• 07.04-02.05 "Мәхәббәт FM". Камал театры. 19:00
  • 11.04 Премьера!"Мио,минем Мио" (6+), Кариев театры, 18:00
  • 13.04-14.04 "Шах...Мат!" моноспектакле. Премьера! Тинчурин театры. 18:30
  • 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 11 Апрель
  • Ренат Гаффар - язучы
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131
  • Продается земельный дачный участок, 7 соток, СНТ-11 (Авиастроительный район). Вода, электричество есть, газ планируется завести. Плoдoносящие деревья и кустарники. Прекрасное место для активного и семейного отдыха. Есть возможность сделать пруд. До сада хорошая асфальтированная дорога. Подьездные пути удобные, может заехать даже грузовик! Снт стремительно развивается благодаря председателю, что важно для дачников! Рядом автобусная остановка. Цена 500 т. Тел: 89274031387
  • Кер юу машинасы ,холодильник морозильник сатам тел.89520460614 вапсат или позванит.
  • Үзебезнең умарталыктан сыйфатлы чәчәк балы сатыла. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Рәхим итеп шалтыратыгыз: 89625497103
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89274544590
  • Ботлата ит сатабыз,арткы боты 330,алгы 320 сум.Хэлэл.тел.89372834097 Узебез Апастан. Казанга алып килеп бирэбез
  • Өйгә килеп массаж ясыйм. Кыйммәт түгел. 8927650389
 
 

 
Архив
 

               

21.09.2017 Хатлар

Өч ел бурычын кайтармый: акча бирсен өчен генә мескенләнгән

Тормышымның бер күңелсез өлеше бар, хәер, күңелсез дип әйтү дөрес тә булмас, үзәккә үтте ул минем. Уйладым-уйладым да, шушы газетага хат язарга булдым әле. Очраклы рәвештә генә әлеге хатымны мин атап язган кеше, яки аның туганнары укып, бераз булса да оялып куймаслармы дигән өмет белән язам.

Өйләнешкәч тә, хатыным белән сигез ел авылда яшәдек. Әти-әни белән бер түбә астында кысанрак була башлагач, өч яшьлек улыбыз белән, карындагы икенче баланы көтә-көтә, шәһәргә юл алдык. 
 
Тимер-томыр җыю һәм эшкәртү буенча эшли башлаган идем, озакламый ерактагы бер шәһәрдә эш тәкъдим иттеләр. Тәвәккәлләдек тә, кызыбызга тугыз ай да булмаган иде әле, шунда чыгып киттек.
 
Тормышны өр-яңадан кору бер дә җиңел булмады, билгеле. Хатыным белән дә еш кына сүзгә килгән, ачуланышкан чаклар булды. Ул инде бөтенләй өметен өзеп:
- Акчасыз изаланып яшәү дөрес түгел, булмаганга хыялланып, мин авылга кайтып китәм, үзең генә яшәп кал! - дип кырт кисеп карады. 
 
Аллага шөкер, кычкырышсак та җайландык, дуслаштык. Минем эшләр рәтләнеп китте. Бер егет белән дуслашып, икебез бергә эшли башладык. 
Шуннан соң, фирмадан аерылып чыктым да, үз эшебезне булдырдык. Хатыным да тынычланды, балалар акрынлап кына үстеләр. 
 
Акчабыз булгач, яңа йорт салдык, машина сатып алдык. Яңадан туган якка кайтып урнашасы да килмәде. 
 
Тик әткәйнең хәле начарлангач, авылга кайтырга мәҗбүр булдык. Без кайтканны гына көткән, диярсең, әткәй үлеп китте. Әнкәй исә:
- Мин хәзер ялгызым ничек яшәрмен, акылдан язам бит, - дип елый башлады. 
 
Апалар барысы да кияүдә, читтә үз тормышлары белән яшәп яталар. Гаиләдә бердәнбер егет мин, әнкәй белән торып калдык. Тегендә барып барлык мөлкәтемне саттым да, авылда яңа йорт салдык. Монда да үз эшемне җәелдердем. Акчага кытлык кичермәдек. 
 
Көннәрнең берендә, авылдашым Р. миңа бурычка акча сорап кергән иде. Бирдем инде, шикләнмичә дә, икеләнмичә дә бирдем. Ике атнадан соң кайтарам диде. Ике атнада үтте, өч атна да, бер ай да. Мин инде акчасы юктыр дип, борчымадым. Авыл кешесе бит, ни дисәң дә, алдап качмас. 
Мин үзем акчага, тиенгә ябышкан кеше түгел. Биредәге бурыч суммасы бик зур - биш нуль белән исәпләнә. Акча алганда әйткән сәбәбе дә бик җитди иде Р.ның. Хәзер аңлыйм инде, ялганлаган, акча бирсен өчен генә мескенләнгән.
 
Берничә мең сум турында гына әйтмим диясем килә. Инде менә өч ел вакыт үтте, бурычын кайтармый минем “ышанычлы” авылдашым. Инде үзе югалганга күптән, хәтта туганнары белән дә хәбәргә чыкмый. Ә мин аның туганнарыннан бурычын талап ала алмыйм. Авылдаш дип ышанып, бернинди ышаныч кәгазьләре дә яздырмадым. Авылда яшәп яткан әти-әнисе кызганыч, полиция аша рәхәтләнеп таптырып, бурычын икеләтә түләтергә мөмкин булыр иде югыйсә.  
 
Күпме авырлыклар күреп, үз тырышлыгым, көчем белән тапкан акчалардан колак кактым мин шулай ышанучан, беркатлы булуым аркасында.
 
Тәтеш районыннан берәү.

---
Себерке
№ --- | 20.09.2017
Себерке печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar