поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.09.2017 Мәгариф

Татарстанның бер мәктәбендә илкүләм җәнҗал чыккан

Кукмара районы мәктәбендә, балаларны ашханәдә тукландыру өчен, әти-әниләрдән мәҗбүри бәрәңге җыйганнар. Бу хакта хәтта илкүләм ришвәт­челеккә каршы көрәшү оеш­масының “кайнар элемтә”сенә үк хәбәр иткәннәр. Әлеге гаугадан соң, мәктәп директоры эштән киткән, дигән хәбәрләр дә ишетелде. Балалар авызына керәсе бәрәңге ник тавыш чыгарган?

160 түгел, 16 гына...
 
– Кукмара районы прокуратурасы әлеге мәсьәләне тикшерү эшенә кереште. Әти-әниләрдән сораштыру үткәреләчәк. Закон бозу очрагы ачыкланса, чаралар күре­лә­чәк. Моңа кадәр мәктәп­ләрнең  авыл хуҗалыгы продукциясен сораганын хәтерләмим, – дип бел­дергән Татарстан проку­ро­рының  өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
 
Без дә үз чиратыбызда “бә­рәңге гаугасы”на ачыклык кер­тергә булдык. Директор эштән киткән дигән сүз дөреслеккә туры килмәде.
 
– Без ел саен бәрәңгене сатып алабыз. Әти-әниләр комитеты аның күпмедер өлешен өйдән алып килергә килеште. Күбесе риза булгач, каршы килмәдек. Барлыгы ике тонна бәрәңге җый­дылар. Бер бәрәңге дә китер­мәүчеләр булды. Чөнки бу эш мәҗбүри түгел. Бәрәңге читкә китми бит. Укучыларны ел буе ашату өчен 7 тонна кирәк. Кемдер әнә шул хәл турында “кайнар элемтә”гә җиткер­гән. Бу мәсьәләне прокуратура да тикшерде. Бернинди хилафлык­лар да тапмады, – ди  Кукмараның 4 нче мәктәбе директоры Азат Хәсәнов.
 
Узган ел да әти-әниләр, балаларны ашату өчен, бәрәңге җый­ган, ләкин  шикаять язучы булмаган. Мәктәптә барлыгы 467 бала белем ала. Бүген укучылар көнгә ике мәртәбә туклана. Һәр әти-әнидән аена 200 сум акча җыялар икән. Бу – көнгә 10 сум дигән сүз. Моңа дәүләт биргән 6,85 сум өстәлә. Билгеле, әлеге акчага әллә ни кыландырып булмыйдыр. Мәк­тәп яны бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимеш кенә җитми.
 
Кукмара вакыйгасыннан соң әти-әниләр социаль челтәрләрдә үз фикерләрен белдерергә кереште. Янәсе, бистәнең башка мәк­тәпләрендә дә шундый ук хәл икән. “Әти-әни имзасын куйгач, барысы да иреклегә әйләнә инде. Балалары өчен борчылалар. Шуңа күрә ике генә түгел, өч капчык та алып килергә риза бу­ласың”, – дип яза исемнәрен яшер­гән кешеләр. Икен­челәр моңа каршы чыга. “Кирәксә дә, кирәкмәсә дә, көне-төне интернетта шикаять язып утыручы кавем барлыкка килде. Аларга язарга гына булсын, – ди алары. – 16 кило бәрәңгене 15-20 сумга тапкырласаң,  250-320 сум чыга. Шуннан бөлгенлеккә төшә­ләр­ме? 160 кило сорамыйлар бит. Әллә директор аны өенә алып кайта дип уйлыйсызмы?”
 
Гошер диясе генә калган
 
Кемдер бәрәңге җыйса, Балтач районының Бөрбаш мәктәбе  укучылары ел саен  1  кило миләш һәм балан китерә. Аңа карап, беркем дә тавыш чыгарып йөр­ми. “Витамин бит ул. Аны суыткычта тотып, яз көне компотка кушып бирәбез. Йөрәккә бик фай­далы. Бәйрәм­нәрдә балан бәлеше пешереп, укучыларны сыйлыйбыз, – ди мәктәп директоры Гүзәл Бариева.
 
– Бәрәңге җыйган юк,  аны үзебез үсте­рәбез, колхоз да бир­гәли. 16 кило бәрәңге җый­ган өчен проблема ясарга ки­рәкми. Шунда бер акыллысы гошер сә­дакасы булсын дип әйтә бел­мә­гән. Төн буе шул хакта уйлап яттым. Безгә дә китергә­лиләр”.
 
Бөрбаш мәктәбендә 124 бала белем ала. Монда укучылар хә­ләл ризык ашый. Әти-әни­ләрдән айга 500 сум җыялар. Ике ел элек ике мәртәбә туклануга күчкән­нәр. “Баштарак акчасын кызганучылар да булган иде. Аның каравы балалар мәктәптән тук кайта. Икенче ашауга бераз гына соңга калсак: “Кайчан ашыйбыз инде?” – ди башлыйлар. Иртәнге ашта ботка, чәй бирсәк, төшкесендә ашы да, җи­ләк-җимеше, яшел­чә­се дә бар. Ит, балык мәсьә­лә­сен­дә дә проблема юк”, – ди Гүзәл Бариева.

Ашадың, тамагың туйдымы?

Узган уку елында мәктәп аш­ханәләрен кем генә  тикшер­мәде! Депутатлар, җитәк­челәр дә, бел­гечләр дә. Ризыкның күләме ким­лектән, яшелчә, җиләк-җи­меш­ләр­нең аз булуыннан, менюлардан гаеп таптылар. Тик­шерүне дә­вам иттерә­чәкбез, дигәннәр иде. Дөрес, әле уку елы башланды гына. Казан әти-әниләре арасында ризыктан зарланучылар булса да, акча күп китә дип дәгъва белде­рүче күренми.
 
Казан мәктәпләрендә ашау бәясе үзгәрмәде. Узган елдагы ке­бек  ике мәртәбә  тукланган башлангыч сыйныф укучылары  көнгә – 80, ә бер ашау белән чик­ләнгәннәр 58 сум түли. Шәһәр әти-әнисенең  айга  2 мең сумлап  акчасы китә. Тик мәктәп ризыгына риза булмыйча, кибеткә йөге­рүчеләр дә очрый. Ашаганнары салкын, тәмсез, җитмәсә, чират та көтәсе бар икән. “Баланың туклану картасына акча салмыйча, кулына гына бирсәң, җыен шыр­дый-бырдый ала. Чират күп дип, кибеттән генә алып ашый”, – ди ике бала атасы Рәшит Минһаҗев. Сүз уңаеннан, ил укучыларының яртысы гына мәктәп ашханәлә­рендә туклана, аларның 65 проценты кайнар азыктан баш тартмый. 
Узган ел Казанның 20 мәк­тәбендә “Поел и доволен” дигән  мобиль кушымта булдырылган иде. Аның ярдәмендә укучылар атна дәвамында нәрсә ашыйсын, ризыкның күләмен белеп тора. Риза булмаганнар ка­нә­гать­сез­лек тә белдерә ала. Ел дәвамында барлыгы 400 шикаять килгән.
 
– Элек әти-әниләрнең моң-зары ике атнадан гына килеп җитсә, хәзер 15-20 минуттан ук беләбез. Вакыт узгач, тикшереп йөрүдән файда юк. Хәзер департамент белгечләре шундук шикаятьне тикшерергә чыга, – ди Казан Азык-төлек һәм социаль тук­лану  департаменты директоры Гүзәл Ананьева. – Хәзер бу мөм­кинлектән барлык укучылар да файдалана ала.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.09.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»