поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.09.2017 Язмыш

Әти нинди була?

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылындагы мәҗлестә бик тә гаҗәеп кеше, тормышында күпне күргән, күпне кичергән, ләкин шул авырлыклардан сынмаган, сыгылмаган бүгенге ак әбиләребезнең берсе – Җәүһәрия абыйстай Бщхтиева белән очрашырга насыйп булды.

Элек¬ке елларда аның ире Габидулла хәзрәт авыл мәчетләренең бер¬сендә имам булып торган. Хәзер менә ул үзе Мәчәләй авы¬лы¬ның танылган абыстае инде. Аның әйтүенчә, гомумән, аның иренең ата-бабалары бар¬сы да имамнар нәселеннән булганнар. 

Җәүһәрия Гатаулла кы¬зы¬ның балачак еллары дәһшәтле сугыш чорына ту¬ры килә. Аңа яшьли колхозда эшләргә, ачлыкны да, хәер¬че¬лекне дә күрергә, күп югалту¬ларны да кичерергә насыйп булган.

- Әнием Шәмсеруй Әһли¬улла кызы Аитова 1910 елда дөньяга килгән, - дип сөйләп китте Җәүһәрия апа. - Ә мин әтиемне ныклап хәтерләмим дә инде. Аны, Гатаулла Рәх¬мәт улы Аитовны, әле сугыш¬ның башында, 1941 елда ук, фронтка озатканнар.
 
Аның турында бер генә кә¬газь дә, документ та сак¬лан¬маган. Янгын чыгып, барсы да янып беткән. Ә үзе сугыштан кайтмаган.
Сугыш тәмамлангач, баш¬ка¬ларның әтиләре кайта башлады һәм без, беребездән беребез кечерәк өч бала, олырак абыем, апам һәм мин, әтилеләргә көнләшеп, моңаеп карап тора идек.
 
Абыемны шәһәргә укырга һәм эшләргә дип ФЗУга алып киттеләр. Миннән бик азга гына олырак Гамбәр апам (ул 1938 елда туган) һәм мин әнием белән берүзебез генә калдык. Безне күршеләребез ятим сарык бәтиләре белән чагыштыралар иде.
 
Мәктәптә укырга вакыт җиткәч, мине әни күтәреп алып бара, чөнки аягыма кияргә бер¬нәрсә дә юк иде.
 
Мин кайчакларда берүзем генә калганда, Аллаһыга ялварып: “Йә Раббым, бөтен тирә күрше балаларының әтиләре сугыштан кайтты, ә менә безнеке кайтмады. Нигә соң бу болай икән? Кайтар, Раббым, әтиебезне!” - дип сорый идем.
 
Гамбәр апам да кайвакыт урамнан йөгереп керә дә әниемнән: “Әти нинди була соң ул, әнием? Шул турыда сөйлә әле”, - дип үтенә иде.
Әнием нәрсә әйтсен соң инде?! Бу чакта аның күзләре яшь белән тулган була иде. 
 
Әни бераз тынып тора да: “Әтиегез бик матур кеше иде. Башында - фуражка, өстендә - костюм-чалбар”, - дип әйтеп куя.
 
Бервакыт хатыны үлгән бер абзыйга әнине кияүгә чыгарга димләргә килделәр. Галиулла абыебыз барсын да кырт кисеп: “Әни, син беркемгә дә кияүгә бармыйсың, мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен һәм беркайчан да ташламаячакмын”, - дип әйтеп салмасынмы.
 
Мин үзем кияүгә чыккач кына, әтиемнең нинди булуын белдем. Кайнатам Ногман Кәлимулла улы Бәхтиев бик яхшы кеше иде шул. Шуңа әти¬ем дә аңа охшаган булгандыр, дип уйлыйм.
 
Мин кияүгә чыгу белән колхозда эшли башладым - тавык¬лар да карадым, бозаулар да, сыер саварга да туры килде.
 
Колхозыбыз гел алдынгылардан булды. Әле дә исемдә, без күчмә Кызыл Байракны ни¬чәмә еллар үзебездән башкаларга бирмәдек.
Бүген дә әнә яңартылган шул күмәк хуҗалыгыбыз (аны хәзер “Восток” дип атап йөр¬тәләр) Ринат Искәндәров дигән бик тә шәп авылдашыбыз җи¬тәкчелегендә яңадан ныклап аягына басып килә. Шулай була гына күрсен иде инде.
 
Безнең өлкә “Ак калфак” оешмасыннан булуыбызны, минем “Бердәмлек” газетасына эшләгән эшләребез турында еш кына язып торуымны да белгәч (ул газетаны өенә алып, даими укып бара икән), Җәүһәрия апа бик тә шатланды.
 
- Безнең әниләр колхозда гөрләтеп эшләп торган заманда ук - 1956 елларда, “Ак калфак” оешмасы бар иде, - дип тагын сөйләп китте ул. 
 
Әниләр:
Хәмдиянең ак калфагы,
Яңа каралган чагы.
Хәмдиягә сүз әйтмәгез,
Зиһене таралган чагы, - дип җырлый торган иделәр. Әниемә шул чакларда 66 яшь тирәсе булгандыр. Димәк, “Ак калфак” оешмасы элекке заманнарда ук булып, хәзер менә безгә яңадан кайтты, - дип шат-лыгын белдерде Җәүһәрия апа.
 
Аннан соң без аның белән “Ак калфак” җырын бергәләп җырладык. Абыстаебыз Габдулла Тукайның күп шигырьләрен дә яттан белә икән. Шуларны шатланып безгә дә сөйләп бирде.
 
- Сезнең изге эшләрегезне менә биредә утырган балалар барсы да ишетеп, күреп торалар. Безгә бу турыда шул яраткан “Бердәмлек” газетабыз аша да, башка мәгълүмат чаралары аркылы да аларга түкми-чәчми җиткерергә кирәк. Яшь чагында әби-бабасы сөйләгән сүзләр генә баланың исендә яхшы саклана, - диде Җәүһәрия апа сүзен тәмамлап. 
 
Хак, вакытлы әйтелгән сүз¬ләр иде болар. Аның әй¬түенчә, балаларыбызга һәм оныкларыбызга башкача беркайчан да “Әти нинди була?” дип сорарга язмасын иде.
 
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

 


---
Бердәмлек
№ --- | 25.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»