• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
15.01.2010 Җәмгыять

ЯҢА ШРИФТ БАР, ТЕЛЛӘР ҮСЕШЕ КАЯ?

Мәскәүдә Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгында, PT Sans дип исемләнгән яңа шрифт гарнитурасын тәкъдим итү чарасы узды. Бу азсанлы халыклар өчен эшләнә дип әйтелсә дә, ул халыкларның чынбарлыктагы проблемаларын белүче бик юк.

Русиядә беренче рус хәрефләрен – шрифтын кабул итүгә 300 ел тулуын бәйрәм итү кысаларында узган бу чарада, Русиядә яшәүче дәүләт субъектлары булган барлык телләрнең дә кирилл әлифбасы нигезендә яңа гарнитурасы проектының беренче өлеше гамәлгә керүе игълан ителде.

 

Русиядә яшәүче халыкларның телләрендә үзләренә генә хас булган, кириллицага өстәмә рәвештә 6дан алып 15кә кадәр хәреф символлары бар, диелгән журналистларга тәкъдим ителгән документта. Шушы яңа хәрефләр гамәлгә кергәннән соң, моңа кадәр үз хәрефләре булмаган күп төрле халыклар, шул исәптән Якутиядә яшәүче эвенк, юкагир һәм башкалар хәзер инде үз телендә язу, хәтта ул хәрефләрне компьютерда, интернетта куллану бәхетенә дә ирешәчәкләр. Бу хакта яңа хәреф символларын эшкәртүчеләр «ПараТайм» ширкәте җитәкчесе Эмиль Якупов белдерде.

 

Бу хәрефләр инде кабул ителгән. Ул яңа шрифтлар арасында татар һәм башкорт хәрефләре дә бар, инде интернетка да куелган. Матбугат очрашуында катнашып яңа хәрефләрне тәкъдим итүчеләр бу зур сәяси казаныш, аз санлы халыклар хәзер инде интернет аша үзләренең туган телләрендә хат алышу мөмкинлегенә ия булдылар, дип белдерделәр.

 

Григорьев: "Латинны тыюлар юк!"

 

Шул ук вакытта яңа шрифтны тәкъдим итүчеләр бүгенге көндә Русиядәге милли телләрнең үсеше нинди аяныч язмышка дучар булганын белмиләр. Мәсәлән, Русиядән ЮНЕСКО вәкиле булган Евгений Кузьмин бу вакыйганы югары бәяләп, беркайда булмаганны, бары тик безнең илдә генә 45 дәүләт теле бар дип белдерде. Ләкин ул телләр рус теле белән беррәттән гамәлгә кергәнме соң, әлбәттә ул турыда сүз булмады.

 

Башка телләрнең үсеше, язмышы турында сүз алмый, Кузьмин рус теленә дөньякүләм игътибарның кимүе турында ачынып сөйләде. Әгәр дә сүз рус теле турында диелмәсә, бу чыгышның татар, я булмаса Русиядәге башка милли телләргә карата әйтелгән, дип уйларга булыр иде. Ләкин алар берсе дә милли телләрнең нинди хәлдә булулары, милли компонентны Федераль стандартлардан чыгарып ташлау турында да, татарларның мәсәлән, берничә ел элек латин әлифбасына күчәргә теләүләре хакында да берни дә белмиләр.

 

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Владимир Григорьевка, хәрефләрне барысын да бер тәңгәлгә китерү халыкларны ассимиляцияләштерү сәясәте түгелме дигәнгә ул: «Юк, андый сәясәт түгел! Сафсата, булмаган нәрсә сөйлисез!», дип белдерде.

 

Мәсәлән, юкагир милләтеннән булган берәү Мәскәүгә, президентка хат яза икән, ул ничек кабул ителәчәк, ул хәл мөмкинме дигәнгә, Григорьев: «Әлбәттә мөмкин, президент өстәленә аны тәрҗемә итеп куячаклар. Миңа язса, мин дә тәрҗемәче табармын», диде.

 

Ә менә ни өчен татарларга латин әлифбасына күчәргә рөхсәт итмиләр дигән сорау Григорьевны гел чыгырыннан чыгарды: «Кем рөхсәт итми! Юк сүз сөйлисез! Бездә андый тыюлар юк!», диде.

 

Шулай итеп, бүген Мәскәүдә Русия халыклары өчен кириллицага нигезләнгән яңа хәреф стандартларын тәкъдим итү булды. Моңа кадәр үз милли хәрефләре булмаган халыклар бу яңа шрифтлар нигезендә туган телләрендә хат языша алалар. Ләкин Русиядә 45 дәүләт теле бар дип исәпләнсә дә, рус теленнән башкаларының теле менә шул хат язарга гына ярый да инде. Телләргә бүгенге мөнәсәбәт булса, алга таба туган телләрендә хат язучылар да юкка чыгар дигән куркыныч бар.


Нәзифә КӘРИМОВА
Азатлык
№ | 13.01.2010
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (32335) / 15.01.2010 22:35:08

шрифт.
не новая новость
http://www.paratype.ru/public/

№1 (32258) / 15.01.2010 10:43:44

Шул хәрефләр белән танышу өчен пәрәвездәге сылтамасын белергә иде. Ул хәрефләрне күрмичә бер ни дә әйтеп булмый? Хәрефләр клавиатурага ничек куелган? Уңайлы итеп куелганнармы? Безнең гадәттәге ҺӨӘҮҢҖ хәрефләре үзгәреш кичермәгәнме? Болар барсы да кызыксындыра.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar