|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2017 Әдәбият
"Шәһәр урамында татар үсми..."Яшь шагыйрь Рифат Сәлах язган шигырь бүген аеруча актуаль. Күпләр бу шигырьдә танышын, күршесен, ә кемнәрдер үз-зен танып алыр. "Без калага килгәч, башка булыр, Үзгәртербез дидек гавамны — Үзебездән туган балалар да Татар булып бетә алмады". Шәһәр урамында татар үсми,
Сирәк кенә була искәрмә.
Бу чынлыкны бер аңлаган идек
Татар авылында үскәндә.
Шәһәр малайлары кайтканда да
Бик дуслаша гына алмадык.
Тумагандыр шәһәр балалары
Авыл балаларын аңларлык.
Үсеп җиттек. Читкә чыгып киттек.
Күп таптадык кала урамын.
Кеше өйләрендә яшәдек без,
Чит күрмәдек тулай торагын…
Үзебезне аямыйча монда
Көрәштек без туган тел өчен.
Татар теле, дидек, урамында
Таш каланың кабат терелсен!
Без калага килгәч, башка булыр,
Үзгәртербез дидек гавамны —
Үзебездән туган балалар да
Татар булып бетә алмады.
Мең кат янып, мең кат сүрелсәк тә
Юк, үзгәрми икән бу гавам.
Соңлап кына белдек:
Туган җирдән
Читкә китү кирәк булмаган!
--- |
Иң күп укылган
|