|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2017 Җәмгыять
Камасутра татарча: Казанда Су анасы һәм Шүрәле мәхәббәт белән шөгыльләнә торган сувенирлар саталар (ФОТО 18+)Башкалабызда сатуга чыккан сувенирларда татар әкияте геройлары Шүрәле белән Су анасының "гыйшык-мыйшык уйнавы" сурәтләнә. Шундый рәсемле майка, сумка, блокнотларны чит ил кунаклары ябырылып ала икән. Күпләр исә канәгатьсезлеген белдерә: бөек Тукай персонажларын билдән түбән төшерергә кемнең кулы барган? «Вечерняя Казань» газетасы "татарча Камасутра" башкаланың үзәгендә ачык сатуга чыккан, дип хәбәр итә. Әлеге сувенирлар сатыла торган кибет хуҗасы мондый товарлар урнаштырылган җирдә «18+» билгесе барлыгын билгеләп үткән. Казан - алга киткән заманча шәһәр, мондый оригиналь бүләкләргә сорау бик күп, дип тә белдергән. Шәрә күкрәкле Ана шүрәлегә ихтыяҗ зур икән. Сувенирлар авторы, Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин Тукайны «яңача укыгач» шушы сурәтләрне иҗат итәргә булуын сөйләгән. Бу идея аңа 2015 елның көзендә килә. "Шәхси тормышымдагы үзгәреш һәм хис-кичерешләремә дә таянып эшләдем", - дигән ул. Нияз Латыйпов фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|