|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2017 Мәдәният
2017 нче елгы “Манзара” музыкаль премиясенә 30дан артык җырчы дәгъвa кыла25 нче ноябрьдә “Пирамида” күңел ачу комлексында “Манзара” музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Татар эстрадасының танылган җырчылары һәм яшь башкаручылар катнашындагы зур концерт профессиональ спортчыларның чыгышлары белән баетылгантамаша буларак тәкъдим ителә. Татар эстрадасында спорт белән җыр сәнгатен берләштерүче яңа форматта эшләнелгәнбу әле беренче премия. 2017 нче елгы “Манзара” премиясе номинатлары арасында Фәрид Низамиев, Чулпан Йосыпова, Нурзадә, Алинә Сафиуллина, Руслан Кираметдинов, Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар, Марат Шәйбәков һәм башка бик күп сәләтле артистлар бар. GONGTV спорт һәм музыка каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан оештырылучы масштаблы чарада мәдәният дөньясының танылган әһелләре, медиайолдызлар һәм дәрәҗәле эшмәкәрләр катнашуы көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|