поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.09.2017 Мәдәният

Дуслык булса, яшәү дә күңелле

Алтын көзнең кояшлы ял көнендә Самараның Волгарь бистәсендә Дуслык көне гөрләп үтте. Бу бәйрәмнең өченче мәртәбә уздырылуына карамастан, халыкның кызыксынучанлыгы кимеми, киресенчә, арта гына бара. Бигрәк тә бәйрәмдә яшьләрнең күп булуы куандыра.

Моны өлкә Халыклар дуслыгы йорты идарәсенә яшь җитәкчеләр килү белән, ә халыкта фольклорга карата кызыксынучанлык арту белән дә аңлатырга буладыр. Яшьләр социаль челтәрләрдә дә күп аралаша, бүген модада булган музыка төркемнәрен дә яхшы белә, төрле чараларны да ничектер җитезрәк, кызык¬лырак итеп оештыра, матур итеп алып бара. Карагыз әнә, бәйрәмдә катнашучы музыкаль төркемнәрнең исемнәрендә русча бер генә сүз дә юк. Хәтта “БалаLike” сүзен генә дә авыз тутырып “Балалайка” дип укырлык түгел бит. Яшьләр! Кыланып калсыннар инде, ярар.

Бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы исемендәге Геройлар Аллеясенә чәчәкләр китерүдән һәм төрле милләт вәкилләре утырткан агачларга су сибүдән башланып китте. Аннары милли оешмалар җитәкчеләре һәм әгъзалары, өлкә районнарыннан килгән вәкилләр, мәктәп укучылары, сафларга тезелеп, Осетинская урамының икенче очында куелган сәхнә янына юл тоттылар. 

Сафта баручылар армрестлинг, гер күтәрүдә ярышучы ир-егетләр төркеме яныннан узып барганда фотохәбәрчебез һәм мин, туктап, араларында татарлар бармы икән дип кызыксындык. Ярыш судьясы Роман Авинников “татарлар” сүзен ишетү белән җанланып китеп: “Әнә, әнә теге егет 16 килограммлы герне башта уң кулы белән, аннары сул кулы белән 37шәр мәртәбә күтәрде. Әле¬гә аны уздыручы юк”, - дип төртеп күрсәтте. Ул егет Иске Похвистнево авылыннан килгән Шамил Шакиров булып чыкты. “Мин гер күтәрү спорты бе¬лән үзлегемнән шөгыльләнәм. Дө¬¬¬рес, ярышларда катнашканда оештыручылар моңа ышанмый-лар, тренерың кем,  дип со¬рыйлар”, - дип үзе белән таныштырды. Соңрак билгеле булганча, гер күтәрүдә аны уз¬дыручы ахыргача табылмаган һәм нәкъ аны җиңүче дип игълан иткәннәр. Афәрин, Шамил!  
 
Ә армрестлингта милләт¬тәш¬ләребез Руслан Вәлиев, Ильяс Атяшев, Рамин Касыймов һәм башкорт егете Азамат Салихов призлы урыннарны яуладылар. Бигрәк тә Русланны билгеләп үтәсе килә, чөнки ул 90 килограммнан авыррак үлчәүдә беренче урынны алды. Моңа кадәр Шенталы егете ике ел рәттән өлкә Сабан туйларында җиңүче итеп танылган булган. 
 
Бу вакытта сәхнәдә төрле милләт коллективлары концерты бара иде инде. Биредә башкортларның “Ләйсән” бию ансамбленең башкорт кызлары биюе, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию коллективы башкарган “Ярмәк вагы”, белорусларның “Каданс” җыр коллективының дәртле җырлары, “Амонд” осетин бию төркеменең кылычлар уйнатып биегән лезгинкасы, Вьетнам кызлары биюе  һәм “БалаLike” рус профессионал коллективы чыгышлары бәйрәмгә Россия халыклары дуслыгы төсен өстәп торды.
 
Осетинская урамы буйлап халык агыла да агыла. Инә төртергә дә урын юк. Инде әйт¬кәнемчә, күбесе - яшьләр. Ата-аналар балаларының маймыллар кебек баудан үрелгән баскычлар буйлап үрмәләп йөрүләрен, робототехника мәй¬данчыгында роботлар акылына соклануларын, аттракционнарда мәтәлчек атуларын карап сөенделәр. Яшүсмерләр лазер тирында төз атарга өйрәнделәр, авыз ачып рус баһадирларының кул көче белән йөзле кадак¬ларны турайтканнарын, цинк чиләкләрне кәгазь кебек ертып ташлауларын, тимер арматураларны муеннарына урап куюларын күзәттеләр. Интеллектуаль уеннар тирәсендә дә кеше күп булды. Әйтим инде: миңа ияреп килгән тугыз яшьлек оныгым Сережа шахмат уйнаучылар яныннан китмәде дә. Ахырда түзмәде, такта артына утырды да үзеннән күпкә олы абзыйларга өч мәртәбә шах һәм мат куйды. 
 
Быел милли оешмаларга уртак зур чатыр бирелгән иде. Өстәлләрдә Коръән, Тора, Биб¬лия, һәр милләтнең язучылары һәм тарихчылары язган китап¬лар, милли газета-журналлар, кул эшләре, милли ашлар һәм эчемлекләр урын алган. Карап йөрүчегә кызык: берәүләр баллап чәй эчә, икенчеләре төрле сыралардан авыз итә...  
 
Шунда ук төркем-төркем басып фотога төшәләр, җырлап йә биеп китәләр, ә урам өстендә әләмнәр һәм Россия флагы төсендәге шарлар чайкала.  Өстебездән очып йөргән квадрокоптердан караганда Осетинская урамы аклы-кызыллы-зәңгәрле төсләр өере булып күренгәндер, мөгаен.
Чү, яныбыздан Самара кабель компаниясенең директорлар советы рәисе Әнвәр Кәш¬шаф улы Бульхин узып бара түгелме? Аның йөзендә шатлык уйный, ә янында оныгы Сергей һәм тагын бер кеше атлый.
 
- Исәнмесез, Әнвәр Кәшша¬фович! Кәефләр ничек? 
- Әйбәт кенә. Менә дус¬тымны очраттым әле. Чечен милләтеннән булган Чапай Хаджиев белән әллә инде егерме ел танышбыз, әллә күбрәк тә инде. Ышанычлы кеше һәм яхшы дус ул, - дип, бер-берсенең җилкәләреннән кага-кага үз юлларында булдылар.
 
Юл буена тезелеп баскан сатучылар янында халык аеруча күп. Ләкин аларның әйберләре гадәти кибет тауарлары түгел, борынгы кәсепчелек эшләре. Ни генә сатмыйлар монда! Агачтан ясалган шкатулкалар, уенчыклар, савыт-саба һәм уенчык сугыш кораллары, пыяла муенсалар һәм колак алкалары, хохлома рәсемнәре бе¬лән бизәлгән тәлинкә-кашыклар һәм башка кирәк-яраклар. Тал¬кыш-каләвә осталары Римма һәм Мәүлет Низамовларның да эше яхшы бара, алар янында шәрык тәм-томнарын сатып алырга теләүчеләрдән зур гына чират тезелгән. 
Ә сәхнәдә инде котлаулар башланды. Бүләк алучылар, әлбәттә, халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткән кешеләр. Араларында татарлар да бар. Менә, мәсәлән, Губернаторның Рәхмәте белән бүләкләнгән Лилия Вәлиева “Губерния” телеканалы өчен “Дом дружбы” дип аталган атналык программа әзерләп, анда төрле милләт халыкларының мәдәниятен, тормыш рәвешен яктырта. Безнең  татар оешмалары эшләгән эшләр турында да телесюжетлар төшереп тора. Самара татарлары тарихына кагылышлы урыннарга эленгән истәлек такталары турында да, калфак һәм изү чигү буенча “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, талкыш-каләвә ясау буенча Римма һәм Мәүлет Низамовлар үткәргән мастер-класслар турында да тапшырулар әзерләде инде ул. Ниһаять, аның эшенә дә тиешле бәя бирелде. 
 
Ә менә Диана Галиуллина исемле кыз¬ны без әле белми идек. Тольяттидан килеп педагогия уни-верситетының культурология факультетында укучы бу кыз “Диалог культур – основа мира”  студентлар фестивалендә катнашып, татар милли ашлары пешерү буенча призлы урын алган икән. Диана киләчәктә дә шундый ук милли җанлы булып калыр, дип ышанасы килә.
 
...Бәйрәм «COMEDOZ», «CHE¬E¬SE PEOPLE», «Fernan¬dez Band», «BeLLini» коллек¬тивлары чыгышы белән дә-вам итә. Яшьләр аларны рок-фестивальләрдәгечә кем үләнгә  утырып, кем биеп тың¬лый. Музыка белән кызыксынмаучылар рәтләр буйлап кызык эзләп йөриләр. Әнә ретро-автомобильләр тезелеп киткән. Олырак ирләр яшьлекләрен сагынып, “Победа”, “Запорожец”, “Москвич”, “ЗИЛ” машиналары янында таптаналар, ә хатын-кызлар “Без барыбыз да - Россия!” мәйданчыгында милли аш рецептларын язып алалар, төрле милләт халыкларының баш киемнәрен киеп фотога төшәләр.
 
Ниһаять, яшьләр биеп-җыр¬лап туйдылар ахыры, мик¬ро¬фоннардан Россия гимны яңгырады. Аны бөтен халык белән бергә өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин, губерна Думасы рәисе  Виктор Федорович Сазонов, шәһәр башлыгы Олег Борисович Фурсов  һәм “Самара өлкәсе халык¬лары Союзы” рәисе Ростислав Эрастович Хугаев та җырлады. 
 
- Бөек Идел буенда төрле милләт халыклары яхшы кү𬬬шеләр кебек дуслыкта, бер-берсенең телен һәм го¬реф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшиләр. Шушы уңай тәҗ¬рибә, зирәк акыл ата-ба¬бବлବрыбыздан килә. Без бер-б嬬ребезне тулыландырабыз, тәҗ¬рибә уртаклашып яшибез, һәм илебез дә шуның белән көчле.
 
Шәһәребезнең иң матур урыны булган Волгарь бистәсендә без Дуслык паркы утырттык, шунда ук милли йортлар корабыз. Киләсе елда Дуслык бәйрәме 10 - 15 мең кеше сыешлы парк¬та тагын да матуррак, тагын да күңеллерәк узачак. Нинди мил¬ләттән булуыгызга ка¬ра¬мастан, яратышыгыз, өй¬лә¬нешегез, илебез киләчәге өчен акыллы һәм зирәк балалар үстерегез! - диде Николай Иванович үзенең котлау сүзендә. Ахырда ул милли оешмалар тәкъдим иткән бер төркем активистларга өлкә хөкүмәте бүләкләрен тапшырды. Милләтара дуслыкны ныгыту эшенә керткән өлеше өчен Губернаторның Мактау билгесе белән күп еллар өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты булып эшләгән Әнвәр Бульхин бүләкләнде. Милләттәшебез сәхнәгә күтәрелгәндә Николай Иванович аны якын туганын күргән кебек җылы итеп сәламләде, әле Советлар чорында ук танышулары, күп еллар хезмәттәшлек итүләре турында әйтеп үтте. “Бульхин промышленность үсешенә дә зур өлеш кертә, милләтара дуслыкны үстерүгә дә көч куя”, - диде ул хезмәт ветеранының күкрәгенә Губернатор билгесен беркеткәндә. 
 
Әнвәр Кәшшаф улы моңа бик шат иде: “Бу бүләк минеке генә түгел, әти-әниемнеке дә. Алар мине шундый итеп тәрбияләделәр. Сугыш һәм сугыштан соңгы чор авырлыкларын дуслык кына җиңә алды. Дошман безнең илебезне төртсәң аварга тора, дип уйлагандыр. Ләкин аларча барып чыкмады. Бүген дә без, Россия халыклары, бер гаилә булып яшибез. Мин үзем – татар, хатыным - рус, ә дусларым – төрле милләт кешеләре”, - дип сөйләде.
 
Губернаторның Мактау грамоталары белән өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, “Ыргыз” өлкә башкорт газетасы редакторы Сәлимә Краснова-Игенбетова, Самара милли тикшеренү университетының культурология һәм социология факультеты доценты Михаил Федоров, “Пайванд” таҗик милли оешмасы җитәкчесе урынбасары Баранжол Турголов,  «Самаряночка” рус халык җыры коллективы җитәкчесе Виктория Рогова, “Масторава” мордва милли үзәге әгъзасы Вера Алексеева  һәм башка милләт вәкилләре бүләкләнде.  
 
Николай Иванович Меркушкинга да бүләк бар иде. Ростислав Хугаев аңа “Самара өлкәсе халыклары союзы”ның беренче санлы Дуслык ордены белән бүләкләде. “Халыклар дуслыгын ныгыту эшенә керткән өлешегез өчен”, - дип тапшырды ул бүләкне. Николай Иванович җавап сүзендә:
- Матурлыгы буенча башка орденнардан ким түгел, ләкин әһәмияте барысыннан да зуррак. Чөнки халыклар дуслыгы – киләчәгебезнең нигез ташы. Самара халкына туг¬ры хезмәт итәргә сүз бирәм, - дип, бәйрәмне югары нотада тәмамлады.
 
Яшьләр әле тиз генә таралыша алмадылар. СМС тавыш бирү ысулы белән сайлап алынган җиде кеше Волгарь экошәһәрен төзүче “Амонд” төзү фирмасы вәгъдә иткән соңгы модель айфон белән бүләкләнгәннән соң, алар яңа танышлары белән аралаштылар, кафеларда утырдылар, паркларда күңел ачтылар. Кем белә бит, бәлки, шул көнне яңа гаиләләргә дә нигез салынгандыр...
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Елена ВАРФОЛОМЕЕВА фотосурәтләре.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 25.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»