поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.09.2017 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинованы әбисе ник кызганмаган?

- Илсөя, Зәйнәб әби чалымнарын шәйлим синдә, йөрәген сиңа калдырып киткән ахры?

- Бәлки. Мин әби белән үстем. Әби гаярь иде безнең. Иске Шөгер музееның яртысы аннан тора дисәм дә, ялганчы булмамдыр. Ул легендар шәхес. Бер әйтә – берәгәйле әйтә. Ялагайланмый, төчеләнми, әйтәсен турыдан бәрә. Мин – гаиләдәге өченче кыз, күбрәк аның белән үстем.
 
Шуңа аның сүзләре, төпле фикерләре канга сеңгән. Ул 25 яшендә сиксәнне узган, урын җирендә ятучы каенана, ике бала белән (кечкенә баласы – безнең әти Ядкәргә 9 ай вакыт) ирсез калып, аркан белән берәмтекләп урманнан бүрәнә ташып өй күтәргән хатын. Иске Шөгердәге ул ишле-сыңарлы агачлардан күтәрелгән өенең бүрәнәләрен уч төбе белән сыпырып сөйләшеп тә йөри иде канатым – ааааһ, каһәр, сине атна буе сөйрәдем бит мин... Горур иде әби, затлы иде, үзфикерле. Бер шулай хәтерлим әле – киңәш сорарга урта яшьләрдәге хатын килде аңа.
 
Ирем өстемнән йөри, нишлим, ди. Әби моның күзенә чекәлеп карап утырмый, чәй куеп йөри, өстәл хәстәрли. Шунда сорауларын да биреп куя. Күптән йөриме? Ничек белдең? Кем белән йөргәнен беләсеңме? Беләм, шуның-шуның олы кызы, ди елап шешенеп беткән апаң. “Кызын белмим, анасын беләм, - ди Зәйнәб әби. – Гәүдәгә сылу, гомер бакый чиста-пөхтә йөрүче, уңган хатын. Әнисенә охшаса, кызы да шундыйдыр.
 
Ирең – молодец, лачын икән”. Теге яклау-киңәш эзләп килгән хатынкай тынсыз кала. “Син хәзер тынычлан, өеңә кайт та, көзгегә кара. Җитешмәгән якларыңны үзең күрерсең дә төзәтерсең”, - ди. Юкса бит инде, кара инде, кабәхәт, ничек шулай итә ала, дип комедия дә куеп утыра алган булыр иде әби. Ул сүзне кыска, асылы буенча гына, төгәл тотарга яратты. Шуның өчен хөрмәт тә итәләр иде.
 
- Ул әбидән күп кенә сыйфатлар оныгына да күчкән кебек.
- Дөресрәге, ул миңа яшәү өчен энциклопедия калдырып киткән. Әллә нинди психологик белемнәр алмаса да, ул көчле психолог һәм тормыш тәҗрибәсе булган шәхес иде. Мин аның киңәшләре белән яшим. Авыр вакытларымда аның: “Авырмы? Авыр булсын. Димәк, яшисең. Тауга менгәндә генә авыр. Әнә, таудан мәтәлә-мәтәлә төшкәннәргә ничек ансат. Зарланасы түгел”, - дигән сүзләрне искә төшерәм.
 
Илсөя Бәдретдинова концертлар сезонын ачып җибәрде. Быел ул тамашачысын "Без" дигән программасы белән шаккатырачак. Сентябрь аенда ул сезне түбәндәге шәһәр һәм районарда көтеп кала:
 
22 - Тукай (Чувашия)
23 - Шыгырдан(Чувашия)
25 - Алабуга
26  - Яр Чаллы
27 - Тубән Кама
28 - Әгерҗе
29 - Кадыбаш (Әгерҗе)
 
Килегез, бик шәп булачак!

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»