|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 15 кешесе булган автобус янып көл булган (ФОТО, ВИДЕО)Татарстанның М7 трассасында эшчеләрне ташый торган автобус янган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. «Татар-информ» ачыклаганча, автобусның януы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.56 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 938 нче чакрымында – Мәшләк авылыннан 5 чакрым ераклыкта килеп чыккан.
Фаҗига вакытында автобуста 15 кеше булган. Шәхси транспорт Казаннан Чаллыга ялланган эшчеләрне ташыган.
Пассажирлар һәм йөртүче автобустан чыга алган, берсенең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 18 квадрат метр мәйдандагы утны тиз сүндергән. Транспорт чарасы тулысынча янып беткән. Янгынның сәбәбләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|