|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2017 Дин
Каны күренеп торган стейк хәләл була аламы?Соңгы арада стейклар модага керде. Инглизчәдән әлеге сүз "ит кисәге" дип тәрҗемә ителә. Стейкны төрлечә пешерәләр. Кан калдырып пешерелгәннәре аеруча тәмле санала. Казандагы бер хәләл ресторанда да стейклар тәкъдим итәләр. Әмма каны саркып торган стейк хәләл була аламы? "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин "Матбугат.ру"га менә ничек аңлатты: – Хайван "бисмилла" әйтеп, хәләл итеп суелган икән, стейк та хәләл була. Гадәттә, тулысынча пешереп бетермиләр аны, итнең эче кызыл булып кала. Шуны "кан белән" дип атасалар, аны ашарга ярый. Пешереп бетермичә ашау организмыңа зыянлы булмаса, әлбәттә. Әгәр дә пешергәндә канны өстәмә кушсалар, ул вакытта кан аерым гына хәрәм булып санала. Канны пешерергә дә, кыздырырга да ярамый. Хайванны "бисмилла" әйтеп суйгач, канын агызып бетерәсең, барыбер каны кала икән - бу канның зыяны булмый ул ит хәләл була. "Бисмилла" әйтеп суелган икән, ничек кенә пешерсәң дә хәләл ул.
ГАБДЕРӘХИМ |
Иң күп укылган
|