поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.09.2017 Язмыш

“Айдар” студиясе биючесе Алинә Вәлиәхмәтова: "Синең өчен генә яшәргә тырыштым, әни”

Ана күңеле тирән һәм сизгер. Алда бәхет, шатлык өмет итеп типкән йөрәк бер мизгелгә туктап кала. Гади бер төш ананың татлы йокысын бүлә. Тизрәк уянырга теләп, тәрәзәгә бага ул күзләрен. Караңгы бүлмә эчендә таң нурлары сизелә. Иртәнге бишләр, яктырып килә. Шомлы төш күңелне телгәләп, янә йөрәк аша үтә.

Биш катлы, биек, зур ап-ак кораб, тик аның эчендәге караңгылык куркыныч белән яный. Газиз баласы – бердәнбер кызы шул корабка якынлаша. “Балам”, дип, ачынып эндәшә ана. Бу сүзләр йөрәк түреннән ургылып чыга. Кызын туктатырга тели. Аяклары хәлсезләнә. Ак кораб эчендәге караңгылык яшь гомерне дә, фани дөньяларда берьялгызы калачак ананы да кызганмый, газиз йөрәк парәсен гомеренең иң гүзәл мизгелендә тартып ала. “Алина балам, Алина!” – дип, кычкырып уяна ана. Балакаен билгесез караңгылык эчендә югалта ул. “Төш, төш кенә бу!” – дип юата үзен. Күзләреннән кайнар салкын эре-эре яшь тамчылары тәгәри. Әрни, сызлый ана йөрәге, иртәгәсе көнне ниләр буласын алдан сизә шул ул... 
 
- Югалттым мин баламны, югалттым. Барысы да шушы төштән башланды. Соңыннан, вакыт узгач, Уфа шәһәрәнең онкология дәваханәсе яныннан үтеп барганда, төшемдә күргән корабны таныдым мин. Биш катлы зур ак бина, ә эчендә күпме яшь, сагыш, югалту хәсрәте, кояш нурлары үтә алмаслык караңгылык...
 
Ә бит бу төшне күргәндә, Алинамның училище тәмамлап, “Айдар” студиясендә биеп йөргән чагы иде. Гади кешегә тәкъдире бу кадәр дә авыр сынаулар әзерләгәнен уйга да китерү мөмкин түгел, - дип, күз яшьләре аша сүзен башлады олы йөрәкле сабыр ана Лениза Ләбиб кызы. – Бердәнбер газиз балама якты дөньяларга килгәндә Ходай сынаулар белән бергә тормышны ярату хисен, түземлек, батыр йөрәк биргән. Бүгенгедәй хәтеремдә кызчыгымны беренче тапкыр кулыма алган көн. Кып-кызыл чия иренле, бәләкәй генә авызлы Алинамның туганда ук кашлары да сызып куйган кебек иде. Теремек, хәрәкәтчән бала булып үсте. Бер яшеннән өстәл өстендә бии иде инде. Җиденче сыйныфны тәмамлаган җәйне радиодан хореография училищесына укучылар кабул ителү турында белдерү ишетә һәм үзе училищега барып, нинди документлар кирәклеге турында сораша. Медсправканы мәктәптән алалар, ә шәфкать туташы ялда була. Алина өметен өзми: “Бәлки, бүген эшкә килер”, - дип, берничә тапкыр мәктәпкә бара, ишегалдында көтеп утыра. Уңыш елмая аңа, шәфкать туташы йомыш төшеп, мәктәпкә килә. Аннан гына укырга керү карары турында безгә әйтте.
 
Имтиханнар өч турда үтте. Бер урынга 3-4 абитуриент туры килде. Сынауларны уңышлы  үтеп, үз көче, үз теләге белән укырга керде. Практикага Нефтекама шәһәренең “Түңгәвер” ансамбленә җибәрделәр. Италиягә фестивальгә барды. “Айдар”студиясендә бер ахирәте эшли иде, диплом алу белән, аларга кастингка барды. Шулай хезмәт юлы да уңышлы гына башланып китте.
 
Лениза Ләбиб кызы белән Айдар Галимов концертларының видеотасмаларын карыйбыз. Алина үзен сәхнәдә сихри бер дөньяда итеп хис итә. 18 яшьлек кызның яшьлек дәрте ташып торган, мәхәббәттән йөрәкләр шашып типкән гүзәл мизгеле...
 
Берсен-берсе алыштырган репетиция, гастрольләр белән җанлы тормышына сынаулар көтелмәгәндә килә. Дуслар белән бергәләп ял иткәндә, Алина аңын югалта, эпилепция өянәге башлана. Бу вакытта аның янында яраткан кешесе була. Тешләрен тешкә кыскан кызның авызын каерып ача ул. Алина егетнең кулын канатканчы тешли. Өянәк үтә, бер мизгелдә барысы да үз хәленә кайта. Алина да үзен берни булмагандай хис итә.
 
Бары тик егетнең кулларында гына калган канлы җәрәхәтләр бу хәлнең билгесе булып кала. Өйгә кайткач, барысын да әнисенә сөйли. Егете алдында уңайсыз хәлдә калуы өчен борчыла. Лениза апа кызын йончыгансыңдыр дип, юатырга тырышса да, дәваханәгә алып барып, компьютер томографиясе үткәрә. Нәтиҗә берничә көннән билгеле була. Табиб Лениза Ләбиб кызына үзе шалтырата. “Алина кайда?” – дип сорый ул. “Ул өйдә юк, гастрольдә”. “Аны юлга җибәрмәскә кирәк иде. Тикшерү нәтиҗәләре бик яхшы түгел. Башында шеш бар. Ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк. Өянәге кабатлануы ихтимал”... 
 
Кыска гына сөйләшү ананы утлы табага бастыра. Алинаның гастрольдән кайтуын дүрт күз белән көтеп ала ул. Хәлне аңлата. Алина бу хәбәрне тыныч кына кабул итә. Әмма операция ясаганчы аны тик бер сорау борчый: “Мин бии аламмы?” Хирургның артыннан калмый шушы соравына гына җавап бирүләрен үтенә.
 
2001 елның декабрь аенда Куватов исемендәге республика дәваханәсенең нейрохирургия бүлегендә баш миендәге шешне кисеп алалар. “Атипическая арахноидоэндотолиома” дигән диагноз куела.
 
- Ул вакытта “атипия” дигән сүзнең мәгьнәсен аңлап җитмәдем мин. Табибның: “Тыныч йоклагыз, бу шеш куркыныч түгел”, дигән сүзләренә ышандым. Нур терапиясе үткәрелмәде. Алина операциядән соң 3 ай үтмәде, кабат “Айдар” студиясенә эшкә чыкты. Яңа программага Мәскәүдән биюләр куючы чакырылган иде, башына парик киеп, репетицияләргә йөрде ул. Шул вакытта савыгып та бетми сәхнәгә чыгуына егете дә каршы төште. Әмма Алина беркемне дә тыңларга теләмәде, ул яраткан эшеннән башка яши алмады. Концертлар уңышлы үтте. Алина да үзен яхшы хис итте, әмма җәй көне операция урынында ниндидер бәләкәй генә төер пәйда булды. Операция ясаган хирургка килдем. Кызымны Мәскәүгә алып барырга теләвемне әйтеп, юллама бирүләрен сорадым. Табиб минем үтенечне кире какты: “Безнең эшне тикшереп йөрмәгез, башындагы шешне тулсынча алдык, ә бу “фибромка”ны үзегезнең район дәваханәсендә дә алып ташлый аласыз”, - диде ул. Тик бу шеш әкренләп зурайды.
 
Республика онкология диспансерына, нейрохирургларга да берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек. Өч ай саен МРТ үттек. Онкодиспансерда баш һәм муендагы шешләр буенча бүлек җитәкчесе белән дә киңәшләштек. “Кычытмаган җирне кашымагыз”, - дигән җавап ишеттек. Яшь организмның эчендә бар да тыныч иде, ә менә тышкы яклап үсеп килгән шеш беркемне дә кызыксындырмады. 2004 елның ноябрь аенда гына танышларым ярдәмендә Алинаны 8 нче санлы дәваханәнең лазерь хирургиясе бүлегенә салдылар. Урындагы наркоз белән  операция ясадылар. Түзеп булмаслык авыртудан ул вакытта  Алинаның кычкырулары әле дә күз алдында. Аның сызлануларын күреп, йөрәк ничек түзгәндер. 
 
Операциядән соң гистология материалын шәһәр моргы янындагы лабораториягә җибәрәләр. Андагы гистологлар баш миендәге шешләр турында әллә ни белми, артык уйлап тормый, дерматофиброма, дигән нәтиҗә ясыйлар. 
 
Өч айдан шул ук урында шеш янә үсә башлады. Тагын анализларны тотып, онкодиспансерга йөгердем. Гистология лабораториясе җитәкчесе дә: “Шеш радикаль алынмаган, тагын үсәргә мөмкин, әйе, бу дерматофиброма”, - диде. Күңелем тынычлык тапмады. Кызымның чирләгәнен күңелем белән сизеп, күзләрем белән күреп тордым. Әмма берсе дә миңа ышанмады. 
 
Республика клиник дәваханәсенең лабораториясенә дә анализларны алып килдем. Яман шешкә охшаган диделәр. Яшәү урыны буенча 1 нче санлы поликлиниканың онкологына килдек. Ул онкодиспансерга юллама бирде, анализлар җыярга кушты. Анализлар җыю бездә үзе бер зур мәсьәлә, аны сөйләп тә, аңлатып та бетәрлек түгел. Табиб кабул иткәнче, дөресен генә әйткәндә, министр белән тизрәк очраштым. Вакыт үтә торды. Ниһаять, без баш һәм муендагы шешләр буенча табиб-онкологка үтә алдык. Алинаның башын тоткалап карагач: “Аның баш сөягенең төзелеше шундый. Әмма дерматофиброма болай үсми. Бүлек җитәкчесен көтегез”, - дип киңәш итте. Бернинди тикшерү үтәргә дә, дәваханәгә ятарга да тәкъдим булмады. Ә бу вакытта җитәкчеләре ялда иде. Аның урынына калган табиб кына безнең кайгыга битараф калмый, нейрохирургларга юллама бирде. “Бу шеш тышка гына түгел, эчкә дә үсүе ихтимал”, - дип аңлатты ул. Без кабат боҗра эчендә әйләнүебезне дәвам иттек. Беренче операцияне ясаган табибка эләктек. “Бу коллоидлы җөй, күзәтү астында тотарбыз”, - диде ул, әле дә хәлнең никадәр җитдилеген күрергә теләми. Гади бер “җөй” үсүен дәвам итте, ныклап авырта башлады. 2006 елның август аенда тагын операция кичердек.
 
Гистология нәтиҗәсе: яман шеш. 23 яшьлек кыз баланың әнисенә бу хәбәр ничек тәэсир итүен аңлатып торырга да кирәкмидер. Чиренең җитдилеген Алинага сиздермәскә тырыштык. 
 
Протон нурлары белән дәвалау яхшырак нәтиҗә бирә дигән киңәшне тотып, Казанга юл тоттык. Андагы табиблар да карагач, дәвалау курсын башлаганчы, Уфадагы баш һәм муендагы шешләр буенча бүлек җитәкчесе белән киңәшләшергә куштылар. Бу юлы да без үзебезнең табибтан файдалы сүз ишетмәдек. “Ни өчен сез стакан эчендә җил-давыл куптарасыз”, - диде ул. 
 
2006 елның октябрь аенда нур терапиясе курсын башладылар. Бу вакытка операция урынында өченче шеш тамыр җәйде. 2007 елның май аенда мин үз чыгымнарым белән кызымны Мәскәүгә алып киттем. Безгә операция ясаган табиб юллама бирүдән һаман да баш тартты. “Бу чүп әйберегез белән мин сезне Мәскәүгә җибәрмим. Сез - әни, шуңа җитди кабул итәсез. Безнең бүлек институт исемен йөртә, монда дәваланырга чит төбәкләрдән дә киләләр. Ә сез Мәскәүгә ашкынасыз!”
 
Мәскәүдә өч операциянең гистология материалларын тикшерделәр – атипическая  менингиома. Дүрт-биш ай саен консультация өчен табибларга  күренергә, рецедив башланса, дәвалану курсларын башлау өчен ачыгыш рәвештә килергә куштылар. Монда да операция урынында үскән шешне рецедивка санамадылар. Бурденко исемендәге институт нейрохирургларына ничек ышанмыйсың инде!.. Тик дүрт-биш ай үтүен көтмичә июльдә Мәскәүгә ашыктык. Чөнки шеш үсүен дәвам итте, шул яклап колак артында тагын бер шеш барлыкка килде. Компьютер тикшерүендә шеш күренде. Тик нейрохирург “Бу лимфа төене, күзәтергә кирәк, менингиома метастаза бирми. Операция урынындагы шеш – җөй. Берәр атна ампициллин эчегез”, - дип кайтарып җибәрде. Ничек инде операция эзе шеш булып үсә ала? Бу турыда бер генә табиб та уйларга теләмәде.
 
Уфага кайткач, республика клиник дәваханәсенең нейрохирургия бүлеге җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек. Ул безгә баштагы һәм муендагы шешләрне алу өчен операциягә ятарга кушты. Кызымның гомерен куркыныч астына куюдан куркып, ул вакыттагы министр А.А. Евсюков белән очраштым. Алинага Мәскәүдә дәвалану өчен матди чыганаклар бүләргә боерды. Әмма бу очракта да безнең табибның сүзе кирәк иде. Әмма ул барыбер юллама бирмәде. Башкала табиблары да безне колач җәеп каршы алмады. Кызымны дәваханәгә салсыннар өчен табиб өстәленә 10 мең сум акча салдым. Документларны тутыра башлагач, Уфадан җибәрелгән хат белән безне Бурденко институтына сала алмаулары ачыкланды. Арадан бер табиб Мәскәүдә Герцен исемендәге фәнни-тикшерү онкология институтында нейрохирургия бүлеге ачылуы һәм бу бүлекне аның дусты җитәкләвен әйтте. Уфада бу дәваханә турында белмиләр иде. Монда консультациягә килгәч, үз акчабызга операция ясатырга әзер идек. Бәхеткә, бу институтка квота бар икән, безне дәваханәгә салдылар. Хәлләребезне стакандагы җил-давыл белән чагыштыру мөмкин түгел иде. Метастаза ике яклап үпкәдә, муен, ияктә, лимфа төеннәрендә, башында. Бу хәбәрне ишеткәч, куркыныч көнне көтем яши башладым. Алинадан барысын да яшерергә тырыштым. 
 
Кемне гаепләргә? Безне караган, операция ясаган табибларның берсе дә дөрес диагноз куймады, вакытында кирәкле тикшерүләр үткәрмәде. Ак халатлылар 18 яшьлек кыз баланың язмышына битарафлык күрсәттеләр. Чирне баштан ук дәвалаган очракта без бу көнгә калыр идекме? Ни өчен безнең илдә табиблар үз хаталары, хәтта җинаятьләре өчен җаваплыллыкка тарттырылмыйлар? 
 
15 октябрьдә микрохирургия бүлегендә операция ясадылар. Башында, муенында һәм лимфа төеннәрендәге шешне алыр өчен, башыннан алып җилкәсенә кадәр ярдылар. Операция өчен 120 мең акча сорадылар. Күз яшьләрем белән җитәкчеләренә кердем. Ул миңа спонсорларыма 200 мең акча сорап, счет язып бирергә тәкъдим итте. Операциягә өч көн кала, арадан бер табиб палатага кереп, косметик җөй өчен акча түләмәсәк, муенында тирән куркыныч эзләр калуы турында Алинаны “кисәтә”. Үлем белән көрәшкән кешегә бу сүзләрне әйтергә ничек телләре әйләнә икән?
 
Монда яткан башка авырулар белән аралашканда, акча түләмәсәң, хирургларның гомумән операция ясаудан баш тарту ихтималы барлыгын аңладым. Табибның кулына 60 мең акча бирдем, калган сумманы соңыннан китереп җиткерергә вәгъдә иттем. Без Мәскәү белән Уфа арасында йөреп, болай да биш айны әрәм иттек. Ә яман шеш белән авырган кеше өчен бу вакыт бик күп. 
 
Химия терапевтлар безнең чиргә каршы көрәшерлек даруын таба алмады. Операция җепләрен дә алмый, кайтарып җибәрделәр. Онкологлар бездән тизрәк котылу ягын карады. Бу очракта да кул кушырып утыру мөмкин түгел иде. Мәскәү урамыннан китеп барганда, Айдар Галимовка шалтыраттым. Мин аңа ихлас рәхмәтлемен. Олы йөрәкле кеше ул. Безнең кайгыга бер дә битараф булмады. Рухи яктан да, матди яктан да ярдәм итте. Чит илдә дәвалану өчен спонсорлар эзләде. Аның ярдәме белән 30 октябрь көнне Израилгә очтык. Хайф шәһәренең “Хорев” клиникасында Алинага 6 курс химиотерапия һәм радиотерапия тәкъдим ителде. 175 мең доллар, ягъни 5 млн сум акча кирәк иде. Туганнар, дуслар, танышлар – һәркайсысы үз өлешен кертергә тырышты, әмма бу кадәр акча табып булмады. Спонсорлар да бер генә дәвалау курсын түли алдылар. 
 
Дәвалау буенча киңәш һәм тәкъдимнәр белән Уфага кайттык. Аэропортта Алинаны чәчкәләр тотып, беренче мәхәббәте каршы алды. Кызганычка каршы, ныклап чирли башлагач, кызымның тормышында мәхәббәткә урын калмады, шулай да йөргән егете белән хәл-белешеп тордылар. Парлы киләчәк турында хыялларның канатлары күптән сынган иде инде.
 
Республика онкодиспансерында безнең диагнозны дәваламауларын ачыктан-ачык әйттеләр. Израил табиблары тәкъдим иткән препарат та монда юк иде. Могҗиза эшли алмауларын һәм әлеге дәвалау курсы бернинди нәтиҗә бирмәячәклеген дә кисәтергә тырыштылар. Ә бит баланы бу хәлгә кем җиткерде соң? 
 
“Ни өчен беренче опреациядән соң ук нур терапиясе үткәрмәдегез?” – дигән сорауга безнең хирург: “Унсигез яшьлек кызның язмышын уйларга кирәк иде. Химия биреп, чәчсез калсын идеме?” – диде.
 
Сынауларны Алина батырларча үткәрде. Чиргә бирешмәскә тырышты. 2004 елга кадәр “Айдар” театр-студиясендә эшләде. Башкорт дәүләт университетына читтән торып укырга керде. Химия терапия үткән саен чәче коелды. Үзенә килешле париклар артына тән җәрәхәтләрен яшерде. 2008 елны химия терапиягә барудан баш тартты. “Минем сессия. Әни, син көчле. Ничек тә кичерерсең, түзәрсең”, - диде. Икәүләшеп, кочаклашып еладык.  2009 елда диплом алды, тик игелеген генә күрергә язмады шул...
 
 
Үлеменә бер ел кала дексаметазон препаратына утырттылар. Баштарак Алина үзен яхшырак хис итте. Ябык кына гәүдәсенә ит кунгандай булды. Үзе дә сөенде. Әкренләп тән тиресе шулкадәр тулышты, 40 килограммнан 60 килограммга әйләнде ул. 
 
Баламның соңгы көннәре якынлашканын сизеп, йөрәк өзгәләнде. Ә акыл бу хәлне кабул итәргә теләмәде. 2010 елның март аенда интернетта үпкәдәге метастазаларны алып була дигән язмага тап булган идем. Нишләргә белми “Бердәм Русия”нең кабул итү бүлмәсенә килеп кердем. Хәлебезне аңлаттым. Германиядә безгә клиника таптылар. Операциягә 100 мең генә акча кирәк иде. Алинага 2 мең пенсия түләделәр, мин үзем аны карар өчен эштән дә киткән идем. Дуслар, туганнар матди ярдәм күрсәтте, бу сумманы җыйдык. Әмма анализларыбызны Германиягә җибәргәч, инде операция ясарга соң булуын әйттеләр. Җыйган акчаны таратмый тордым: “Менә, Алина балакаем, акчалар, сентябрьдә Санкт-Петербургка барабыз”, - дип ышандырырга тырыштым.
 
Үткән җәйнең эсселеген күтәрә алмады. Шәһәрдән бакчага алып киттем. Хәле авырайганнан-авырайды. Йөрүге бер типте, бер типмәде. Бераз җиңелрәк булмасмы дип, онкология дәваханәсендә урын сорадык. “Атна уртасында шалтыратыгыз, әлегә урын юк”, - дип, ике атна көттерделәр. Ниһаять, 6 нчы августта Алинаны дәваханәгә салдылар. Система куйдылар, әмма хәле тагын да кискенләште. Кислород мендәрләрен тутырып җиткерә алмыйбыз. Үпкәләре ашалып беткән иде бит, организмы системаны күтәрмәде. Өн белән төш арасында: “Әнием, кичер, гафу ит, мин үләм, хуш бул”, - дип кабатлады. “Әни, ярдәм ит миңа”, - дип үтенде. “Балакаем, ничек ярдәм итим?” “Ташланырга, тәрәзәдән...” Гомеренең соңгы сәгатьләрендә бик интекте. 
 
Бертуган сеңелем яныбызда иде. Коридорга чыккач: “Син төнгелеккә кал, бүген китәр инде...”, дидем. Сәгать кичке уннар иде, Алина да тынычланып калды. Мин дә янында баш терәдем, ничә төн йокысыз үтте. Бүгенгесе иң авыры булачагын сизеп, оеп алдым.  Кинәт күземне ачтым, баламның йөзе ап-ак, иреннәре кып-кызыл, тын алышы сизелми... Шәфкать туташы килде, табиб чакырттылар. Киткән... Коридорга чыгардылар. Төшемдәге кебек: “Алина! Алина!” – дип, балам белән бәхилләштем. Кайгы-хәсрәт белән тулган ак дәваханә эчендә бердәнбер кызымны мәңгелеккә югалттым.
 
Тугыз ел табиблар кабинетларының бусагасын таптадык. Ак халатлы иптәшләр безнең чирне чынга алмадылар. Энә очы гына кадәрле шешне карап торып үстерделәр. Әйтерсең, яман шеш күзәнәкләре бар организмга таралганын көттеләр. Сандугачтай очып, биеп йөргән кызчыгым 27 яшендә дөнья куйды. Баламның үлемендә үземне дә гаепле саныйм, табибларга ышанып ялгыштым мин... 
 
Чирне баштан ук дәваларга кирәк. Әйтер сүзем: минем кебек хәлдә калгансыз икән, Аллаһым сакласын, бәргәләнмәгез, карарларны салкын акыл белән кабул итегез, хисләргә ирек бирмәгез. Табибларга ышанып, вакытны сузмагыз. Чир белән көрәштә, ул сезнең файдага түгел. Им-томчыларга, халык табибларына да вакытыгызны әрәм итмәгез.
 
Алинаның ВКонтакте челтәрендә ахирәте Наилә Даутовага язган хаты
3 август, 2010. Сәгать 19:30.
Сәлам, ахирәт. Баштан ук хаталарым һәм башкалар өчен гафу үтенәм. Елап, күңелемне бушатыргамы, белмим. Үземнең авыртуларым белән инде йөдәтеп бетердем. Барысы да әлеге вакытта гади генә түгел. Мин гомумән йөрмим. Ятам, анысы да сул якка гына. Тын ала алмыйм. Төнлә бар тәнем ойый. Бу коточкыч. Аппарат белән генә тын алам. Питердан кайткач, аяктан егылдым. Хәл юк. Буылам,  пульс 150гә җитә. Яткан килеш кенә ашыйм. Бәдрәфкә генә торам, анысы да чак-чак. Һава җитмәүдән пульс көчле, йөрәк туктар төсле. Бу атнада бакчада булдым, анда җиңелрәк. Табиблар монда кымшанмый, гади генә процедураны да эшли алмыйлар. Барысы өчен дә әни йөгерә. Табиблар әлегә миннән баш тартмыйлар ахырсы. Сентябрьдә Питерга операциягә барырмын дигән ышаныч бар, яши алсам. 
 
Тын алыр өчен бу кадәр көч кирәк дип, бервакытта да уйламадым. Укол һәм даруларда торам. Күңел булганчы елый да алмыйм, пульс, һава җитми. Кайчак яшисе килми, кайчак  тормыш та шулкадәр матур. Әни өчен генә тырышам, барысы да туйдырды, җәфа гына. Бар борчуларны сиңа ачып салдым, гафу ит мине. Менә шулай үтә минем гомер. Барысына да сәлам әйт, бик сагындым. Үбеп калам.
 
СҮЗ АХЫРЫНДА
Якты дөньяларга аваз салган нарасыен беренче тапкыр кулларына алганда, һәр ана йөрәк парәсен ак җәймәләргә төрә, ак бәхетләр, озын гомерләр тели. Һәркемнең гомерендә өч туй була, диләр: бәби туе, никах туе, соңгы туй.  Тик Алинаның язмыш дәфтәренә бары ике туй язылган булган. Ак туй күлмәкләре кидереп, кыз балаларын соңгы юлга озаткан ата-анага Аллаһы сабырлык бирсен. 
 
Алинаның соңгы туе матур үтә. Туганнары, дуслары,  сыйныфташлары, курсташлары, “Айдар” студиясендә бергә эшләгән хезмәттәшләре, җырчылар, тамашачылар ак туй күлмәгендәге кызны кып-кызыл чәчәкләргә күмә. Алинаны соңгы юлга озатырга беренче мәхәббәте дә килә...
 
"Диләфрүз" газетасының алтынчы саныннан алынды, апрель 2011.

Дилә МӨХӘРРӘМОВА
Диләфрүз
№ --- | 20.09.2017
Диләфрүз печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»