотабыз. Тәүлек эчендә суны ике тапкыр алыштырабыз. Шулай иткәндә, гөреҗдә әчесен суга чыгарып бетерә. Аннан әлеге дә баягы тәмләткечләр салып кайнаткан рассолда 20-25 минут чамасы пешерәбез. (Бу рецептта аш серкәсе һәм тоз күбрәк өстәлә.) Аннан гөреҗдәне шул рассол белән бергә банкаларга тутырып, зур кәстрүлгә су салып, астына чүпрәк җәеп, банкаларны шунда утыртабыз. Банка эчендәге су кайный башлаганчы тотабыз да алып, тимер капкачлар белән каплыйбыз.
 
3. Яшелчәле-гөмбәле икра
 
Шулай ук ашарга яраклы те­ләсә кайсы чистартылган, юылган (гөреҗдә булса, ачысы чыгарылсын) 3 кг гөмбәне, ярты кг кишерне, ярты кг помидорны, 3 баш сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Ярты кг суганны вак кына итеп турап, көнбагыш маенда кыздырабыз һәм шуның өстенә иттарткычтан чыгарылган массаны салып, тәменчә тоз, борыч өстәп, кишере пешеп чыкканчы кыздырабыз. Әзрәк аш серкәсе салып, яхшылап болгатабыз. Банкаларга тутырып стерильләштерәбез.

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»