поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.09.2017 Авыл

Чүмбәлинең игелекле уллары

Үткән елда Чүмбәли авылында Рәис Әхтәм улы Мөҗипов җитәкчелегендә ике дистә авылдашларыннан торган иҗтимагый совет оештырылган иде, шушы совет беренче итеп үзенең эшчәнлеген Россия мөселманнарының мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин карары нигезендә авылның икенче мәчетенә яңа гына имам итеп билгеләнгән Али хәзрәт Алиевка ярдәм күрсәтүдән башлады һәм бер елга якын вакыт дәвамында туган нигезләрен төзекләндерү буенча төрле игелекле гамәлләр кылып яшиләр инде.

Оешманың иң актив әгъзасы булган Наил Камаев сүзләре буенча, Рәис әфәнде авылны төзекләндерү буенча фикерләрен егетләргә әйтә һәм алар бергәләшеп башта мәктәп бинасында урнашкан медпуктны, даруханәне төзекләндереп җылыталар, авыруларга, аеруча өлкән буынга йөрергә уңайлы бул- сын дип, урам юлыннан алып бинага кадәр асфальт белән капланган тротуар төзиләр, аннары авылдан каберлекләргә таба бара торган юлны яңартуга керешәләр.

- Кушылышып, каберлекләргә таба 800 метр юлга капиталь ремонт эшләттек, 200 метрдан артык яңа асфальт салдырдык. Әлбәттә, безгә район администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов та ярдәм күрсәтте. Зур проектларыбыз арасыннан безне агач мәчетенең иске бинасы борчыды, аңа ялгап таштан ике катлы корылма төзүне уйлаш- тыра башладык. Проектны кайгыртып, эшчеләрне Наил Камаев китертте.

Бу эшкә байтак акча таләп ителде, ә мәчеткә җыелган сада- калар аның яртысына гына җитте. Тагын шул хәтле ук диярлек акча табыштырып, кыска вакыт эчендә - Ураза һәм Корбан гаетләре арасында бу эшнең дә очына чыктык. Дөресен әйткәндә, Наил Мәсум улы “кирпеченнән алып, кадагынача” дигәндәй, барча кирәк-яракны үзе табыштырды. Мәчетнең дәвамы булган корылманы төзегәч, аның эчке ягын заманча җиһазландырдык, су үткәрдек, ир-атларга һәм хатын- кызларга аерым тәһарәтханәләр дә булдырылды. Яңа минбәр эшләттек, хатын-кызлар белән ир- атларга намаз укыр өчен аерым бүлмә төзеттек. Бу эшләребезне хуплап, рухи терәгебез булган Мәскәүнең җәмигъ мәчете, аеруча Россия мөселманнарының мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның ярдәме турында да онытып куярга ярамас, - дип сөйләп үтте Рәис Әхтәмович. Наил Камаев, үз чиратында, шушы олы эшләрнең инициаторы булган Рәис Мөҗиповның тырышлыгын билгеләп үтте.

Шулай ук Наил әфәнде туган нигезләренең язмышына һәм дини тормышка битараф булмаган Мансур Бәдретдиновның, Марат Низаметдиновның, Рифат Мусинның, Шәмил Айсинның, Равил Хисямовның, Халит һәм Ринат Измайловларның, Рушан Сибгатуллинның, Хадис Хайретдиновның, Илһам Сәйдәшевның, Мәсум Сәитбатдаловның, Надир Хайретдиновның һәм Надир Абдрәхимовның күрсәткән ярдәмнәрен билгеләп үтте. - Надир Хайретдинов үзе Мәскәүдә туып-үсүенә карамастан, бу эшләрне башкаруга зур өлеш кертте. Аллаһы йортын төзүдә Мәскәүдәге “Мираҗ” хәләл кафесы директоры Шәмил Салеев та ярдәм итте.

Али хәзрәт Алиев турында да әйтеп үтәсем килә, чөнки ул безнең има- ныбызны баетуга һәм балаларыбызга дини тәрбия биреп үстерүгә күп көч куя. Мәсәлән, хәләл җефете Айша абыстай белән бергәләп балаларга Ислам дине нигезләре буенча дәресләр бирәләр, аларның җитәкчелегендә белем алган балаларыбыз күптән түгел генә Кече Рбишчада үткәрелгән Шәкертләр бәйрәмендә Коръән уку буенча икенче урынны яулап кайттылар. Али хәзрәт имам буларак, мәетләрне тәһарәтләндереп, соңгы юлга озатудан гайре, кабер дә казыша, җеназаны да илтешә. Аралашуыбыз ахырында, Рәис Мөҗипов белән Наил Камаев яраткан газетабыз “Туган як” аша рухи ярдәмчеләре булган Мәскәү җәмигъ мәчете һәм шәех Равил хәзрәт Гайнетдинга, барча ярдәм итүче газиз дин кардәшләренә рәхмәт белдерүебезне үтенделәр. “Кылган изге гамәлләребезне, бугазланган корбаннарыбызны Аллаһы Тәгалә кабул кылсын, киләчәктә дә игелекле гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсен”, - диделәр алар. 

 

Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 21.09.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»