• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
14.01.2010 Җәмгыять

"ШКОЛА"

Беренче каналдан "Школа" дигән гаҗәп кенә сериал бара. Шул кино турында фикер алышырга чакырабыз.

  


---
Матбугат.ру
№ --- | 14.01.2010
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№71 (32638) / 19.01.2010 13:55:58

Сабалылар бүген тирән кайгыда. Укытучыларның кайгыртучан атасы - Шамил Зиннурович вафат.Урыны оҗмахта булсын. Бик яхшы, затлы, нурлы, гади БӨЕК КЕШЕ иде. Якташ журналистлар коллегабыз Зөлфәт Зиннуровның, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.

№70 (32610) / 19.01.2010 10:43:45

Минем бу сериалга \"Дорогая Елена Сергеевна!\" фильмын тошергэн Эльдар Рязановнын фикерен белэсе килэ.
Аныкы -нэфис фильм, э Германиканыкы – ? Германика узе эмо тугелме ул? \"Я не могу делать по-другому, для меня мир таков\", ди ул. Урыс єдєбиятында да хаман да бер крик души инде ул...

№69 (32549) / 18.01.2010 18:09:42

Рифат(Тафир) молодис.

№68 (32547) / 18.01.2010 17:59:08

Зелпе, Монда гаилә дә, бала да, у к ы т у ч ы да, җ ә м г ы я т ь т ә гаепле!- дип язгансын. Монда иж зур гаеп ата-анада!!!! Дини тәрбия алган төрек егетләре белән институтта укырга туры килде.Көненә 5 очрашсаң да хәл сорашып, ата-анаң туганнарың хакында хәл белешми китмиләр иде. Аларны бит укытучылар түгел әти-әниләре шулай тәрбияләгән.

№67 (32538) / 18.01.2010 16:25:53

...мин ул сериалны беренче тапкыр ишетәм...

№66 (32395) / 16.01.2010 19:54:55

Сүзегездә моҗет хаклык бардыр,но мәктәп бик крутой җиһазлар илә.Алган балага бирәләр белемне.Тәртип зурдан.Директор, кәнишне,тота барысында,сез әйткәнчәрәк.Ул бөтен шәһәребезгә берәү генә.Даны зурдан мәктәпнең.Бай балары гына түгел,акыллы кеше балалары да укый.Олемпиадаларда җиңәләр,русия күләмендә,укучы вә укытучылар да.

№65 (32390) / 16.01.2010 18:15:24

Сәхипҗамал, туганым, бай балалары \"укытучылар конкурс аша җыелган мәктәпләрдә укый\" дигән фикерең дөреслеккә туры киләме икән? Бер танышым Питердә шундый мәктәптә укыта. Грамотасы әллә ни түгел, үзе дә көлә. Педагог буларак көчле дип әйтимме. Әти-әниләренә балаларының начар якларын әйтәсе түгел, гел уңай якларын гына күрсәтеп, мактап торасы, бөтен җирдә видео, ди. Моннан кала директорның куштаннары күп,- ди. (Бер сүз б\\н әйткәндә- серпентарий.) Белемнең ниндиен бирү алар өчен мөһим түгел, чөнки ниндине бирсәң дә, алар алга таба керәсе уку йортларына керәчәкләр, ди. Менә шул шартларга яраклашып эшли алсаң, рәхим ит.

№64 (32376) / 16.01.2010 16:13:18

Иии җанашкайларым.Мин югында күп нәрсәләр булган монда,укып бетерә торган түгел.

Соң җанашкайларым сез \"негретянских\"-общеобразователных школалар турында сүз куертасыз ич.
Кайсыгыз әйтте әле бай балалары дип.Бай балалары \"общий\" мәктәптә укымыйлар.Аларның ,платный,яхшы җиһазланган, укытучылар конкурс аша җыелган мәктәпләрдә укый .Акчаң булса,блатың булса син дә укыта аласың,но анда \"бояр\" балалары почетта түгел,\"князь\"балалары гына...

Балалар бакчасында да шул ук хәл.
Бездә платный балалар бакчасы бар.Анда керсәң,әкияттәгедәй үзеңне хис итәсең.Менә анда тәрбия!!!!
Мәктәптә дә шулай ук бик яхшы куелган укыту.(Бездә шундый ике мәктәп вә бер балалар бакчасы бар)
Боларда уку вә тәрбияләнү акчалыларга гына тәти,и то не всем.
Прастуй халык баласына укуның кирәге юк,ПТУга барсын,эшчеләр кирәк.Сәүт заманындагы ПТУда күпме бала укый иде.Һөнәр алып,матур гына эшләп тормыш итәләр иде.Укырга
теләге булган дальше укый иде.
Ярар җитәр,бездән генә тормый шул...Пар чыгаруда мәгънә юк.

№63 (32368) / 16.01.2010 15:15:59

утырам -утырам да мин кайда укыдым икән дигән сорау туа. Әллә начарлары онытылган,әллә бөтенләй булмаган!
кайберләре укучылар белән булган очрашуларга элекке дәфтәрләрен алып килә.(Кирәк бит, укытучы ничаклы макулатура тота,өйдә! безне яратмаганнарына,сагынмаганнарына ышан шуннан соң! без үз балаларыбызныкын елныкын елга чыгарып бәрәбез)
Укытучыларыбыз кайберләре мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын иде! ничаклы тырыштылар. Хәтта фамилиясен дөрес яза белмәгән балаларга 3 куеп чыгардылар. (соңрак алардан менә дигән комбайнер-механизаторлар чыкты) 8 не тәмамлап таясы килгән, дөресрәге, укырга йөрергә иренгән балаларга да,киләчәктә белемнең, атесттатның кирәклеге турында аңлатып баралар иде. сез сүккән сәвит заманасы иде шул. беркемне дә әтисе иномаркада мәктәп ишегенә хәтле китереп куймый иде. кыз балалар альяпкычлар ябынып килә идек. хәзерге кызлар колакка хәтле җитә торган биек үкчәле күн сапогилардан килә. авызыда тәмәке исе. буй метр 70. әллә укытучы ул, әллә укучы шайтан белсен. мәктәп ишегенә терәлеп берәрне көйрәтеп алмыйча дәрескә дә кермиләр.
уктучы апа берәр замечания ясасын әле.икенче көнне анасы бойфренды белән директорга килә. Сез,фәлән-фәсмәтән.! Нигә баламның иреген кысасыз,нигә сез аның башкалар шикелле булуын телисез? СЕЗ ШӘХЕСЛӘР тәрбияләргә тиеш. ә акыл өйрәтергә түгел! Бер- ике ел эчендә Шәхес күтәрелә, көч җыя. хәзер әни сүзе- юк, бойфренд та \"поскан\". сөйләшергә теләгән Директорның чыраена хәзер тәмәке төтене өрә Шәхес. Әни кеше елый не справляюсь,- диеп.
менә бу хәзерге мәктәп. бу крутой чиннар мәктәбе түгел,гап-гади мәктәп)
сериалны укытучының афтаритетын күтәрергә чыгарганнардыр инде. күтәреләчәк рейтинг. ашкыналар хәзерге укытучылар мәктәпкә! Элек укытучының йөзен укучылары билгели иде шул. хәзергеләренең исә,укучыларының әти-әниләре. алар баерак булган саен. укытучыга да җиңелерәк.

№62 (32366) / 16.01.2010 13:01:22

Зелпе,сезнең ирегез хаклы иде,социализм вакытында.Бүген,кыргый капитализм (закон-тайга,медьведь-хозяин).Бардак.Шәхес ихтирам ителми,киресенчә-изелә таптала.Шулай кирәк,кемгә?!.
Шушы мөхиткә яраклашу бик авыр,үзебезгә дә,балаларыбызга бигрәк тә.
Рәсәйдәге мәңгелек сорау-нишләргә?

№61 (32363) / 16.01.2010 12:01:00

Сезләрнең язмаларын берничә көн укып утырдым да ? узем дә түзмичә язарга булдым әле.
Мин мәктәптә эшлим. Шәһәр мәктәбендә. Күпчелек рус балалары. 30% татар баласы укый. Үземнеңдә ике малаем шунда у к ы п ч ы к т ы л а р .
Менә бервакыт зурсын кыса башладылар. Балам күзгә кхренеп боега. Гел арабызда сер яшермичә уртага салып сөйләшә торган итеп үстердем мин аларны.(Гаилә шуның өчен. Син мине якламасаң, мин сине якламасаң гаилә түгел ул,- дидем).Ләкин ни гаҗәп, балам сөйләми. Үзем эштә , ул обедтан соң у к ый. Уку башланыралдыннан шалтырата: "Әни мин авырыйм , бармыйм әле". 1-2 көн шулай кабатланды. Сизәм бит ни икәнен. Көчкә сөйләттем. Әтисенә әйтеп карадым:"сөйләш әле, ни булганын, якла, чарасын күр" -дим. "Ир кеше үзе җиңеп чыгарга тиеш ул" дип авызымны томалады. Улыма да: "Улым чакыртыйк дирекөиягә, милиөиягә хәбәр итик" дим. "Әни алайса мин мәктәпкә бөтенләй дә бармый торган булам инде, урамга да чыкмыйм" диде.
Бер атнадан түзмәдем, "крыша" янына бардым. "Минем малайдан егет яса . Урамда башын күтәреп йөрерлек булсын" дидем. Малай шуннан соң гына игә килде. Ә бит шунда дәшмәсәм, үзе җиңеп чыга дип калсам, бала гомерлек куркак булып калыр иде дип уйлыйм.

Ә "Школа" дагы сюжетларның күбесе күп мәктәптә бар. Мин моны чын күңелдән аяк төрәп, ы ш а н ы п әйтә алам.
Монда гаилә дә, бала да, у к ы т у ч ы да, җ ә м г ы я т ь т ә гаепле!!!!!

№60 (32353) / 16.01.2010 08:23:13

Нух, 

№59 (32351) / 16.01.2010 06:48:25

Иркәнең фикерләре бик якын hәм аңлаешлы. Мин дә, мәктәптә чагында, кайчан бетәр икән бу, дип кенә йөрдем. Үземне бәхетле итеп студент булгач кына тойдым. Әле анда да разный комсомол вожакларына отпор биргәләп алырга туры килде. Комсомол дигәне, аллага шөкер, бетеп тә куйды тиздән. Ә мәктәп еллары...зур кара полоса. Шулай да, әйбәт укыдым, баш та бар иде, үземнекен эшләдем. Класста чын мәгънәсендә дус дип атарлык бер генә кеше дә булмады. Ярый, кемнең кем икәнен тормыш күрсәтте)))
Педагоглар яза - мы должны выполнять социальный заказ общества на воспитание такой-то, сякой-то личности дип. Шушы черек общество ЗАКАЗЫВАТЬ итә икән бит, формулировкасына гына карагыз, менә шуннан соң ни көтәргә кирәк ул мәктәптән. Шушы җәмгыятьнең зеркальное отражениесе ул мәктәп.

Мәктәптәге коммуна, коллективизм - совет чорында "туа" дип әйтсәк тә була, чөнки советлар иле үзе зур бер коллектив, тоталитар дәүләт коллективсыз була алмый. Балалар коммуналарының төп идеологы Макаренко яза - //не может быть личности вне коллектива. Не может быть обособленной личной судьбы и личного счастья,
противопоставленных судьбе и счастью коллектива.//

Зурлар коммунасы - балалар коммунасы, зуррак винтиклар - кечкенә винтиклар. Бу - совет педагогикасы. Хәзер, ялгышмасам, педагогикада "личностно-ориентированное обучение" модада. Моны да алдынгы карашлы педагог галимнәр генә сөйли. Ә практикада...кто как умеет, так и выживает. Бердәмроссия балаларга аклы-кызыллы-зәңгәрле галстуклар да тагар иде, бәлки, ләкин аңа ук, бәхеткә каршы, барып җитмәдек)))


№58 (32349) / 15.01.2010 23:55:07

мин бәхәсен генә карармын инде.
п.ч. анда дом2 бара бит!!!
жанна!

әле тагын доктор хаусның яңа сериясе чыкты.
маст си!

№57 (32348) / 15.01.2010 23:27:09

Иркә, мин сезне аңлыйм. Улыгызны «толпа»дан аралап дөрес
эшлисез.Димәк, аңа шәхес булып тәрбияләнергә күбрәк мөмкинлек туа, ул вакытның кадерен белергә өйрәнеп үсә, күп кызыксына, күп укый, күп өйрәнә.
Дуслар тора-бара табыла ул, тик «толпа» түгел, ә бәлки күп нәрсәгә уртак караш, максат булган дуслар.
Хокук мәсьәләсенә килгәндә…безнең мәгариф стандартларына баланың үз хокукларын өйрәнүе ни өчен кертелмәве аңлашыла. Безнең илгә фикерле кешеләрнең әлләни кирәге юк. Алар өчен уйлаучылар, карар кабул итүчеләр бар бит инде ул!

№56 (32346) / 15.01.2010 23:23:20

ил, карыйбыз

№55 (32345) / 15.01.2010 23:04:50

срочно.
менә хәзер Все умрут а я останусь башлана.
1 канал. 23.30

шул ук режиссёрның фильмы.

Закрытый показ!
әле бәхәс тә булачак!

№54 (32343) / 15.01.2010 23:03:20

шул-шул Яп ф. мәктәп укучылары арасында бу сериал хәзер популярга әйләнер. андагы " геройларга" тиңләшәсе дә килер. Популяр булу өчен теләсә нинди чаралар да әйбәт дип сеңдерелә яшь буын башына. кемгәдер подраҗать итү булган һәм калачак. Ә экранда бүген бандитлар,юлбасарлар,сәрхүшләр,"көчле
ләр"
уңай геройлар. тагын кемнәрдән үрнәк аласың инде.

№53 (32340) / 15.01.2010 22:47:25

Дөрес тә сүлисез кебек, ханымнар.
Но мондый хәлләр (\"Школа\"дагы)неужәли \"типик\" күренеш?
Ярар, андый хәлләр дә бар диик тормышта.

Но бит, туганнар сүз именно 1 каналда шушы мәшхәрне үзенә күрә рекламалау турында бара. Ә ник соң бар булган начарлыкны киң экранга чыгарып селкергә?
Бер мисал. Кичә бер сериясендә укучы литература укытучысын ничек итеп Пушкинны өйрәнергә икәнен өйрәтеп маташа. Имеш, Пушкинның \"самый длинный п...с, шуңа күрә аны хатыннар яратканнар\"

Сүзен атап 1 каналдан шушы нәрсәне күрсәткәч, иртәгә мин \"Любовная лирика Пушкина\" темасын суперновороченный итеп әзерләп барсам да, бу киноны караган укучылар \"пе..с\"ны исләренә төшереп, хихылдап утырачаклар.

Где высокая материя????!!

ТВ тормышның матуррак якларын күрсәтсә, халык та тәрбиялерәк булыр иде....

№52 (32337) / 15.01.2010 22:37:49

Без яшь чакта укытучыларны авылда энә күзеннән үткәргәнгә, мин аларга һаман да хөрмәтлемен. 80нче елларда, мин туган авылыма укытучы булып кайтканда, пред-ларның, парторгларның хатыннарын мәктәпкә кертеп утырта башлагач, коллектив үзгәрде-е-е-е. Надан укытучылар шулардан башланды. Хәер, алар элек-электән мәктәпкә килә торган булганнар инде.(М.Мәһдиев әсәрләреннән укып беләбез) Тик, әйткәнемчә, безнең авыл халкы ул якка усал иде. Зиләйлүк язганнар бездә була алмас иде дип уйлыйм. Безне Павлик Морозов, зоя Косм-ялар үрнәгендә тәрбияләделәр. Шуңа күрә без укытучыларыбызга әйтәсен үзебез дә әйтә ала идек.(Талашмыйча) РОНО дан да тикшереп тордылар.

№51 (32332) / 15.01.2010 21:59:51

пока эшем булмаганга! бары шуңа!

№50 (32331) / 15.01.2010 21:57:16

тагын 1 ханым, 
здрасьте еще раз, син үзең нәрсә тутырып утырасың, монда мин язганны укып)))))Укымасаң, каршы язмас идең бит)))) Пофиг булыр иде)))тулы җанлы бит син((((((

№49 (32330) / 15.01.2010 21:54:09

европа америка! әйе барсы да әйбәт шул анда! Мәктәпкә винтовка белән йөрергә дә өйрәтәләр безне! алар йодрык белән генә бәхәсләшмиләр шул!
не люблю народу имеш! буш җаныңны интернетта тутырып утырмас иде хәзер.

№48 (32329) / 15.01.2010 21:49:33

Ирке, Зилэйлук!

№47 (32326) / 15.01.2010 21:45:09

безнең заман укытучыларына рәхмәттән башка сүзем юк! еллар узган саен ихтирамым арта гына бар.
юкка бәйләнәләр шикелле иде,2 ЛЕ КУЙГАН чаклары да булды. хәзер аңлыйм, азаплана-азаплана бездән Кеше ясарга тырышканнар икән.
әти-әни мәктәпкә разборка йөгермәде хәзерге шикелле.бездә кайтып җалу бирмәдек. рас сүккән, димәк кирәк булган! хәзер ата-ана бишектән үк шәхес ясамакчы! ә безне вакыт үзе ясады. Геройлар юк кәнишне но иң мөһиме рухи гарипләр юк арабызда.

№46 (32324) / 15.01.2010 21:40:44

Зиләйлүк, 

Мин синдә ялгышмадым)))))

№45 (32323) / 15.01.2010 21:35:49

Здрасьте, вы очем!????? җәмгыять россиядәгечә колларныкы була ала. Европадагыча, Америкадагыча ирекле шәхесләрнең ДОГОВОРЫ җәмгыяте була.

//тормышта шулай бит ул кемнеңдер өендә кеше бетми,берәүләргә чакырып та килмиләр.
ир балалар кыйнамыйча-кыйналмыча үсми. хәтта кызларга да эләгә эле, "чукып алулар". ләкин улыгызга теләктәшләр кирәк! һәм аларны сез түгел ә улыгыз сайларга тиеш.//
Кыйналып үсәргә тиеш - менә шушы әйбердән соң мин нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәргә тиешме!!!! Аерым шәхесне тукмау с одобрения согнувшихся слабых происходит. Алар шулай үзләрен тынычландыралар. Менә каршы чыксам, мин дә шулай булыр идем дип.
Аннан әйтегез әле миңа, кемнең өендә кеше күп - яхшы, әз - начар. С какой такой логики!? Если больше четырех человек, я уже не выдерживаю.Мин Сабада яшь чакта беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, лучшая ведүщая номинациясендә җиңгән идем. Салаватның Хабибуллинына (ул сабада иде әле) беренче тапкыр дигәч, ышыанмаган иде.Аптыраттылар соңыннан чакырып. Беренчесендә дә көчләп сораганга чыккан идем.Не люблю когда много людей. НЕ ЛЮБЛЮ.Мне плохо когда много народу.Өемдә берүзем халык белән эшләп кайткач, ял итәм.Минем клиентларым башкаларга караганда күбрәк. Чөнки мин аларның барысын отдельно немного люблю.Эштә зав булырга кабат тәкъдим иттеләр. Улым төп-төгәл җавабын сразу бирде: "Что не можешь отказаться от своих любимых клиентов!" -диде. И он совершенно прав. их люблю. Они меня.
Мин дуслар сайламыйм. Он абсолютно свободен в своем выборе.Киңәшләремне генә бирәм. Тыңлаганын тыңлый, тыңламаганын юк. Дуслары класстан тыш дидем ич!!!! әле ул дөньяны танып белүдәнн туктамаган.Физика темалары белән, химия темалары белән баш катыра һаман. Химией владею.физикак белән башны катыра. Компка мине үзе өйрәтә. Студент дусты белән чыгып китә, сораганым да юк кая барасыз дип. Начар җирдә йөрмәгәнен беләм. Уфф күп утырдым сезнең белән Киттем.

№43 (32320) / 15.01.2010 21:29:34

Мин сезне узегезне дэ уытучы булып эшлэмисезме икэн дип уйлый идем. Белэм инде мин дэ, без дэ бит мэктэптэ укыган. Ин беренче булып, бала чакта, тигезсезлек барын, яклау барын мэктэптэ курдек бит - укытучылар курсэтте. Хэзер ичмасам балалары усал, эти-энилэре алардан да усал, безнен вакытта беркем дэ дэшми иде бит.

№42 (32319) / 15.01.2010 21:27:25

шушы хәлләрдән соң да ничек укытучы һөнәрен сайлаганыңа шаккатам.

№41 (32317) / 15.01.2010 21:19:35

Специально кысылмам дигән идем, түзә алмадым...Киносын карамадым, теләмим дә, чөнки тормышта да туйган...Тик бер җөмләдәге фикер белән килешә алмыйм...\"Мэктэплэрдэ балалар гына тугел, укытучылар да тэрбиясез. Эллэ без бала булганга укыганда узебезнен укытучыларыбызнын бу якларын курмэдекме икэн?\"
4нче класста укыганда,колхозның 4-5 км ераклыктагы басуына көзге яңгырлы көннәрендә (октябрь ае) бәрәңге чүпләргә барабыз.Чиләк кадәр буебыз белән көчкә өстерәп, калышмаска тырышып, башны да күтәрмичә бәрәңге чүпләгәндә ерактаааааааааан ук бер укытучы апаның тавышы килә:\"ӘӘӘӘӘӘӘӘӘӘӘӘӘЙЙЙЙ, бәрәңгең калган, килеп ал\"...Син, мескен бер сабый, тулар-тулмас потлы чилгеңне өстерәп рәтнең теге башына кире китеп, җирдә калган ярымчерек бәрәңгене иелеп аласың, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, кире китәсең...(Ул вакыттагы күз яшьләре укытучыга рәнҗүдән түгел, сабыйлыгың белән алай эшли белмисең әле, бары тик, иптәшләреңнән артта калганга гына)...
Бер шәһәргә экскурсияга баргач, укытучыбызның эчеп -исерүен, мин суга батканда ерактан шофёр абый күреп коткаруын, ярга чыгарып салгач, укытучыбызның телен көчкә әйләндереп, Юри кылана диюләрен мәңге онытасым юк...
7 нче май көнне, 55 км ераклыктагы урманга велопоходка бер кат ветровкалар белән чыгарып җибәргән дирекцияне сагыныйммы...
Палаткада , җылыныр өчен, 16 яшьлек балаларның 4 кеше урынына алмашлап-аслы-өсле 8 кеше йоклаулары аркасында, последствиелары озак елларга саклануны онытыйммы...
Саный китсәң бик күп, быел 20 ел була мәктәп бетергәнгә, тик һаман да бүгенгедәй күз алдымда.
Ә СЕЗ, ЭЛЕККЕ УКЫТУЧЫЛАР ЯХШЫРАК ИДЕ ,ДИСЕЗ, ХАНЫМ...Нинди күзлектән карыйсың бит, элекке бала күзлегеннән караганда, аларның гаепләре юк иде, тик еллар үткәч, анализлип карыйсың да, үзеңне ни дәрәҗәдә мыскыл итүләрен адлыйсың...

№40 (32314) / 15.01.2010 20:59:43

Мин дэ шулай эйтмэкче идем. Узегез мэктэптэ укыганда дусларыгызны эниегез сайлый идеме сон? Сез югары белемле ханым, балагызны акыл утыртып тапкансыз - суз дэ юк, шулай да, улыгыз бит узе личность, сез ана мостэкыйль фикерлэргэ ирек бирэсезме сон? Ник сез узегезнен яшэу рэвешегезне ана кочлэп тагасыз?

№39 (32311) / 15.01.2010 20:49:52

шуңа күрә дә Җәмгыяттә яшәү дип-атала бит безнең яшәү Иркә ханым!
проблемасыз җәмгыят ул- ахирәттә генәдер.
Сез һаман бөгелү дисез?
(үзем дә ялагай булмадым беркайчан, мине дә \"дан- дәрәҗә\" читләп үтте.чөнки мондый юл белән ирешелгән уңышларның вакытлы күренеш икәнен беләм) ләкин коллетивта абруйлы кешеләр бар икән күңел үзеннән -үзе андыйларга тартыла. һәм шуларны бөгелмичә генә хөрмәт итә башлыйсың.аны тәлинкә тоту белән тиңләп буламы? 20-25 укучы булган класста бер дә улыңа тиңдәш булырлык кеше юкмыни соң? акылы буенча булмаса,кызыксынулары буенча, һич югы үзе кебек әтисез үсүче 1 егет һәм кыз? әллә сез башкаларны үзегезгә тиң санамыйсыз? сезгә тиң булырлык кеше башка планетада тәрбияләнме әллә? юктыр. малайны дуслашырга өйрәтмәгәнсез! моны бакча яшендә үк эшләргә кирәк булган.
белые вороны-бервакытта да бәхетле булмаганнар, алар шуңа да \"Б.В\" кеше ялгыз булырга тиеш түгел. аллаһы тәгалә дә моны өнәми. олыгаеп өйдә- минем янга кеше килми-, дип үпкәләп ятучы ветераннарның кайберләре Белые Вороны\". (кайчандыр үзләре ялгызлыкка омтылганнар ә хәзер,чынлап та ялгыз,җитмәсә тән авырулары да өстәлгән.)
тормышта шулай бит ул кемнеңдер өендә кеше бетми,берәүләргә чакырып та килмиләр.
ир балалар кыйнамыйча-кыйналмыча үсми. хәтта кызларга да эләгә эле, \"чукып алулар\". ләкин улыгызга теләктәшләр кирәк! һәм аларны сез түгел ә улыгыз сайларга тиеш.

№38 (32304) / 15.01.2010 20:18:10

ханым,
сезгә дә кабатлыйм. Иң тоталитар коллектив - бер яшьтәгеләр коллективы икән.Бер нәрсәне аңга ( сознаниега) ала аласызмы!? Бу очракта киресенчә толпага буйсынмыйча үзенчә яшәргә теләүче кеше турында сөйлим. Бөтенегез толпа фикере белән килешсә генә нормаль дисез. Сузләр белая ворона турында бара. Белая ворона внутри себя очень счастлива, если б его просто не клевали.Малайларда үзеңне саклау, яклау физик көчкә генә кайтып кала. 8нче класста кайсы уже шкаф, кайсы чеби. Шунлыктан физик яктан көчлеләргә калган зәгыйфьрәкләре буйсына.Алар бу турыда уйланмыйлар да. Алар өчен бу норма. Шундыйлардан битараф молчаливая толпа туа аннары. Бездә беркемне-беркемнең язмышы кызыксындырмый шунлыктан, ул моңа ияләнгән чөнки. Әнә теге милиционер шагыйрь шикелле. Кайгысы белән уртаклаштыгыз да, бетте.Ул анага җиңеллек килдеме икән!?Иртәгә башкаларны шул көтеп тора, туктарга исәбе юк. Ә безгә пофиг, Узебезгә килгәнче, ә килгәч увы, кайгы уртаклашулар гына сиңа балаңны кайтарып бирми. Россиядә бөтен тормыш – приспособленчество. Бөгелү. Онытмагыз - бөгелүнең дә чиге бар.Икенчедән гел бөгелеп яшәү ул зәгыйфьлек билгесе дә. Рухи зәгыйфьлек. Миңа шул рухи зәгыйфьләр белән яшәү күңелсез. Каян килә ул практически бүгенге халык стоны!? Элеккеге белән чагыштырганда материаль яктан күрелмәгән иркенлектә яши. Сәбәп бүтәндә.Элекеге гегемон бүген рядовойга әйләнде. Элек толпа үзен гегемон дип уйлый иде. Толпага бирелү - ул коллык инде.Халык үзенең кол икәнен аңламавында да мине аңламаулары.да Күп темалар буталды инде монда, чөнки бик катлаулы тема. Киштәләргә озаклап тезәргә кирәк.

№37 (32298) / 15.01.2010 18:52:52

Суз тынлаган бала ата-ана очен бик унайлы инде ул. Характеры йомшак була инде андый баланын, башка кешелэр сузенэ дэ каршы тора алмый торган, карусыз, узен яклый алмый торган ир-ат усеп житэчеге факт. Бала вакытта дуслар да куп була, арада юньлэп бер кем белэн дэ аралашмый торган бала була икэн, ул бит инде берэр торле кимчелекле семьяда ускэн бала була, шуна аны кагалар да, ул узе дэ узен гел ятим итеп тоя торган була. Мэктэплэрдэ балалар гына тугел, укытучылар да тэрбиясез. Эллэ без бала булганга укыганда узебезнен укытучыларыбызнын бу якларын курмэдекме икэн?

№36 (32291) / 15.01.2010 15:32:15

Иркә, минемчә, иң мөһиме шул-үзен лидер санаган кеше акыллы булырга тиеш. бөтен каршылыклар акылсызлыктан, башкаларга сүз иреге бирмәүдән, кеще хәленә керә белмәүдән һ.б. башлана. чынында, безнең җитәкчелек шундый...коллективтагы позитивлык лидердан тора.

№35 (32290) / 15.01.2010 15:24:27

Хөппи,
ярар алайса, бик әйбәт))))

Менә син һаман коллектив дисең...
Син мине ИШЕТӘСЕҢМЕ, миңа коллектив кирәк түгел, Сезгә яхшы икән, сез яшәегез. Мине әйтик, малай булсам, коллективта булырга теләмәгән өчен кыйнап атасымы!? Ул бит начарлык эшләми, бары аларны кабатлап,аларча яшәми. Коллективча яшәмәскә хак та юк, ә теләмәгән өчен канга батырасымы!?

Ә беләсезме каян чыга ул каршылык. Лидерның башкалар алдында репутациясе кимергә мөмкин, Буйсынучылар әзәергә мөмкин. Башка төрле уйлаучыларны на корню уничтожить! Перспективада зыян булмасын өчен. УЛ ЗЫЯН КОНКРЕТ БУ ОЧРАКТА МИННӘН БУЛМАЯЧАК, БАШКАЛАР КИЛӘЧӘКТӘ БУЙСЫНУДАН ТУКТАРГА МӨМКИН.Менә бит кайларга барып тоташа ул.Америка шуның өчен баштан ук шәхес иреге өчен көрәште. Европа моңа үзен көлгә калдырып килде. Безнеке Россия таркалу белән барачак. Мием өчен шул моментка без нинди хәлдә килеп җитәргә тиешлеге мөһим, сорау шунда.

№34 (32288) / 15.01.2010 15:09:01

Иркә, рәхмәт кайгыртуың өчен.) әле мин кайтмадым,әле дә шунда)

коллектив дигәндә, нәрсә аңлыйсың бит? 16-17 яшькә кадәр әле "мин үзем генә"не аңлап булмыйдыр ул... бу яшьтә киресенчә, күбрәк аралашу кирәк, иначе, куркыныч яклары бар..

белмим, мине әлләни тәрбияләделәр дип әйтә алмыйм, мин әтигә-әнигә борчуларымны беркайчан сөйләмәдем. проблемаларымны үзем чишә идем, решение һәрчак үземнеке булды. бу бәлки, характердандадыр. шуңа да сугышулар миңа ят нәрсә...

коллективны туплау җиңел түгел. кызыксындыра белү мөһим. үзеңнән читләштерү җиңел, ә яныңа җыеп, уртак тел табу алу җиңелдән түгел...

№33 (32287) / 15.01.2010 15:08:32

Хөппи,харап итмә Иркәне дипутат ясап!Анда җүнле кеше аз калды.
Аннан соң Иркә независимой булырга ярата,ә анда подминают...
Иркәгә начарлык теләмик!

№32 (32285) / 15.01.2010 14:48:31

Хөппи,
беренчедән сәяхәтләр ничек булды!? Vин анда самолетлар очмагач, синең өчен кайгыра башлаган идем инде))))

Хөппи бөтен соль дә менә шунда -син үз поведениеңны гына дөрес саныйсың. Бөтенесен кулга алдым дисең! Ә менә минем бер кешенең дә кулына төшәсем дә, каласым да килми. Сине шул командага көчләп тыгалар. Мине кыз булгач, кыйнамадылар анысы... ә малайлар -,аларның аргументы көч! Менә күз алдыңа китер: «Мин синең классташ» - ди дә, мин синең комадаңа да , бер кайда да булырга теләмим. ЧЛЕН коллетива булу миңа авыр,миңа берүзем рәхәтрәк,дим, ә сез миңа: “Это НЕПРАВИЛЬНО дисез!!! Мин сездән минем узем генә калып үземчә бәхетле булырга хакымны бирегез дип сорыйм. Менә шул толерантность була да инде. Не навязывайте мне вашего «хорошего»,или «плохого». У меня СВОИ , отличные от вас КОДЫ счастья. Сезгә мин шуны аңлатырга телим. Ә сез:” Не-ет, быть этого не может быть!” -дисез!

№31 (32282) / 15.01.2010 14:38:04

Бик дорес инде,бар да узеннэн тора.Шулай да ботен кешелэр дэ бер булмый шул.Янадан шул темага кайтам.Бойек роль уйный ойдэге воспитание.

№30 (32279) / 15.01.2010 14:25:48

кстати, миңа өч мәктәптә укырга туры килде. өч тапкыр яңа класс, яңа укытучылар..җиңелдән түгел иде, тик шулай да, берсендә дә беркемнән ким булмадым! әле киресенчә! соңгы укыган мәктәп иң крутой иде, ничего, мин тиз үз кешегә әйләнеп, класс тормышын үз кулыма алдым. вот так. кайтам икән, классташлар килә, укытучылар шалтырата, күрешсәк, сүзләр бетми!

кыскасы, бар да үзеңнән тора!
өч мәктәп миңа шулкадәр күпне бирде,мин күп нәрсә алдым, мәктәпне бетереп чыкканда ук.

комментлар кызыклы, укырга вакыт кына җитми әлегә...

№29 (32278) / 15.01.2010 14:24:25

Исэнмесез.Эзерэк укыдым да язуларыгызны,мин дэ язарга уйладым.Узебездэн башларга кирэк дип уйлыйм тэрбияне.Балаларыбызга кечкенэ вакыттан ойрэтергэ кирек,тэрбийэ бирергэ.Ул сериалларны олылар ижат итэ.Хэзер ботен нэрсэне акча белэн емнен акчасы куп шуны ойнен тур башына утырталар.Мэктэпкэ тикле ойдэ ойрэтергэ кирэк балаларыбызны.Гел мэктэпне гонахландырып булмый инде.Иркэ бик дорес сузлэр яза.

№28 (32274) / 15.01.2010 14:09:33

Иркә! малаеңа җиңел булмаячак! ул балада синең характер!!!.өйләнгәч урталарына да кереп ятырсыңмы? бөтен дусларын син сортиравать итәсеңме? Ярар Аримядән син аны калдырасың инде одназначны. өйләнүен дә син табып биргәнгә өйләнер, киленең тешен кысып яшәсә матур гына яшәрсез дә.Но Сиңа ошамаган кеше белән кушылса беренче чиратта малаеңның трмышы харап була. чөнки ул бала ике ут арасында калачак.
коллектив дигән нәрсәдән башка яшәр өчен урманда землянкада яшәү кирәк!
тыныч кына бер җирдә дә эшләп булмый.хәтта идән юучылар белән дә конфликт чыга. һәр җирдә кемнәргәдер,телисеңме- теләмисеңме, яраклашырга туры киләчәк. уйлап кара шул турыда.
ирләре көнләшкәнгә подругаларым юк,-дисең. шуңа гынамы икән? нигә соң син аларны көнләштерәсең? нигә син алардан аерылып торырга телисең җитмәсә ирләре янында?(бәлки аякларың аларныкынннан озынрактыр,әллә пәрәмәчне тәмлерәк пешерәсеңме?) 5 булмаса да 1подруга була ул.Бәлки гадиерәк булыргадыр әз генә!кешеләр тартылыр иде сиңа эштә генә түгел,көндәлек тормышта да.сиңа үз тормышың турында уйларга кирәк. югыйсә гомер буе малаең тормышы белән яшәячәксең. ахыр чиктә малайны бу туйдырырга мөмкин.

№27 (32273) / 15.01.2010 14:00:40

Иркә, мин сиңа депутатлыкка сайланырга тәкъдим итәм. энергияң, вакытың күп.реаль эшләргә вакыт.

уйлале. кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез.

№26 (32272) / 15.01.2010 13:45:08

Иркәгә киңлек хозурлык, әстәгъфируллаҺ, шушы кадәр язып утырырга ничек иренми диген
Сериалны карап карыйсы булыр инде..

№25 (32268) / 15.01.2010 13:28:29

Хәлим Әлимов,
мәсхәрәме -юкмы - бүгенге мәктәп шундый.Миңа калса тыныч кына карап.,анализ бирергә кирәк. Деморальләшкән җәмгыятьтә мораль сакланган мәктәп була алмый. шуңа мәктәп тә иң беренче чиратта хокук белеме дигән нәрсә беренче урында торырга тиеш. Үзе нефтьтән башка бүтән нәрсә җитештерә алмаган җәмгыятьтә шулай шәхесара проблема өстенлек итә.Шәхесара мөнәсәбәтләр хәл итә нефтедоллардан өлеш чыгамы, чыкса күләме ничек булуын. Нормаль җәмгыятьтә иң беренче гражданнар арасындагы мөнәсәбәт хокук дәрәҗәсендә көйләнә.Һәм шул күп очракта җитә дә. Ә бүген популяр саналган унышлылыкка деморальләшмәгән илләрдә беренче чиратта нәрсә дә булса җитештереп ирешәләр.Шуңа күрә шәхеснең нәрсә дә эшли белүе мөһим. ә бездә тәлинкә тоту, бөгелү иөһим.

№24 (32267) / 15.01.2010 13:17:34

Хәлим Әлимов,
мәсхәршме -юкмы - бүгенге мәктәп шундый.Миңа калса тыныч кына карап.,анализ бирергә кирәк. деморалҗләшкән ңәмгыятҗтә моралҗ сакланган мәктәп була алмый. шуңа мәктәп тә иң беренче чиратта хокук дигәе нәрсә беренче урында торырга тиеш. Үзе нефтҗтән башка бүтән нәрсә җитештерә алмаган җәмгыятҗтә шулай шәхесара проблема өстенлек итә. шул проблеманы хәл итә нефтедоллардан чыккан өлешне зурайта. Нормалҗ җәмгыятҗтә иңберенче хотя бы хокук дәрәҗәсендә көйләнә.Һәм шул битә дә.чөнки бүген популяр саналган унышлылыкка беренче чиратта нәрсә дә булса җитештереп ирешәләр.Шуңа күрә шәхеснең нәрсә дә эшли белүе мөһим. ә бездә тәлинкә тоту, бөгелү иөһим.

№23 (32266) / 15.01.2010 13:02:51

Безнең дипутатларыбыз нәрсә карый?
Нигә бу филемны экранга чыгарырга рөхсәт итәләр.
Бу бит укытучыларны мәсхәр итү
Фурсенканың (министр образования) үзен шул мәктәпкә илтеп утыртасы иде

№22 (32265) / 15.01.2010 12:44:12

Мишэр, 
мин дә кешелек сыйфатлары турында сөйлим. шуларның берсе белә аралаша. Ул добрый, бөтенесен гафу итте. берсе өйгә дә килеп йөри башлаган иде. Ансар,димен. Нияз, добрый ,тебя простил, но ятебя простить не могу, не приходи сюда больше дидем.Минем улым отличник түгел))))Андый задача алдан ук куелмады.бу филҗмда да шул менә сез хәзер мине аңламый торган мәсәлә куела. безнең илдә син дус булсаң, паренҗ рубаха булырга тиеш. просто бер-береңә изнанка ачып салмыйча яхшылык эшләргә ярамыймы. Мин гомерем буена шуоай яшәдем. Чит илгә китәдән дуслар калудан куркалар. Һәр яңа җирдә миңа яхшы кешеләр табу кыен түгел. Чөнки яхшылыкны авансом эшлим.100 проөенткайтмаса да, кайта ул барыбер. ләкин йөрәгең ятмаган кешеләр белән аралашмау -рәхәтлек бирә. Картайтмый.

№21 (32263) / 15.01.2010 11:41:10

Иркэ, минемчэ Шырпы сузлэрендэ хаклык бар. Белемгэ омтылмаучы балаларда да унай сыйфатлар була. Ботен отличникнын кеше сыйфатлары унай тугел. Шуна курэ белем критериясе белэн +/- булу дорес тугел минемчэ. Аннары кешелэр гел узгэреп тора, алар яшь бит эле. Берничэ ел безнадежный хулиган, ахмак булган танышларым буген кызыгырлык дэрэжэгэ життелэр. Байлык турында гына эйтмим, узлэрен унай яктан, чын дус итеп курсэттелэр. Шуна курэ балагызны башкалардан аеруны шикле дип саныйм. Класста 20-25 бала арасында берничэсе булса да нормаль аралашырга сэлэтле. Мин укыган мэктэптэ, училищеда, университетта эле наоборот бер-икесе генэ эллэ нинди иде шунда, уку ягыннан да, аралашу ягыннан да. Лэкин аларга дошман итеп караучы булмады, онэп бетермилэр иде, шул гына(битарафлык). Хэзер бит кешелэр битараф, мин бу сыйфатны яратмыйым, лэкин ул кешелэрне бер-берсенэ дошман булудан саклый дип белэм.

№20 (32257) / 15.01.2010 10:36:57

Шырпы,
Өйрәндем инде ул мәсәләне дә. Аңлыйм нәрсә турында әйткәнегезне.Коллектив беренчел дигән коллективтв ул яшәмәячәк барыбер. Бер елгы, бер яшьтәгеләр коллетивы мәсәләсе икән ул. Тормышта җер вакытта да мәктәптән бутән андый бертөрле сыйфатлы составлы коллективка очрамый кеше. Мәктәптә минем үземә дә шулай дискомфортлы иде. Институтка эләккәч оҗмахка кергәндәй хис иттем үземне. Бу сериалдагы кеҗек искуственная изоляөия юк.Үзегез беләсез, чын дусдар күп булмый. Булганнары әйбәтләр."Аватарны" гади экранда караганнар иде, хәзер 3дга барырга йөриләр.Үзеңне порядочный тотсаң, кирәк кешеләр юл чатында очрап торалар, АКллага шөкер. Бу хәлдә әйтик бик авыр хәлдә калган идем. Иң аянычлысы әтисенең җавабы -спорт мәктәбенә йөрсен, акча бирәм, җавап шулай иде . Аерылуга соңгы тамчы шул булды.Андый вакытта психологик поддерңка бик кирәк. Ирләре көнләшкәнгә подругаларым юк. Апалар нечкә күңелле, аларга сөйләсәм артык борчылачаклар, аларга да сөйли алмыйм.Менә шундый вакытларда Аллаһыга ышану зур ярдәм итә тынычлану өчен. Утырам кичтән, ни эшләргә белмичә.Аллаһым димен, башымны тынычландыр, җайлы юлларыңны күрсәт,дим. Иң ышыанычлы юлның ничек буласын белми идем әле.Икенче көнне эштә утырам шулай. Постоянный клиент килеп керде. Урыс."Что с вами, на вас лиөа нет, что случилось?" Сөйләп күрсәттем. Успокойтесь Не переживайте. Уладим. Икенче көнне яңадан килеп керде дә, обеәали за три дня уладитҗ, ди.Әле шикләнгән идем, ничек килеп чыгар дип. Тик утырмадым. Травматологиядә бер төр справканы милиөиягә генә бирәбез, ди, зав отделением. Хотҗ ООНга бар,ди. Прәме шулай,диде. рар анда ук җитмәм инде, ярты сәгатьщн керемен,дим. Чынлап ярты сәгатьтән янына кергәч, вам надо адвокатом работатҗ,ди. Аннан ымлап кына мондый хәлләрне өч көндә хәл итеп була дип ул да әйткәч, тынычланып калдым.

Соңыннан әйтергә кирәк, мәктәпкә прокуратурадан килеп хокукларны, нәрсә эшләсәң нәрсә булачагын килеп сөйләп аңлаттылар балаларга.Анысы минем язмача хатка карата эшләнгән уңай эш дип саныйм.\Гомумән, менә мин ни өчен Татарстанда кайчан балар хокукы буенча уполномоченный билгелиләр дип сорау бирәм. Балар нәрсә кылсалар нәрсә көткәннәрен белмиләр.Икенче кыйнаганда учәүләп:"Что по закону хочешь жить, да?!" -дип, милициягӘ заявление язганнан соң кыйнадылар. бер атна эчендә.Нинди генә кирәкмәгән информаөия юк. Ә хокуклар барын өйрәтү юк. Өч яшьтән балага хокуклары турында сөйләргә өйрәтергә кирәк.Хокук бозылганда, нинди эшләр эшләргә кирәк икәнне.

№19 (32256) / 15.01.2010 09:48:06

Иркә, коллективта яшэргэ ойрэтергэ кирэк барыбер. Тормышны кешелэрдэн качып, кабык эчендэ генэ уткэреп булмый. Улынны башкалардан изоляциялэп, син хата эшлэмисенме?

№18 (32255) / 15.01.2010 09:38:21

Безнен татар мэктэбендэ мондый хэл юк, аллага шокер.

№17 (32253) / 15.01.2010 08:36:54

Мишэр,
без татар мәктәбендә укыйбыз.Гомумән,әти-әнидә дә, балаларда да белемгә омтылыш юк хәзерге мәктәптә. Әти-әни акча түләп баласының дипломлы булуына ышанып яши.Хәзер мәктәптә почеттагы укучы - әти-әнисе күп итеп акча биргән бала. Класста укучы егетләрдән белемгә омтылучы бала - шул бер минекедер инде .Безнекенең проблемасы шунда, шул белем кирәк булмаган егетләр арасында берүзе. Һәм ул шул позициясен аңлы рәвештә саклый.Ягъни аларга игътибар бирми, яки икенче төрле әйтсәк –толпа лидеры аның өчен лидер түгел. Толпага кушылмаганга, толпасыз да үзен әйбәт хис итүне кичерә алмыйлар. Фактически классташлары оештырды булып чыга бу хәлне.Хәзерге класс җитәкчебез әйбәт. Черт побери, Резеда ханым дип кенә язам инде, алайса адресны әйтеп бирүгә тиң. Завуч исә миңа да: “Сез үзегез дөрес тәрбияләмисездер бәлки?” - дип маташты."Мы по природе одинокие зайцы -усаки, а не зайцы- кролики. Шушы яшемә җииттем, миңа шулай рәхәт!" - дим дә -"Это ваши слова, и вы его так воспитываете!? -ди. "Юк, я не воспитываю, и он, и я такие по природе, коллективизм меня замучил уже при коммунистах, пусть оставят его в покое, пусть не подходят ближе чем на метр, и не будет счатливее человека!" -дим.Аптырашта калдырдым завучны.Хәзерге класс җитәкчесе исә аңлады, рәхмәт аңа.Элеккесе ул процессны үзе башлап җибәргән иде, чөнки анысы өчен иң беренче бурыч - акча җыю иде. Морально-психологическое давление калса да, үзе дә:” Потерплю еще год,” - ди.Приятно түгел инде басым белән яшәве, әмма артык игътибар бирми. Мәктәп белән бер мероприятиегә калганы, барганы юк. Ике дус егете урыслар, алар белән сирәгрәк аралаша. Типичный добрый чын урыслар. Рождествода смс яздырттым улыма, чөнки икесенең дә муенында тәреләре бар. Алар сиңа всей душой относятся, дим. Болай гел икенче курста укучы студент белән аралашып яши. Бик башлы малай. Техник вузда укый, экзаменнарын автоматлар белән биреп йөри. Тик анысының әтисе -алкоголик. Элегрәк тормышка мөнәсәбәтендә изъяннар бар иде шикелле, хәзер сизелми.

№16 (32252) / 15.01.2010 08:36:49

Беренче ике сериясен карадым. Чынлап та укытучылар елына бмба бу.Жэмэгать! Мэктэплэрдэ шул хэл бит инде. Авылда дими, район узэгенэ шл хэл, яки эре поселокларда... Анда бит балаларнын уз - узлэрен тотышы гына тугел, укытучыларнын педогогик тэрбия бирудэге торгынлыгы да чагылыш тапкан. Кайсыгыз анда Эрнест яна ел программасы очен китэрэ тиеш ди? Эгэр яна ел программасы очен телеканал житэкчелэрен ала башласалар, ТНВныкын беренче очырырлар иде "примитив курчак шоу" очен....

№15 (32251) / 15.01.2010 07:38:09

Татар мэктэплэрендэ хэллэр болай ук коточкыч тугелдер дигэн омет кала...

№14 (32250) / 15.01.2010 07:27:11

Менэ шуннан модернизация ясарга тотынырга кирэк. План Путинада каралганмы икэн ул, жэмгыятне модернизациялэу. Минемчэ дэулэт бу олкэдэ ботенлэй эшлэми. Бу кешелэр белэн "Победа России" ясап булмас кебек.

Доресен эйткэндэ ни эшлэргэ, балаларны ничек тэрбиялэргэ дигэн сорайларга жавап табуы кынлышты бу сералны карый башлагач.

№13 (32249) / 15.01.2010 07:26:04

Бу сериалнын продюсеры кем микэн?
Константин Эрнестка \"Первый\" каналдан китэргэ вакыт. Хотя аны Яна ел программалары очен дэ жибэрергэ кирэк иде.
\"Школа\" – Укытучы елына \"подарок\".

№12 (32246) / 15.01.2010 00:48:00

балалар бик кансыз хэзер.мине мэктэптэн кайтканда малайлар гел карда аунатып кайталар иде.тешемне кысып тузэ идем,яклаучым булмагач.эти,абый юк,бэлэкэй кыз бала.шуннан сон сугышырга ойрэндем,э рэнжеш калды.

№11 (32245) / 15.01.2010 00:17:44

искә төшерергә дә авыр, хаталар күп, тәрәзәдә шакмаклар.сукыр языла.гафу.

№10 (32242) / 14.01.2010 23:37:04

э безнең мәктәптә тагы да "кызыклырак" хәл булды.ике старшеклассник дворникны кыйнап чыктылар! (өенә кереп!) Чурт та булмады.

№9 (32241) / 14.01.2010 23:33:41

закун кулланып эшли алмаганны бандитлар кайчак бер селтәнүдә хәл итеп куялар.
кайвакытта алар да кирәк булып чыга.нишлисең бүреләр янында бүре булырга кирәк.

№8 (32240) / 14.01.2010 23:32:40

Хөрмәткә лаек эш башкаргансың, Иркә, Казанда шуннан да отышлысы юк.

№7 (32237) / 14.01.2010 23:18:00

Бик ужасная көтелмәгән история булды минем өчен. Караган кадәре дөрес.Мәктәп ишегалдыннан чыккач та ике тапкыр канга батырып кайтардылар сигеәенче класста.Иң мөһиме милиция эзләмәде. Үзем эзләп таптым икенчесеннән соә. Ярым черный кыйнаган малай.Элек дус дип санаган классташының танышы. Әйтмәде адресын.барыбер таптым.тапкач та милиия берни кылмады.Мәктәпкә дә, милииягә дә хат илтеп бирдем. Чара күрмичә, улым мәктәпкә йөрмәячәк дип. Шуннан согң гына инспектор кымшана башлады. Миңа безопасностҗ гарантияли тормыйча, мәктәпкә йөрмәячәк, кирәк булса экстерном бирербез экзаменнарны дидем. бер атнадан шалтыраттылар, килегез ,дип. Ләкин ул гына гарантия булмас иде, кәнишне. Мин танышларым аша олы бандитларга чыктым да, шулар сөйләште. фрак шикелле калтырап төште, диделәр. Но ярты елга эштән чыктым шул чакта.

№6 (32233) / 14.01.2010 23:01:33

Дөрес,я-п Ф,Рәсәйне(шул исәптән,татарны да) җимерү бара:эчтән,тыштан,мораль,физик...яктан.

№5 (32232) / 14.01.2010 23:01:22

Мин сериаллар карамыйм, кызганычка каршы. Бәхеткә каршыдыр, бәлки. Иркә, тыңлыйбыз, сөйлә әле.)))

№4 (32230) / 14.01.2010 22:55:48

Карыйбыз. Сериал тәмамлангач, сөйләшербез инде дип уйлыйм. Бик актуаль.бер историям бар, әле белмим, сөйләргәме, юкмы!?

№3 (32226) / 14.01.2010 22:36:34

"hэр конне кабатланмый мондый вакыйгалар, лэкин мэктэптэ еш очрый. бу- чын дореслек. Безнен мэктэптэ (татар) алай ук тугел иде эле, э дусларым янына баргач, шакката идем" - улым шулай диде... мин ана ышанам.

№2 (32219) / 14.01.2010 22:16:11

Короче, дожили...

Менә сезгә Даллас планы в действии

Агенты влияния...

№1 (32213) / 14.01.2010 20:37:27

Кинодагы кебек шэхэр мэктэбендэ шушындый хэллэр бармы икэн ул? Булса коточкыч.Мин авыл мэктэбендэ эшлим. Остэгелэр авылдагы эшсез исереклэр ул сезнен хезмэт жимешегез дип безне сугэлэр. Эйтерсен лэ аларга хэмерне эчэргэ ойрэтеп чыгаралар. Тормыш аны узе ойрэтэ. Э бу мэктэп укучылары кемнэрнен хезмэт жимеше икэн ?

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar